Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Саламнан ашлама «ясаучы» Раил (+фоторепортаж)

Куныр белән Шода арасында урнашкан борчак басуына якынлашканда, үзе кечкенә, әмма төрле якка таралган тузаны ике зур комбайннан да күбрәк булган, ерактан караганда әкияттәге диюне хәтерләткән, салам аттырып баручы бер җайланма күренде.

Баксаӊ, «Полесье» маркалы терлек азыгы әзерләүче агрегат белән Раил Зиннәтуллин комбайннан чыккан борчак саламын ваклап, төрле якка сиптереп, җиргә ашлама итеп әзерләп кертә икән. Минераль ашламалар үтә кыйммәт чорда бу алым үз-үзен тулысынча аклый, көзге чәчүгә дә җирне вакытында әзерләргә мөмкинлек тудыра.

Бу урып-җыю чорында «Якты юл»лылыр бар эшне тигез алып барырга тырышалар. Игеннәр сугылган мәйдан 2-3 көн эчендә көзге чәчүгә әзерләнә. Бу эш быел киеренке булачак. Җирне ике кат эшкәртү таләп ителә. Көзге чәчүгә 500 гектар җир әзерләргә кирәк, ди хуҗалыкныӊ баш агрономы Зөлкәфир Нәҗипов. Заманында бригадир, орлыкчылык буенча белгеч, икътисадчы булып эшләве механизаторлар белән аралашканда нык сизелә.
Хәзерләнгән җирнеӊ яртысына арыш, яртысына көзге бодай чәчәргә уйлыйлар. Узган көздә күбрәк чәчмичә ялгышканнарын бик сиздерәселәре килмәсә дә, быел көзге культураларныӊ мул уӊыш бирүләрен күргәч, бераз үкенеч бар бугай. Күпьеллык үлән басуларын яӊарту тиешенчә бара, 5-6 ел буе файдаланган мондый мәйданнарны сукалап, «К-700» тракторында Нуретдин Гайсин, «Т-150» тракторында Илдар Вафин җирләрне яӊа чәчүгә әзерлиләр. Күмәк хуҗалыкта Рафыйк Гамбәров, Илдар Вафин, Илдар Һадиев, Илнур Мәгъсүмҗанов, Әлтәф Нәҗипов кебек дип булсынга эшләүче тракторичы-механизаторлар булганда, әлеге хуҗалыкта бу җаваплы чорныӊ бурычлары тиешенчә үтәлүенә ышаныч зур.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250