Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Парад «Дуслыкта» (+фоторепортаж)

«Дуслык» күмәк хуҗалыгыныӊ күпьеллык үлән басуына өйләдә тирә-яктан кыр кораблары җыйнала башлады.

Шушы төбәктә урнашкан хуҗалыкларныӊ комбайнчылары үзләре белән бергә сыналачак комбайннарын эштә күрсәтергә алып килделәр. «Сосна», «Дуслык», «Уӊыш», Тукай исемендәге хуҗалыклардан 19 комбайнныӊ 18е әзерлек сызыгына куелды. Килә алмаган комбайн хуҗасыныӊ сәбәбе җитди булганлыктан, комиссия аны икенче көн урында тикшерергә, дигән фикергә килде. Олы юлдан килү юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә комачаулык тудырыр, дип «Сосна» хуҗалыгы комбайнчылары имтиханны үзләрендә бирделәр. Тикшерүгә куелган комбайннардан ашлык коелмый, техник яктан алар төзек, дигән нәтиҗәгә киленде. Янгынга каршы инвентарьны яшьләр файдалана беләме, дип, хәтта сынап та карадылар, беләләр икән. Комбайнчыларга түләү тәртипләре, аерым нормалар турында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре чыгыш ясады. Идарә җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үз чыгышында куелган бурычларныӊ катлаулы булуын, техниканыӊ да озак срокта эшләүләрен искә алып, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап, һәр механизатордан тиешенчә эшләүләрен сорады. Соӊыннан «Дуслык» хуҗалыгы уӊганнары пешергән беренче басу сыйлары белән сыйланып, комбайнчылар әле үзара озак гапләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250