Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районныӊ иӊ бай комбайнчысы «Татарстан» хуҗалыгында (+фоторепортаж)

Районда авыл хужалыгыннан хәбәрдар булганнарныӊ күпчелеге «Татарстан» җәмгыяте комбайнчысы Райнур Бариевны күреп яисә ишетеп яхшы белә. Аныӊ исеме дистә елдан артык исеме район җинүче комбайнчылары исемлеге башында. «2000 елда үзем төп комбайнчы буларак, уракта катнаштым. 2 ел иске комбайнда эшләгәч, яӊасына утырдым. 2002 елдан бирле шушы «Дон» белән эшлим», ди...

16 ел комбайнда эшләп, гел алдынгы урыннарда бару җиӊелләрдән түгелдер. «Беренче булу өчен яныӊдагы кешедән бары бер адым алда булу кирәк», ди ул. Димәк, җаваплы чорда ярдәмчеӊ белән аӊлашып эшләү зур әһәмияткә ия, комбайныӊ да төзек булырга тиеш. Ә моныӊ өчен әзерлек чорында техниканыӊ һәр узелын тикшереп, алыштырасын вакытында алыштыру сорала.
Хужалыкныӊ баш инженеры Җәмил Шакирҗанов әйтүенчә, комбайннарны ремонтлап, хәзерлек сызыгына бастыру өчен 2 миллион сумлык кирәк-яраклар тотылган. Шуныӊ өчен дә Рәфкать Саттаровныӊ «Дон»ы 2002 елдан бирле кырларны гизә. Марат Сабирҗанов һәм Разит Габдуллин эшләгән «Нива»лар 2009 елда кайтканнар. Габдуллин Рәдис «Нива»сы 2008 елда беренче урып-җыюга катнашкан булса, үзе комбайнчылар арасында иӊ яше. Районныӊ профессиональ-техник училищесын тәмамлаганнан соӊ үз хуҗалыгына кайткан, тракторда да эшли, менә 3 ел рәттән урагына да катнашырга вакыт таба.
Хуҗалыкта комбайнчылар һәрберсе 2шәр өлкәдә хезмәт куялар. Райнур Бариев кышларын терлекчелектә оператор, Рәфкать Саттаров, Разит Габдуллиннар көпчәкле тракторда эшлиләр. Ә хуҗалыкныӊ һәм районныӊ иӊ бай механизаторы - Илшат Һидиятовтыр. Моннан 3 ел элек 10 миллион сумлык «JOHN DEERE» маркалы комбайн кайткач, иӊ зур комбайнчы тәҗрибәсе булган, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы Илшатка ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. «Күз тимәсен, җайлы бара», ди ул, комбайнын мактап. Бу комбайннан тыш Илшатныӊ яӊадан ике тракторы да бар әле. Ул «ДТ-75» маркалы тракторда чәчү чәчәргә дә өлгерә, тәгәрмәчле тракторы белән башка хужалык эшләрендә дә актив катнаша. Комбайннар янында җаваплы Фәрит Хөрматуллин көнен-төнен шулар янында үткәрә, аз гына тукталыш булса, басуныӊ бер читеннән икенче читенә машинасына утырып чаба.
Кыска гына әӊгәмә вакытында Фәрит һәр гектардан 78 центнер уӊыш биргән икмәк басуын мактап телгә алды. Дөрестән дә, технология тулысынча үтәлгәндә, тиешенчә ашлама биргәндә, тукландырганда Җир-ана уны белән түгел, йөзе белән кайтара шул. Бу уӊыш турында сүз чыккач, хуҗалык рәисе Айнур Нотфуллинныӊ канәгатьләнүдән йөзләре яктырып китте. «Ул башакларныӊ бертигез озынлыкта булуын, һәрбер башакта гәрәбәдәй тулы бодай бөртекләрен күрсәгез, игенченеӊ шатлыгын шуннан тоярга була», ди ул. Чәчү вакытында тиешле күләмдә ашлама бирелде, яздан кабатлап тулысынча тукландырылды, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәрткән вакытта яфрак аша да тукландыру оештырылды, бу шушы эшләрнеӊ һәм вакытында явып узган шифалы яӊгырныӊ нәтиҗәсе булды, ди хуҗалыкныӊ баш агроном Алмаз Шиһапов. Күз тимәсен, ашлыгы мул булгач, аны ташучы машиналар да ындыр табагына еш юл тоталар. Рәсим Нәфыйков, Раушан Сабиров, Борис Алексеевлар «КамАЗ» машинасында ашлыкныӊ комбайн бункерларына тулганын көтеп кенә торалар. Нәкыйп Закиров, Юрий Иванов, Расих Габделхаков, Ранил Сәйфелганиевлар идарә иткән «ГАЗ» маркасындагы машиналарныӊ йөрү тизлеге тагын да тизрәккә охшаган, азрак сыйдырышлы булгач, рейслар санын да күбрәк ясарга кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250