Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рамил Нотфуллин: "Балтач Яңа елга әзер" (+фоторепортаж)

Бүген бистә үзәгендә ярминкә гөрләде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында узган кышкы ярминкә шаулап-гөрләп башланып китте.

Яңа ел алды рухы һәр җирдә сизелеп, бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән ихластан котлап, киләчәктә һәркемгә уңышлар теләделәр.

Ярминкәдә Рамил Нотфуллин сәүдә барышын күзәтеп, район авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр җитештергән товар-продукцияләр белән танышты, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарларның ни дәрәҗәдә сатылуы хакында сорашты, сыйфат ягы белән кызыксынды, бәяләргә игътибар бирде һәм Балтач Яңа елга әзер дигән фикергә килде. Чөнки биредә сөт тә, май да, ит тә, ашлык та, каз да, салам да, печән дә, хәтта тайлар һәм бозаулар да сатылды.

Иртәнге сәгатьләрдән үк халык бик актив булды. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр. Бүген шулай ук Чепья авылында да ярминкә булды. Ике җирлектә узган ярминкәдән һәркем канәгать калып, үзләренә кирәкле продукцияне ала алганнардыр дип ышанып калабыз. Чөнки мондый ассортимент берәүне дә битараф калдырырлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250