Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда рекорд куелды

14 февраль көнне район авыл хужалыгыныӊ терлекчелек өлкәсендә тарихи вакыйга булды. Бер хуҗалыкта көнлек җитештергән сөт күләме 20 тоннадан артып китте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныӊ киӊәйтелгән коллегиясендә сөт җитештерүдә Кукмара, Балтач, Әтнә, Әлки, Саба, Мамадыш, Азнакай районнары уңышлы эшчәнлек алып бара, дип билгелән узылды. Бу җыелыш узганнан соӊ, икенче көнне, ягъни 14 февраль көнне район авыл хужалыгыныӊ терлекчелек өлкәсендә тарихи вакыйга булды. Бер хуҗалыкта көнлек җитештергән сөт күләме 20 тоннадан артып китте. Бу күрсәткечкә район тарихында беренче тапкыр «Татарстан» терлекчеләре иреште. Бүгенге көндә бу хужалыкта көнлек савым 20327 килграмм тәшкил итә. Афәрин, татарстанлылар!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү