Печән өсте җитте: район хуҗалыкларына 25 июньгә беренче кат уңышны җыйнап алу бурычы куелды
Сабантуй алдыннан районыбызда терлек азыгы әзерләүгә багышланган республика семинары үтте.
Әлеге семинар «Дуслык» хуҗалыгы базасында үтәргә тиеш иде, гадәттәгечә, табигать үз төзәтмәләрен кертте: алдагы көннәрдә яуган көчле яңгырлардан соң басуларга керерлек түгел иде. Авыл хуҗалыгы гомергә һава шартларыннан нык бәйле шул. Семинарның пленар өлеше Норма мәдәният йортында башланды. Килгән кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач җирлеге, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов исә терлек азыгы әзерләүдәге быелгы вәзгыять, алда торган бурычлар һәм яңалыклар турында сөйләде. Республиканың көньягында урнашкан районнар Сабантуйларга кадәр үк инде печән әзерләргә керешкән, төньяк районнарга да 13 июньнән калмый бу кампанияне башларга кушылды.
–Терлек азыгын әзерли башларга иң кулай вакыт. Кыш буе малларга югары сыйфатлы, энергияле азык ашатам дисәң, аны әзерләүгә шулкадәр иртәрәк керешергә кирәк.Үләннәрне чәчәк атар алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк була, соңга калып җыйганда алар 40–50 процентка кадәр кими, – диде белгечләр. Шуңа күрә хуҗалык җитәкчеләренә безгә күләм дә кирәк дип, печәннең калынайганын көтмәскә, сыйфат мәсьәләсен икенче планга калдырмаска кушылды. Республиканың көньягында урнашкан хуҗалыкларга – 20 июньгә, ә төньяк зонадагыларга 25 июньгә беренче кат терлек азыгы культураларының уңышын җыйнап алу бурычы куелды.
Яңгырлы көннәр дә сәбәп була алмый, коры печән әзерләп булмаган очракта, консервантлар кулланып, сенаж салуны өзеклексез дәвам итәргә кушылды. Бу инде авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңалык түгел, тәҗрибәләре бар, нәтиҗәсен беләләр.
Пленар өлештән соң семинар сөт-май комбинаты янында дәвам итте. Анда хуҗалыкларыбызда кулланыла торган терлек азыгы әзерләүче техникалар күрсәтелде, яңа техникалар белән танышу мөмкинлеге бар иде. Шулай ук ветеринария хезмәте павильоны эшләде. Биредә терлек азыгы әзерләүдә ветеринария таләпләре, аларның үтәлешен тәэмин итү зарурлыгы турында күп мәгълүмат бирелде.
Кайбер елларда районыбыз хуҗалыклары май азагында печәнгә төшә иде. Ә быел әле ул чакта күпьеллык үлән басулары тап-такыр диярлек торды. Әмма табигатьнең көче гаҗәеп: алдагы көннәрдә булган җылы яңгырлар үлән-печәннәрне колагыннан тартып үстергәндәй үстерде. Алар көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелде. Нәтиҗәдә мул уңыш вәгъдә итүче әлеге мәйданнарга карап сөенергә дә, шөкер итәргә дә, өметләнергә дә була. Иң гаҗәбе: елдагы вакытка – Сабантуйга печән басулары өлгереп тә җитте.
Хәзер инде күмәк хуҗалыкларда печән өстендә, терлек азыгы әзерләү чорында төп авырлык куәтле техникалар өстендә. Кешенең роле шулар белән акыллы, рациональ идарә итү, эшне дөрес оештыруда гына.
– Берничә хуҗалык бәйрәмнәргә кадәр үк эш башлады, калганнар сишәмбедән терлек азыгы әзерләргә кереште, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Ирек Галимов. – Бүген инде бөтен техникалар әзер, башкача була да алмый. Соңгы елларда районда терлек азыгы культуралары мәйданнары артты, азык әзерләүгә игътибар зур. Шул сәбәпле, бу төр техникалар паркы яңартылды. Хуҗалыклар күбрәк «Магдон», «Полесье», «Ягуар» комбайннары, ун еллап инде җидешәр-тугызар метрлы яңа типтагы тагылма чапкычлар белән эшли. Инде мондый чапкычлар булмаган хуҗалыклар юк та. Һәркайсында икешәр-өчәр комбайн. Шулай ук заманча әйләндергечләр, тараткыч, җыйгычлар... – барысы да җитәрлек. Шөкер, кадрлар белән дә проблема юк. Техникаларның, баз-траншеяларның әзерлеге әйбәт. Хуҗалыклар алдына ел саен ел ярымлык терлек азыгы җитештерү бурычы куела, быел да бу бурыч үзгәрешсез. Моны үтәү өчен заманча, куәтле техникаларны хуҗаларча эшләтә белергә, кызыксындыру чараларын күбрәк кулланырга, эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк.
Гадәттә район хуҗалык-лары беренче кат уңышның күпчелеген (һава торышына карап) коры печән, ягъни рулонлау-төргәкләү ысулы белән әзерли. Шул ук вакытта бер өлешен траншеяга сенажга, төргәкле сенажга да алалар.Соңгысын бер ияләшкән хуҗалыклар ел да күп итеп әзерли. «Бик күп яктан үзен аклый. Сыйфатлы да, сакларга уңайлы да булуы өстенә, яңгырлы һава торышында да, чаптырылган үләннәрне ике-өч көннән җыйнап алып була», – диләр. Беренче кат печәннән, елдагыча, хуҗалыкта эшләүчеләргә дә «процент печәне» өләшергә ниятлиләр.
Кырда булса, илдә дә була, ди халык. Булганны җыярга була, хәзер техникалар, технологияләр моңа мөмкинлек бирә, ди белгечләр. Әмма шулай да, һава торышлары да уңай килеп, иң оптималь срокларны кулдан ычкындырмыйча, сыйфатлы, энергиягә бай азык әзерләргә насыйп булса иде. Сенаж базларын өч көндә тутырырга дигән таләп-фәрманны үтәү өчен эш темпы да шактый югары булу сорала.
...Әле язгы кыр эшләре тәмамланып, санаулы көн дә үтмәде, кабат кызу чорлар җитте. Быелгы һава шартларындагы көйсезлекләр үз эшен эшләде. Шул ук вакытта, печән өсте дип, уҗымнарны тәрбияләү турында да онытырга, гербицидлар белән эшкәртүне дә кичектерергә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев