Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сез каз өмәсенә йөрисезме?

4 – 5 ай эчендә 8 кг. авырлыкка җиткән токымлы казлар да була икән

Казны үстерергә дә, аның ите белән сыйланырга да ярата инде безнең халык. Каз итеннән ниләр генә әзерләмиләр бит хәзер, күчтәнәч өчен дә кулай.

«Ун каз бер сыерга тора» дигән әйтем дә юктан гына чыкмагандыр.

 «Күпчелек, казлар сирәгрәк авырый, үстерү өчен катлаулы шартлар тудыру кирәкми, тиз вакыт эчендә зур масса җыя», ди каз бизнесы белән шөгыльләнүче белгечләр. 4 – 5 ай эчендә 8 кг. авырлыкка җиткән токымлы казлар да була икән.

Авыррак тормышлы хуҗалыклар бер оя каз асраса, хәллерәкләрендә ике, хәтта өчәр оя каз булган.

Билгеле инде, мондый ишле казларны бер көндә эшкәртеп өлгерү өчен эшче куллар да күп кирәк. Өмәләрне шуның өчен уздырган да инде татар халкы.

Күрше-күлән, туган-тумача, яшь киленнәр, кызлар — өмәдән беркем дә читтә калмаган. «Мине дә чакыр каз өмәсенә» дип алдан әйтеп куя торган булганнар алар.

Беренче кар төшү белән үк авылларда каз өмәләре башлана…

erid: 2Vtzqv1AZW9

Өмәләр алар күп төрле, ләкин каз өмәсе ул үзенә башка!

Аның бит тарихы да борынгыдан килгән. Элек әби, дәү әниләребез бер – берсенә ярдәм йөзеннән өмәләргә йөргән. Кемдер йонын йолкый иде, кемдер эч башларын эшкәрткән. Аннары су буена алып төшеп юа иделәр. Соңыннан каз эше төгәлләнгәч, бергәләп ит бәлеше, коймак белән чәй эчкәннәр.

Менә шулай күңелле итеп «Каз өмәсен» гөрләткән алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казлар

erid: 2Vtzqv1AZW9