Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы Рамил Нотфуллин җәмгыять басуларында булды (фото)

1 июль көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин район кырлары белән танышты.

20 авыл хуҗалыгы җәмгыятенең чәчүлек мәйданнарын карап, игелгән мәйданнаргы, башкарылган эшләргә урында анализ ясалды. Һәр җәмгыть җитәкчесе автобуста барган көйгә кырлар белән таныштырып барды. Әлеге төр эш алымы тәҗрибә уртаклашу, җитешсезлекләрне ачыклау, фикер-тәкъдимнәр кабул итү һәм киләчәккә яңа максатлар кору өчен уңышлы.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин зур игътибарны көзге бодай үскән басуларга һәм аның өлгереш дәрәҗәсенә бирде. Күпчелек кырларда чәчү чорыннан бирле 2-3 тапкыр гына яуган яңгырлар аркасында көзге бодай уңышы куанырлык түгел. Шулай ук кукуруз, борчак һәм бөртекле культуралар игелгән мәйданнар да корылык булу сәбәпле, көтелгән нәтиҗәне бирми. Ә рапс игелгән сап-сары кырларга сокланып, "Рапс - ул агрономның көзгесе", дип бәя бирде район башлыгы. Гомумән алганда, елына карп, басу-кырлардагы эшчәнлек канәгатьләнерлек. Тик фермерлар биләгән кырларның кайберләрендә эшнең тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы, терлек азыгы өчен чабылган күпьеллык үлән мәйданнарында люцернаның әле бу көнгә кадәр җыелмый җир өстендә ятуы, билгеле инде, район кырларын бизәми.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250