Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Россельхознадзор” балтырганнарга каршы көрәш башларга җыена

“ Җирлек рәисләре әлеге агулы үләннең таралуына юл куя"....

“Россельхознадзор”  инспекторы  Мөдәрис Фәттахов Балтач районында борщевикларның күбәюе турында белдерде, безнең яклардагы балтырганнар арасында фотога төшеп тә җибәргән. Ул әйтмәсә дә беләбез инде шулай икәнлеген,  Түнтәр, Субаш якларында күбәйгәнлеге турында инде яздык, хәер, борщевик булмаган җирлек юктыр инде ул. “ Җирлек рәисләре әлеге агулы үләннең таралуына юл куя, – ди инспектор. – Зыянлы икәнлеген белә торып та чабуны оештырмыйлар”. Шулай итеп, “Россельхознадзор” балтырганга каршы көрәшмәкче. Бу турыда газетада дөнья күрми калмас, ә хәзергә балтырган турында бер-ике киңәш, мәгълүмат:

- Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичке якларда чабу киңәш ителә. Бу вакытта тәнне каплый торган кием, биткә битлек, күзлек кияргә кирәк.
- Үсемлек тәнгә тигән очракта сабынлы су белән яки составында спирт булган сыекча белән юып төшерәсе.
- Балтырганның тамыры ике-өч метрга кадәр җитә.
- Бер үсемлектән генә дә 8 меңнән артык орлык өлгерә.
- Балтырган 7-9 градус суыкларга да бирешми.
- Әлеге агулы үлән унике елга кадәр яши һәм икенче елдан башлап чәчәк ата.
- Россиянең Европа өлешендә балтырган үскән җирләрнең мәйданы миллион гектарга җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балтырган