Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Санап-санап та таманга туры килә (фото)

Тимирязев исемендәге хуҗалык узган елга нәтиҗә ясады, 2023 елга максатларны барлады.

Тимирязев исемендәге хуҗалык рәисе Булат Исрафилов үзенең чыгышында җиткергәнчә, узып киткән 2022 ел хуҗалык өчен уңышлы елларның берсе булган. Терлекчелектәге үсеш, җитештерелгән продукциянең күләме, шулай ук бәясе тотрыклы сак-лаган. Иң беренче чиратта һава шартларының уңай булуы һәм игенчелектә технологияне саклау нәтиҗәсендә терлек азыгын һәм бөртекле культураларны ел ярымлык күләмдә әзерли алганнар.

2022 елда хуҗалык кассасына һәртөрле авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан, хезмәт күрсәтүдән, дәүләт субсидияләрен исәпләп, төрле керем-нәрдән 380 миллион сум акча кергән. 2021 ел белән чагыштырганда керем 14 процентка артык булган. Елдагыча керемнең күпчелек өлеше (85 процент) терлекчелектән алынган. Барлык керемнең 68 проценты сөт җитештерү тармагыннан кергән. Димәк, бу тармакка игътибарны тагын да арттыру сорала, диде ул. Гыйнвар аенда хуҗалыкта тәүлеккә 21 тонна сөт җитештерелә, шуның 19 тоннага якыны сатыла, әмма алдагы ел белән чагыштырганда бераз артталык бар. Бу тармакта эшләүчеләр һәм белгечләр алдына агымдагы елда көндәлек 24 тонна сөт саву бурычы куела, бары тик урыннарда һәр тармак җитәкчесенә технологияне төгәл саклап, тиешле эш оештырудан торуы ассызык-ланды. Терлекчелектә 27 процент рентабельлеккә ирешелгән икән, бу начар түгел, әмма чик, дип тә уйларга кирәкми. Терлекнең баш санын арттыру юнәлешендә эшне дәвам итү сорала. Хуҗалыкта 2350 баш терлек исәптә, агымдагы елда аны 2550 башка җиткерү бурычы куела. Бу очракта, докладта әйтелгәнчә, һәр 100 баш сыердан 100 баш бозау алу тиешле. Алдагы елда бу өлкәдә җитешсезлекләрнең күп булуы терлекләрнең баш санын арттыруга аяк чала. «Татарстан» – 527, «Маяк» – 173, «Яңа тормыш» хуҗалыклары 159 баш мөгезле эре терлекне арттыра алганда, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта алдагы ел белән чагыштырганда бары 2 баш мөгезле эре терлек артык. Бозауларның үле тууы, туганнан соң үлүе, һәртөрле авырулар аркасында сатарга мәҗбүр булу – болар проблеманың күренеп торган өлеше. Ел дәверендә 171 бозау югалту бу өлкәдә эшләүчеләрне ныклап уйландырырга тиеш, диде төп чыгыш ясаучы.

Бер уйлаганда, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта терлекчелек тармагында үсеш өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Соңрак чыгыш ясаган хуҗалыкның баш зоотехнигы Шамил Нуриев әйткәнчә, бер шартлы терлеккә 67,9 центнер азык берәмлеге күләмендә терлек азыгы тупланган. Бу уртача район күрсәткеченнән күпкә артык. Азык хәзерләү 4 ай дәвамында, 17 октябрьгә кадәр барган. Иң беренче таләп – сыйфатлы азык, алай гына түгел, бирелә торган азыкның балансланган булуы, сыер тарафыннан эшкәртелә алуы һәм иң мөһиме – аның нәтиҗәгә эшләве беренче урынга чыга, дип билгеләде өстәмә докладчы. Шушы максаттан чыгып, сенаж-силос химик һәм биологик өстәмәләр белән салынган, алар өчен аз да түгел, күп тә түгел 1 миллион 147 мең сум акча түләнгән. Баш белгеч билгеләп китүенчә, терлек азыгы әзерләүдә күп кешенең хезмәте кергән, шулай да базда таптап торучы тракторчы егетләр Рәлиф Ильясовка һәм Нияз Мәрдановка аерым рәхмәтен белдерде.

Терлекләрнең сакланышын тәэмин итү, бозау алу юнәлешендә уңай күрсәткечләр осеменаторлар һәм ветеринария табибларының көндәлек, җиңел булмаган вазифаларының җиренә җиткереп эшләвеннән тора. Бу турыда Шамил Бариевич һәр фермада эш торышын саннарны чагыштырып, тиешенчә аңлатып, бәя биреп узды. Саннарны экраннан карап, чагыштырганда, алдагы елларда күрсәткечләре хәйран уңайлана барган Кариле сөтчелек фермасының сүлпән эшләве күзгә ташлана, дип билгеләп узды ул. Башка фермаларда да файдаланылмаган резервлар барлыгы әйтелде. Мәсәлән, 2002 елда Чапшар фермасыннан төрле авырулар, травмалар алу сәбәпле 113 баш савым сыеры иткә озатылган, бу ферма көтүенең 38 процентын тәшкил итүен күзалласак, савылмаган сөт, алынмаган керем турында озак сөйләргә булыр иде. Бу очракта кеше факторы алдынгы урынга чыга. Хуҗалыкта 28 сыер савучы эшли, район үзәге якын булганлыктан, бу эш урынына чират торучылар юк. Димәк, булган терлекчеләрнең кадерен белеп, алар белән фикерләшеп, уртак тел табып эшләү сорала.

Игенчелек өлкәсе турында фикер алышуда да механизатор кадрлар мәсьәләсе еш яңгырады. Бу өлкә җитәкчелек тарафыннан күз уңаенда тора, хуҗалык орлыкчылык буенча махсус шөгыльләнә, терлекчелекнең сыйфатлы азык белән тәэмин ителеше, димәк, сөтнең күләме һәм сыйфаты да турыдан-туры шушы тармакка бәйләнгән.

2022 елда бөртекле культураларны сатудан Тимирязев исемендәге хуҗалык кассасына 21 миллион сум акча кергән, шуның 16 миллион сумы орлык сатуга туры килә. Хуҗалык амбарларында сатар өчен яңадан 1500 тонна сыйфатлы һәм сортлы орлык әзерләнеп куелган. Хуҗалык хез-мәткәрләренә, лаеклы ялда булганнарга 700 тонна ашлык, 400 тонна печән, 635 тонна салам өләшенгән.

Хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев үзенең чыгышында культураларны игү технологиясенең үтәлеп җитмәве, кайбер очракта гади булып тоелган таләпләрне санга сукмау турында сөйләве күпләрне битараф калдырмагандыр. Уҗымнарны тукландыру өчен махсус техника булдыру, булган тракторларның тик торуы, механизаторларны хуҗалыкка җәлеп итү мәсьәләләре дә хәл итүне сорый. Орлыкчылык буенча махсус эшләүче хуҗалыкта орлыкларны тиешле таләпләргә җиткерү, чистарту техникасының заманча булуы, орлыкларның сакланышын тәэмин итү, туплау өчен амбар биналарының яңалары сорала, дип баш агроном чыгышында ассызыклап әйтелде. Язгы чәчү чорында, ашлама һәм бөҗәкләргә каршы агу сиптерүдә, урып-җыюда, терлек азыгы туп-лауда тырышып эшләгән механизаторларның исемнәре санап кителде, шулай ук амбар хуҗалыгында тырышып эшләүчеләрнең хезмәтенә зур бәя бирелде.

Гомумән алганда, хисап җыелышында узган хуҗалык елында һәр тармакка тирән анализ ясалды. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр, китерелгән саннар экранда слайдлар аша чагыштырып яктыртылды. Чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин фикеренчә, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның матур традицияләре, эшчән халкы, ныклы җитештерү базасы бар. Алга бару өчен алга карап эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә район буенча, уртача айлык хезмәт хакын 40 мең сумга җиткерү бурычы куелган икән, Тимирязев исемендәге хуҗалык бу мәсьәләдән һич тә читтә кала алмый. Районның күмәк хуҗалыкларында, шул исәптән сезнең күршеләрегездә бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган мгафермалар сафка басты яисә төзелеп ята, ә сездә тынлык. Үзебез терлекләрне кертергә уңайлы биналар, заманча эш оештыру, эшләргә кеше җитми дип сөйлибез, менә шушыларның барысын да бизмәнгә салырга, санарга кирәк. Бүгенге заманда санап-санап та таманга туры килә, диде  Фирдәвес Нәбиуллин. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе куелган максатлар, алынган йөкләмәләр барысы да үтәлер, дигән ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап