Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сездә нинди хәлләр бар? Кыр эшләре көндәлеге

4 мең гектардан артык чәчүлек җирләребез бар, 455 гектар җирдә арыш чәчтек, гомуми торышлары начар түгел. Барлык көчне зяб җирләрен тырмалауга юнәлдердек.

Фердинанд Хәйруллин –  «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе:
– Барлыгы 4037 гектар чәчү мәйданыбыз бар, көзге бодай һәм арыш 700 гектарда  чәчелгән иде, кышлауларын әйбәт, дип бәяләргә була. Аларны тукландыруны тәмамладык, менә күпьеллык үлән басуларында эш тәмамланып килә, анда 3 агрегат эшли. 5 агрегат белән зяб һәм пар җирләрен тырмалыйбыз, җир аз гына кипшереп китүгә, шунда ашыгабыз. Ашламалар тупланды, көздән керткәннәрен хисаплап, чәчүлек җирләренең һәр гектарына тәэсир итү көче белән 76,3 килограмм ашлама кертеләчәк. 200 гектар җирдә орлыкка, 300 гектар җирдә силос өчен кукуруз чәчәрбез, дип фикерлибез. Эш җитә, техникалар төзек, көннәр генә уңай торсын.

 

Николай Колоколов – «Дуслык» хуҗалыгы рәисе:
– Яз көненең әһәмиятле икәнен һәркем аңлый, барлык техника да эштә. 17 апрель көнне хуҗалыкта техник карау үткәреләчәк, кырларга чыкканчы тракторларны ремонтлап, буяган идек, бу чара безгә комачаулар, дип уйламыйм. 4 мең гектардан артык чәчүлек җирләребез бар, 455 гектар җирдә арыш чәчтек, гомуми торышлары начар түгел. Барлык көчне зяб җирләрен тырмалауга юнәлдердек. «БИГ-3» маркалы 6 метр җирне иңләп, гидравлик рәвештә күтәрелә торган тырма алган идек, бүген шуны күпьеллык үләннәр басуына чыгардык. Аның үзенчәлеге шунда, ул үләннәрнең тамырларына һава, азот кертүне күпкә уңайлата. Эшләп карыйк, эшләмичә белеп булмый бит. 370 тонна аммиак суын ташып куйдык, ашламалар җитәрлек күләмдә.

Фәрит Мөхәммәтҗанов – “Сорнай” хуҗалыгы баш агрономы:
–Арендага алган “Туман” агрегаты белән көзне арыш басуларын тукландыруга без 28 март көнне чыктык. 34 ел агроном булып эшләп, мин кырга болай иртә чыкканы хәтерләмим. Иң иртә дигән елларда да 14-15 апрельләр була иде. 2 апрельгә инде 618 гектардагы көзге культураларны тукландыруны тәмамлап, күпьеллык үлән басуларына күчтек. Анда үзебезнең өч агрегат эшли. Дөрес, бик кызу эшләп булмый. Әмма тик тә тормыйбыз. Бүген безнең халәт шундый. Бездән, кырдагылардан гына тормый ул, җирнең өлгерүе белән бәйле. Кереп, эшләп була торган җирләрдә эшлибез. Бүгенгә (9 апрельгә) 570 гектарда күпьеллык үлән басулары тукландырылды, 300 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланды. Кырда көндәлек 7-8 агрегат эшли. Иң беренчеләрдән булып басуга чыккан Рифат Хәлилов, Аркадий Плотниковлар үзләре генә дә инде 250-200 гектарда эш башкардылар. Иван Кузьмин, Әнис Гыйләҗев, Андрей Егоров, Юрий Герасимов, Юрий Андреевлар да тырышып эшли.

Илгиз Заһидуллин – “Яңа тормыш” хуҗалыгы баш агрономы:
–Быел басуларга чыккач, күңел сөенә торган: уҗымнар да бик әйбәт кышлаган, җирдә дым да бар. Әлегә барысы да өметле күренә. Җылысы да булса... Шуңа күрә уҗымнарга, күпьеллык үлән басуларына зыян китермичә, үзебездән торганны эшләргә тырышабыз. Безнең хуҗалыкта Сабантуйга кадәр өлгерми, кереп булмый торган басулар бар. Быел шундый урыннарда урнашкан  көзге культуралар һәм күпьеллык үлән басуларын март ахырында һәм соңрак иртәнге сәгатьләрдә (туфракның өске өлеше каткан чакта) тукландырып калдык. 625 гектарда көзге культураларны тукландыру тәмамланды инде, 1200 гектардагы күпьеллык үлән басуларында да эш тәмамлану алдында. Механизаторларыбыз Владислав Петров, Сергей Щербаковлар хезмәтеннән без бик канәгать, булсынга эшли торган егетләр, җиренә җиткереп эшләргә тырышалар. Гомумән алганда, әлегә мактанырлык күрсәткечләребез бар дип булмый. Быел җирләр шулкадәр әйбәт, ашыгып аларны бозасы килми, бик сакланып кына эшләргә тырышабыз. Тапталган урында бернәрсә дә үсми бит. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга без 8 апрель көнне керештек.

Радик Вәлиев – “Маяк” хуҗалыгы икътисадчысы:
– Хуҗалык басуларында барлыгы 5 агрегат  – “МТЗ-1221” тракторында Ришат Нәбиев, Ришат Галиев, Динар Фатыйхов һәм “К-700” тракторларында Владимир Конькин белән Илфат Әхмәтханов эшли. 9 апрельгә булган мәгълүматлар буенча уҗымнарны тукландыру – 500, күпьеллык үләннәрне тукландыру – 510, күпьеллык үләннәрне тырмалау – 230, зяб һәм пар җирләрне тырмалау 200 гектарда башкарылды.

Рәсимә Гыйззәтуллина – “Кама” хуҗалыгы икътисадчысы:
– Механизаторларыбыз  язгы кыр эшләренә ныклап кереште. Фәнил Заһретдинов 313 гектарда уҗымнарны, 557 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырды. Төхфәтуллин Шәрифулла агрегаты зяб тырмалауда – 113, Рафис Сәетов – 109, Фәрит Хәйретдинов – 103, Фәнил Зарипов 99 гектар эш башкарды.

Вакыйф Зәкиев,
Гөлсинә Яруллина,
Гөлзидә Газизуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Балтачта язгы кыр эшләренә тотындылар
Районыбыз кырларында кызу чор, бүген һәр минут кадерле. Кадрлар "Дуслык" хуҗалыгыннан

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре