Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рифкать Фәхретдинов: “10 ел элек техника колхозда күп, шәхси хуҗалыкта аз иде, ә хәзер киресенчә...” (+фоторепортаж)

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кайсы гына белгеч белән сөйләшмә - сүз һаман да бер тукталышта, ничек тә язгы чәчүне әйбәт кенә башлап, уңышлы төгәлләргә. Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Рифкать Газиз улы Фәхретдинов та шул хакта сөйләшә.

- Рифкать Газизович, техникаларга техник күзәтчелек, сөйләм телендә әйтсәк - техосмотр үткәрү ни дәрәҗәдә җитди?
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең үзйөрешле техникаларга елга бер техосмотр үткәрелергә тиеш дигән, 2013 елның 13 ноябрендә чыккан карары бар. Әлеге карарга нигезләнеп, ел саен, график буенча авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси хуҗалык техникалары күзәтчелек үтә. Шәхси машиналарыбызга елга бер техосмотр үткәргән кебек инде. Таләпләр бер - руль төзекме, алгы-арткы утлар, фаралар тәртипме, механизатор-шоферның категориясе техника йөртергә яраклымы, аптечка, янгынсүндергеч бармы һәм башкалар... Техника ел буе төзек йөрсен өчен, аннан соң иминлек буенча да гаять мөһим, кирәкле хезмәт бу.
- Хәзерге вакытта график буенча - авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм бу аңлашыла да, алда кызу эш өсте...
- Техосмотрны "Маяк" җәмгыятеннән башладык, хәзерлек ягыннан алар үрнәк булып торды. "Яңа тормыш", "Сорнай", "Труд"хуҗалыкларында үткәрдек, калганнарында да булып, 10 апрель көнне төгәлләргә исәп. Көн саен 5 хуҗалыкта булу каралган. «Маяк» җәмгыятендә үткәне показательный иде, , шунда ук баш инженерлар белән җыелып, техниканың язгы чәчүгә хәзерлеге, таләпләр, бурычлар турында да уртага салып сөйләшенде. Хуҗалык рәисе Хәлил әфәнде башыннан ахырына кадәр үзе катнашты. Гомумән, хуҗалык рәисләре техосмотр үткәрүгә җаваплы карыйлар, дип әйтәсем килә. Мәсәлән, "Кызыл юл" рәисе (заманында механизатор, оста кранчы булган кеше) техосмотрга әзерлекне без килгәнче үк, 1 атна алдан, техниканы тездертеп, үзе тикшереп чыга. Машина-тракторга игътибарны арттырмый торып, ингенчелектә, терлекчелектә югары уңышка ирешеп булмасын белә шул андыйлар! Ватык-каралмаган техника белән эшкә тотыну ул вакытны сарыф итү, югалтуларга юл кую гына…
- Хуҗалыкларның күбесендә машина-трактор паркын өр -яңа, куәтле техника белән баетуга омтылыш зур. Ләкин иске техникаларны яңартырга теләп тә, максатларына ирешә алмаучылар бар...
- Яңа техникага өч ел буе техосмотр үткәрәсе юк, ел әйләнәсе вактылмый эшли ул. Кадерләп, саклык белән тотсаң-йөрсәң, әлбәттә. Иске техника тыштан ялтырый, эчтән калтырый инде ул, ник шунда кыш буе ремонтлап чыкмыйсың, барыбер кызу эш өстендә аксатырга мөмкин. Аннан соң, яңа техникага ия хуҗалыклар белән иске т белән эшләүчеләрне чагыштырып карыйк, алга китештә аерма никадәрле бит! Әнә, "Кама белән "Кызыл юл" да соңгы елларда алдынгы урыннарда бара, монда техника яңартуның да хикмәте бар дим мин... 1 миллион сумга запас частьлар, майлар алганчы, яңаны алып куйсаң күпкә отасың ла... Лизингка да алып була бит... Кайчакта искегә миллионнар сарыф иткәннәрне аңлап бетереп булмый...
- Рифкать Газизович, районда техника саны күпме, аларның техник торышларын, гомумән алганда, ничек бәяләр идегез?
- Барлыгы 2284 техника (моңа комбайн, трактор, прицеп керә) бар: авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә , шәхси хуҗалыкларда 660 трактор, 320 прицеп, оешма -предприятиеләрдә 20дән артык техника бар. Моннан 10 ел элек .Күреп торасыз, авыл хуҗалыкларында техника кими бара, ә шәхсиләрдә, киресенчә, арта. Хәзер бит күп кеше үз таркторы белән җир эшкәртә, бәрәнге утырта, бакча эшләрен башкара. Районда техниканың төзеклеген начар бәяләмәс идем, хәтта күрше район хезмәттәшләр дә, сездә техникага караш яхшы, ди. Бездән дә таләпләр катгый инде, төзек түгел икән, кабат тикшерәбез, ясап, төзәтеп чыккач кына кабул итәбез, инде дә дә таләпләр үтәлми икән, штраф каралган. Ләкин аңа кадәр барып җиткән хуҗалар юк үзе. Кайчандыр прицепларда утлар да, тормоз да юк иде, хәзер бар да тәртип. Май, июнь аенда шәхси тракторларга техосмотр булачак.
- Басуда « ДТ» тавышлары да ишетелә башлады...
- Әйе, берара җирне сукаларга ярамый дип «ДТ»ларны кирәксезгә чыгардылар...Хәзер менә тагын сукалый башладык. Башка тракторлар җирне каһәрли генә бит ул, ә «ДТ» агротехник таләпләр буенча иң кулай трактор булып санала, чылбырлы булгач, җиргә басымы көчле түгел. Тагын шундый "150-К" тракторы бар, җирне изми торган. Ә башка техникалар алар җирне сытып-изеп, кальялар ясап бетерә. Заманында районда 300 «ДТ» бар иде, хәзер кайбер хуҗалыкларда берәү дә калмады, кайсыберләрендә 7-8 данә бар. Шулай итеп, быел " ДТ" тракторлары да техосмотр үтә.
Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.Ямьле язлар килеп, техникалар төзек булып, чәчүләрне имин шартларда башкарып чыгарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250