Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Шөкер итәр өчен сәбәп бар, тик тынычланырга ярамый,” – ди район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Соңгы елларда районыбыз гомуми нәтиҗәләр буенча республикада икенче урында бара, быел да шулай булыр дип өметләнәбез.

–Рамил Рәшитович, бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан республика күләмендә зур чара үткәрелде. Анда безнең районнан да делегация катнашты. Балтачны кайсы яктан телгә алдылар?
–Бу бәйрәмдә районнарның эшчәнлеге турында аерым-аерым сөйләмәделәр. Фәкать берничә районны – иң күп тулай ашлык җыеп алган, һәр гектардан уртача иң күп уңыш үстергән районнарны гына әйттеләр. Бу уңайдан беренче өчлеккә кермәсәк тә, без артта да түгел. Соңгы елларда районыбыз  гомуми нәтиҗәләр буенча республикада икенче урында бара, быел да шулай булыр дип өметләнәбез. Кайсыдыр район игенчелектә бездән югарырак нәтиҗәләргә ирешә, кайсыдыр сөтчелектә. Ә бездә гомер-гомергә игенчелекне дә, терлекчелекне дә бердәй үстерү төп максат булды. Бу ике тармак бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән, башкача була да алмый. Иң сөенечлесе: шөкер итәрлек күрсәткечләребез бар. Әмма шул ук вакытта тынычланырга да ярамый. Кайчандыр Балтач  ялгызы гына лидер булып аерылып торса, соңгы елларда безгә көндәш булырдай районнар барлыкка килде. Бүген безгә әлеге көндәшлеккә лаеклы эш оештыру, әнә шул ирешелгәннәрне саклап калу бик мөһим. Әйтәләр бит,  рекордлы саннарга ирешеп була, әмма аларны саклау бик кыен дип. Бу җәһәттән районыбыз хуҗалыклары, җитәкчеләр, белгечләр, терлекче-механизаторларга мин рәхмәтле, ничә еллар шушы позицияне югалтмадык. Ә моңа бердәм тырышлык белән генә ирешеп була.

–Инде көзге эшләр тәмамлану алдында. Димәк, беренче нәтиҗәләр ясарга да мөмкин. Игенчеләребез өчен бу ел нинди булды?
–Өметләр тулысынча акланмаса да, һава шартларының нинди булуын исәпкә алсаң, хезмәтебез җилгә очмады дип сөенергә генә кирәктер. Кышкы чор, иртә яз игенчелек өчен күпне вәгъдә итсә дә, нәкъ менә уҗымнар тармакланыр чакта корылык булу башак формалашу мөмкинлеген күпкә киметте. Үткән елгы уңышның 80-85 процентын җыеп ала алсак та, әйбәт булыр иде дигән идек, шөкер, 90 проценттан артыграк күләмдә уңыш җыйналды.  Башак сирәк булса да, бөртекләрнең авырлыгы бәрабәренә  – ә бу җәйнең икенче яртысында яуган яңгырлар, игенче-белгечләребезнең куйган хезмәте нәтиҗәсе – менә шундый күрсәткечкә ирешелде. Район буенча саннарның чуар булуы гына уйландыра. Юкса, Бөрбаш – Алан, Арбор зоналарында гына корылык көчлерәк булды, калган хуҗалыкларда картина бер чама иде, шунлыктан күрсәткечләрнең чуарлыгы үзебездән торганны эшләп бетермәүне күрсәтә. Эш барышында басуларда булганда бу кимчелекләр аеруча калку күренә, анализ ясый башласаң да, гади генә технология таләпләрен төгәл үтәмәү аркасында никадәр уңышны алып бетермәүне күреп, гаҗәпкә каласың. Бу табигать шартларына бәйле факторлар түгел, ахыргы нәтиҗәдә эш оештырудан башлап, тракторчы-механизаторларның намус белән эшләвенә кадәр роль уйный. Мин гел үзем агроном, рәис булып эшләгән чакта “Татарстан” колхозында чылбырлы тракторда эшләгән мәрхүм Габделфәрт абый Миннемуллинны искә алам. Ул шулкадәр булдырып эшли иде, еш кына син уйлаганнан, син планлаштырганнан да күпкә яхшырак килеп чыга иде. Бу кешегә тикмәгә генә “Рәсәйнең атказанган механизаторы” исеме бирелмәгән дип нәтиҗә ясый идем. Бүген дә район кырларында шундый булдыклы егетләребез бар, әмма  әле, кызганычка, төрле очракларга юлыгасың. Кеше факторы турында сүз чыккан икән, шунысы сөенечле: бездә, шөкер, белгечләргә кытлык юк. Шулай ук механизатор-игенчеләр белән дә хәл кискен тормый. Кайбер районнарда бу яктан хәл шактый киеренке.

–Андый урыннарда куәтле, заманча техникалар белән әлеге проблемадан котылалар кебек...
–Мондый техникалар бездә дә заман таләбенә әйләнеп бара. Кеше факторы белән генә димим. Технология ягыннан алсаң да, әйтик, әлегә районда “Татарстан” хуҗалыгында гына булган “Джондир” комплексының мөмкинлекләрен генә алыйк.

Ул берьюлы бик күп функция башкара. Җирне тигезли, культили-йомшарта, тагын тигезли. 7-8 сантиметр тирәнлеккә  азотлы ашламаны салып калдыра, үсемлек, тамыр җибәрә-җибәрә, үзенә кирәк кадәр ашламаны ала, өстәвенә, чәчкән чакта ук орлык белән бергә шулай ук стартовый катлаулы ашламаны да кертә, тамырдан тукландыруда иң кулай алым бу, аннан катоклап та бара... Боларның бөтенесен берьюлы бер техника, бер механизатор башкара! Дөрес, соңыннан тагын бер кат каток кертү кирәк дип таптык. Аңлыйм, бу техника шактый кыйммәт, әле татарстанлылар алабыз дигәндә, дөресен әйтим, бик хуп та күрмәгән идем, әмма эшли-эшли ул үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте, шушы яктан үзен тиз аклый дигән фикергә килдек. Күп уңыш алу турында сөйлибез икән, тәвәккәлләргә дә туры киләчәк. Игенчелек бит ул шундый тармак: анда нәрсәнедер вакытында эшләмисең, өлгерми каласың икән, бик күпне югалтасың һәм әлеге оттырышны инде төзәтеп, үзгәртеп тә булмый. Җир хатаны кичерми, бракны кабул итми. Технологияне төгәл үтим дисәң, куәтле, көчле техника да кирәк, әле бер запас техникаң да булырга тиеш. Чөнки бер техника ватылса, бөтен “чылбыр” өзелә, монда инде куелган барлык хезмәтең-чыгымнарың җилгә очарга мөмкин.

–Соңгы елларда хуҗалыклар алдына ел саен бер ел-ел ярымлык терлек азыгы хәзерләү бурычы куела...
–2010 елгы корылыктан бирле шушындый бурыч куябыз. Быел да шундый максат куйган идек. Тик, дөресен әйтергә кирәк, мондый ук күрсәткечкә ирешә алмадык. Моның өчен һава шартларының бик тә уңышлы килүе кирәк. Ни генә дисәк тә, безнең күрсәткечләрнең 80 процентка якыны һава шартлары белән бәйле. Шуңа күрә быел ул чикне яулап булмады. Әмма хуҗалыкларда терлек азыгы белән проблема булмас дип уйлыйм, үткән елдан күп запас белән чыккан идек.

–Авыл хуҗалыгында, мөгаен, бер генә ел да үзгә проблемасыз калмыйдыр. Быел да игенчелектә корылык өлешчә зыян китерсә, терлекчелектә сөткә бәяләрнең кимүе, шактый түбәнәюе, безнеке кебек төп керем чыганагы сөтчелек булган районнарны, хуҗалыкларны шактый авыр хәлгә куйды.
–Инде зарланудан мәгънә юк, дөресен әйткәндә, югалтулар санап бетермәслек булыр иде, хөкүмәт ярдәме бик вакытлы булды. Өстәвенә соңгы вакытта сөт бәяләре күтәрелә башлады.

–Бу урында шушы көннәрдә Казанда үткән брифингта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның сүзләрен китерү урынлы булыр:

“Минем федераль хөкүмәткә сорау бирәсем килә: үзебезнең илдә 8 млн. тонна сөт җитми дип сөйләшәбез, ни өчен соң Татарстан чималына ихтыяҗ юк? Илнең бөтен ишекләре ачык, кем нәрсә кертәсе килә, шуны китерә. Ил базарын көйләсәләр, Татарстан сөтенең литрына 28-30 сум акча бирәчәкләр. Әгәр дә сөтнең бәясе җитештерүчеләрдән 25-27 сумга китә торган булса, ул хуҗалык итүче субъектларга киләчәктә бу юнәлеш белән шөгыльләнү өчен бик зур стимул булыр иде. Тик мин ышанычны җуймыйм, кайчан да булса, акылга килеп, Россия базарын ил күләмендә көйләрләр дип өметләнәм”.

–Әгәр шушы мәсьәләне хәл итә алсалар, без бик шат булыр идек, билгеле. Моннан бер-ике ел элек кенә сөткә бәяләр тотрыклы  булганда, авылда яшәүчеләр дә, хуҗалыклар да иркен сулыш алган, ныгыган иде бит. Ә бүген безгә мондый ышаныч бик кирәк. Әнә, әлеге дә баягы сөткә бәяләр тотрыклы тора башлауга, районда берьюлы берничә хуҗалык заманча терлекчелек комплекслары төзетү артыннан йөри башлаган иде. Кызганычка, бәяләрнең түбәнәюе аларны да уйланырга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә бүген фәкать “Кызыл юл”, “Татарстан” хуҗалыкларында гына эш бара. Соңгы вакытта “Игенче”дә эш үле ноктадан кузгалды.

–Базар авылда яшәүчеләрне дә үзе җитештергәнне сатарга өйрәнергә мәҗбүр итә дип күп сөйләшсәк тә, әлегә  моңа өйрәнеп җитә алмыйбыз шикелле...
–Юк шул, кызганычка. Бигрәк тә игенчелектә бу әйбер үзен бик сиздерә. Без гомер-гомергә игенчелектә терлекчелек аша табыш алырга дигән позициядә булдык. Бүгенгә кадәр ул үзен-үзе аклап килде. Әмма шул ук вакытта акча эшләүнең башка юлларын да эзләргә, файдаланып калырга кирәк. Әйтик, орлыкка үстереп сату белән бездә һаман да шул берничә хуҗалык кына шөгыльләнә. Быел ашлык бәясе чагыштырмача әйбәтрәк. Рапс уңышы да начар булмады, гектары да күп, бәясе дә әйбәт – моннан шактый акча эшләү мөмкинлеге бар. Рапска мөнәсәбәт үзгәрә барса да, әлегә люцерна орлыгы сату мөмкинлегеннән күпләр файдаланмый.

–Бәрәңге үстерүдән дә читләшеп барабыз...
–Быел аны өч хуҗалык үстерде. Уңышы начар булды димәс идем. Әмма бәясе без көткәннән түбән. Ә бит бәрәңгенең иң рентабельле культура булган еллары да әллә кайда түгел. Хәтерлим әле, 2008 елда без “Татарстан” хуҗалыгында 6000 тонна бәрәңге җыйнап алдык. Рекордлы күрсәткеч иде бу. Өстәвенә, бәясе дә әйбәт, бәрәңгене сеткалап түгел, КамАЗлар белән килеп алалар, унышар машина чират торып алып китә иде. Шул елда бер көндә 1 миллион сумлык бәрәңге саттык. Ул елны бәрәңге саткан акчага бернинди кредитсыз 400 башлык комплексны төзеп чыктык. Гаҗәп, шулай бит? Бүген мондый мөмкинлекләр юк, кызганычка.

–Игенчеләребез, терлекчеләребез өчен төп максат, төп бурыч нәрсә?
–Игенчеләребез өчен нәкъ менә технологияне төгәл үтәү, җир эшкәртү, чәчү, ашлама кертү, корткычлардан саклау гына түгел, аларны дөрес итеп, кирәгенчә куллану да хәлиткеч фактор булып кала. Кеше факторын да онытып булмый. Бар звенода, һәр кешенең нәтиҗәле эшләве кирәк. Терлекчелеккә килгәндә, төп бурыч – бездә нефть тә, башка казылма байлыклар да юк, безнең районның нефте – сөт. Шуңа күрә хуҗалыклар алдына быел ел азагына кадәр сөт җитештерүне 2017 ел белән чагыштырганда 7-10 процентка арттыруны максат итеп куйдык. Бу үти алмаслык сан түгел. Моның өчен бер сыердан сөт савып алуны арттырырга кирәк. Бездә моның өчен бөтен шартлар да бар, тик, кызганычка, бу уңайдан да күрсәткечләр шактый чуар. Мөмкинлектән кайтыш эшләүче хуҗалыклар күбрәк. Шулай ук баш санын арттыру, алда әйтелгәнчә, заманча комплекслар турында онытмаска кирәк. Газета укучыларыбыз дөрес аңласын, бәйрәм алды сөйләшүе булса да, проблемаларны онытып, ирешелгән кадәресенә канәгать булып кына утыру дөрес булмас иде. Республика күләмендә яуланган биеклекне югалтмау, үзебез куйган планкага җитү өчен кирәк бу кадәресе. Шулай да әңгәмәмне авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләргә, аларга хезмәт күрсәтүчеләргә  рәхмәт сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Алга таба да аңлашып, бер максатка тупланып эшләргә язсын!

 


Саннар үзе сөйли:

 

  • Быелның тугыз аенда район буенча 57 мең 592 тонна сөт җитештерелде. Бу үткән елның шул чорыннан 3579 тоннага артыграк.
  • Шушы чорда үткән елгы күләмдә – 5135 тонна ит җитештерелде, мөгезле эре терлекләрдән уртача 770 грамм тәүлеклек артым алынды.
  • Игенчеләребез барлыгы 93 мең 194 тонна икмәк җыйнап алды. Һәр гектардан уртача уңыш 30,3 центнер.
  • 211 гектарда үстерелгән бәрәңгенең тулай җыемы 6534 тонна булды. Һәр гектар 309,6 центнер уңыш белән сөендерде.
  • Кышлату чорына район хуҗалыкларында 86 мең 655 тонна силос, 20 мең 918 тонна печән, 152 мең 530 тонна сенаж, 25 мең 346 тонна салам хәзерләнде.

 

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы