Рәкыйп Нәҗипов: «Исәп һаман да төзергә, алга барырга, үсәргә» (фото)
«Кама» хуҗалыгының кайсы гына тармагын алып карасак та, килеп туган авырлыклары белән бергә чишелешләре дә табылып, эшләре алга бара.
Алтын көз авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларны сөендерде быел. Кукурузга шәп ел килеп, аннан силос кына салып калмыйча, орлыкка да ала алдылар. Ләкин шул ук вакытта яңгырлар булмау сәбәпле, туфракта дым булмау да уйланырга җирлек бирә. Уҗымнар тишелеп, матур гына үсеп китеп кала алды. Ничек кышлауларын киләсе елның язы күрсәтер.
«Кама» хуҗалыгында да арыш һәм көзге бодай чәчелгән мәйданнар матур гына утыралар. Киләсе елга алар мул уңышлары белән сөендерсәләр иде. Чөнки биредә терлек башын арттыру максатыннан янәдән төзелешләр башланып китте. Игенчелек терлекчелекне, ә терлекчелек бөтен тармакларны да алга җибәрергә ярдәм итә. Бүгенге көндә хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов тугыз айлык нәтиҗәләр буенча эшләрен ничек бәяли, сүзебезне шуннан башладык.
— Рәкыйп Нәкыйпович, ел башыннан сез һәрбер тармак буенча максат-бурычлар куеп эшли башлыйсыз. Бүгенге көндә планнар үтәлеп киләме?
— Әйе, ел саен хисап җыелышлары вакытында без еллык эшкә нәтиҗә ясыйбыз, алдагы елга планнар алабыз. Бүгенге көндә һәр тармак буенча, игенчелекнең кайбер өлешеннән кала, барысы да үтәлеп бара. Терлекчелек тармагында куркып кына алынган планнарны да арттырып үтәп барабыз. Яңа комплекска күчү без көткәннән дә уңаерак нәтиҗәләр бирде. Игенчелек тармагы буенча елдагыча эш планлаштырган идек, аз гына бөртекле-кузаклы культуралардан уңыш түбәнрәк булды.
Без быел бөртеклеләр-нең гектарын киметкән идек, чөнки терлекне арттырабыз дип азык культураларына басым ясадык. Шунлык белән быел фураж әзрәк үзебезгә җитәр-җитмәсрәк була, сенаж, силос ел ярымлык запас белән әзерләнде. Игенчелек буенча эшләр бетүгә бара инде, шушы атнада силос салу да, туфракны туңга сөрү дә, кукурузны орлыкка алу да төгәлләнер дип торабыз.
Терлекчелектә эш дәвам итә. Кышлату чорына керәбез. Ел ахырына кадәр бу өлкәдә үтәлгән нәтиҗәләрне саклап калып, планнарны артыгы белән үтәрбез дип өметләнеп калабыз. Бүгенге көндә терлекчелек тармагының да, игенчелек тармагының да, механизация тармагының да эшләреннән мин канә-гать. Булсынга дип тырышып эшләүче һәрбер хезмәткәребезгә зур рәхмәт-ләремне ирештерәсем килә. Бүгенге көндә инде киләсе елның эшләрен дә планлаштырабыз, бу атнада терлекчелектә тагын бер фермага нигез сала башладык. Исәп һаман да төзергә, алга барырга, үсәргә.
Узган ел Әтнәдә мегаферма төзеп, шунда сыерларны җыйдык. Анда эшләр өчен шартлар да икенче, терлекләр өчен дә уңайлыклар тудырылган, моның нәтиҗәсе сөттә дә күренә. Узган ел ноябрь аенда күчә башлаган идек, хәзер тулысынча күчеп беттек, ул фермалар тулып бетте. Шул фермага күчкәч, бер сыердан савыла торган сөт 6-7 литрга артты. Көндәлек 22 тонна сөт сатып барабыз.
— Бозау алуда эшләр ничегрәк?
— Бозау алу әйбәт, ә менә сакланыш белән проблема бар. Сәбәпләрен эзли башласаң, кеше факторына кайтып кала, чөнки эшләргә кеше юк. Бозауларның үлеме буенча эшләп бетерәсе эшләребез бар, ә каплату, бозау алу эшләре канәгатьләнерлек нәтиҗә бирә.
— Рәкыйп Нәкыйпович, эшче куллар җитмәү терлекчелектә генәме?
— Кеше мәсьәләсе терлекчелеккә генә кагылмый, механизация тармагында да кытлык бар. Бүгенге көндә бер генә техникада эшләүчеләр бик аз, һәрберсендә өчәр, дүртәр, хәтта бишәр техника. Авыл хуҗалыгында бер кешегә бер генә техника биреп тоту дөрес тә түгелдер, чөнки сезонлы эшләр бар. Алар беткәч ул кешене башка эш белән дә тәэмин итәргә кирәк бит. Шофер-механизаторлар бу вәзгыятьне дөрес аңлыйлар, бер техникадан төшәләр, икенчесенә утыралар, үзләренә беркетелгән техникаларны карап, төзекләндереп торалар. Тех-никаларның да әйбәтрәк егәрлектәгесен, көчлерәген, бүгенге көн таләпләренә туры килә торганнарын алырга тырышабыз. Быел гына да якынча 70 миллионлык техника алдык, киләсе елга да планнар бар. Хезмәт хакларын да быел 20 процентка арттыра алдык.
Хуҗалык җитәкчесе белән аралашканнан соң, басуга юл тоттык. Баш агроном Айдар Әсхадуллин сүзне бүгенге көндә басу-кырларда бара торган эшләр белән таныштырудан башлап җибәрде.
— Бүгенге көндә җир сөрү эшләре бара (без хуҗалыкта 30 сентябрь көнне булган идек — З. Ф.), кукуруздан силос салабыз, орлыкка алабыз, болар инде атна ахырына тәмамлана торган эшләр. Кукурузның бөртеккә ала торган мәйданнары — 60, силоска дигәне 421 гектар иде. Бөртеккә «KWS» фирмасының «Кромвелл» сортын алабыз, бер гектардан уртача уңышы 70 центнер чыгып бара. Кукуруз бөртекләре Әтнә һәм Пыжмара амбарына кайтарылып, көн саен кырыгышар тонна киптерелеп барыла. Силоска салырга «Ладожская 191», «Машук 171», «Каскад 191» һәм «Каскад 166» сортларын алдык. Биредә безнең «Полесье» комбайннарында Фәрит Хәйретдинов белән Рафис Сәетов хезмәт куялар. «КамАЗ» машиналары белән Айрат Гыймадиев, Данил Мөхәрләмов, Инсаф Җиһаншин, Фәнис Һадиев һәм Марат Локманов ташып торалар. Быел биш яңа траншея салынды, инде алар да тулып бетте, бүгенге көндә анда таптап торуда Мансур Шәйхетдинов белән Рафис Закиров эшлиләр.
Сенажны да ел ярымлык запас белән туплый алдык. Ике укосны бөтен басулардан да алсак, өченче укосны 300 гектар мәйданнан ала алдык. Тулаем 13 мең тоннадан артык сенаж һәм 10 мең тонна тирәсе силос тупладык.
Көзге чәчү эшләрен кыска срокларда башкарып чыктык, 234 гектар мәйданда чәчтек, бүгенге көндә бер басуның тишелеше генә чигенкерәк, калганнары канәгатьләнерлек. Чәчү эшләрен «К-744» тракторы «Амазон» чәчкече белән Илшат Локманов башкарды, ә җир эшкәртүдә «YTО» тракторлары белән Фәнил Зарипов һәм Фәнил Заһретдинов, «МТЗ-1221» тракторлары белән Рузил Зарипов һәм Рөстәм Хафизов хезмәт куйдылар.
— Игенчелектәге уңышлар ничегрәк булды быел?
— Быелгы уракны уртача 32,7 центнер уңыш белән тәмамладык. Борчак — 19, көзге бодай — 45, арыш — 37, арпа — 32, бодай 33 центнер уртача уңыш бирде. Һава шартларына бәйле рәвештә сабан культураларының уңышы чигенкерәк булды. Игеннәрне җыеп алуда Илшат Локманов, Хәбир Мөхәрләмов һәм Фәрит Хәйретдинов хезмәт куйды.
Игеннәрдән бушаган мәйданнарның саламнары җыелып, хуҗалыкта хезмәт куючыларга да уртача ун рулоннан өләшенде. Быел без яңа пресс алган идек, аның эшеннән бик канәгать калдык. Барлыгы 1500 тонна тирәсе салам әзерләнде.
«Кама» хуҗалыгының кайсы гына тармагын алып карасак та, килеп туган авырлыклары белән бергә чишелешләре дә табылып, эшләре алга бара. Игенчелек терлекчелек өчен нигез булып торса, терлекчелектән кергән керемнәре белән хуҗалыкның материаль базасын ныгытып, зур төзелешләр алып барып, киләчәкне кайгыртып эшлиләр. Һәрбер эшләрендә, башлангычларында уңышлар юлдаш булсын аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев