Шөкер итәр сәбәп бар яки җир кадерен кем белә?
Август башлары иде. Район үзәгенә барыш. Күрше Тимирязев исемендәге хуҗалык биләмәсенә җиткәч, җизни: “Карагыз әле, әнә, ничек шәп итеп эшкәрткәннәр бу җирне”, – дип безнең дә игътибарны юлдан читкә борды.
Җирме-җир, сукаланганмы-сукаланган кебек. Юк шул, кемгәдер бу шулай. Тик үзе дә кайчандыр кырларда эшләгән, кырык елдан артык тракторчы булган кешегә генә түгел. Без бу теманы куертмасак та, ул дәвам итте:
– Шулай яхшы итеп эшкәртелгәнгә, кырлары да менә шушындый була инде аның! – Баксаң, без янәшәдә генә, шулай ук юл буендагы сап-сары булып өлгереп утырган, бер сыңар чүбе дә булмаган көзге бодай басуы турысыннан үтеп барабыз икән.
Балтачка барып җиткәнче сүзебез шул җир тирәсеннән ерак китә алмады.
– Малмыжга төшкән идем, – дип дәвам итте ул. Мәтрүшкәгә дисә дә, төп сәбәп аңарда түгел, үзе гомер буе эшләгән “Агрохимсервис” җәмгыятеннән соңгы ун елда җизниләрне шушы райондагы бер хуҗалыкка язгы-көзге кыр эшләре чорында командировкага җибәрәләр иде – әнә шул эшләгән басуларын бер карап кайту өчен, сагынып төшүе икәнен барыбыз да белә. – Без эшләгән җирләргә башка хуҗалар килгән... Инвесторга җир кирәкме инде, адәм көлкесе, бөтенләй эшкәртмичә генә чәчкәннәр, бөтен басуларын чүп баскан, игене күренми дә... Элекке җитәкчеләре N. нишли икән инде, бар кайгырганы: “Без пенсиягә киткәч, бу җирләр нишләр?” – дип шикләнә иде. Белеп курыккан икән...
Гомере буе намус хөкеме белән эшләгәнгә һәм яшәгәнгә “законный” кушаматы тагылган җизнинең ачу-үпкәсенә чик-чама юк иде бу вакытта һәм аны аңлап та була иде. Җир эшендә, гомумән, авыл хуҗалыгында фанатлар гына эшли ала шул. Аларга җире дә, басуы да, техникасы да... – барысы да кадерле. Әнә шул фанатизм дигәнең кайчакта теориядә бик шәп булып күренгән яңалыклар белән бәрелешә дә инде. Җизни әйткәннәр дә әнә шуның бер чагылышы.
Моннан дистә еллап элек җирнең өсте катын гына эшкәртү идеясе үзенең икътисадый яктан өстенлеге, тизлеге, уңайлыгы белән күпләрнең игътибарын җәлеп иткән мәлдә, каударланып, җирне сукалаудан бөтенләй баш тартучылар, хәтта сукаларны сатып, металлаломга тапшырып бетерүчеләр булды. Өстән шулай кушылгангадыр инде, бәлки, чыннан да, шулай әйбәтрәк булачак дип артык ышангангадыр, районнарда да бу идеяне алга сөрделәр. Әмма җиргә якын булган хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары гына нигәдер ашыкмады...
– Дөрестән дә, кызыктыра торган метод бу, әмма... – диеп тартышканнар арасында “Татарстан” хуҗалыгының ул чактагы җитәкчесе Рамил Нотфуллин да бар иде.
– Безнең районда барыбер эш сукаларны сатуга кадәр үк барып җитмәде, – ди бу хакта фикерен сорагач, Рамил Рәшитович. – Мин ул чакта да әлеге яңалыкка тулысынча каршы түгел идем, әле дә һәркайсының авыл хуҗалыгында үз урыны бар, берсеннән дә кул селтәп булмый дип саныйм. Безнең туфракта җирне яхшылап эшкәртмичә, күп уңышка өметләнеп булмый. Шуңа да, ниндидер боерык бирмичә, урыннардагы агрономнар, җитәкчеләр үзләренең җирләрен, басуларын әйбәтрәк белә дигән фикердә торам. Шул ук вакытта тирәнәйтеп эшкәртүне таләп итә торган аерым культуралар бар, аларда сукалау мәҗбүри. Әйтик, борчакка бик йомшак җир кирәк, органик ашлама кертелгән басулар, кукуруз үстерелгән урыннар (кукуруздан соң җирне эшкәртү бик авыр)... Әйләндермичә эшкәртелгән басуларны да дисклы тырмалар белән йомшартырга, кимендә дүрт-биш елга бер мәртәбә тирәнәйтергә кирәк дип саныйм. Барлык хуҗалыклар да диярлек шушы принцип белән эшли. Әйбәтрәк эшләгәннәр уңышны да күбрәк ала. Ни генә дисәк тә, җир кадерләгәнне ярата, бер сыйфаты бетә икән, аны тиз генә элекке хәленә кайтарам димә... Урыннардагы җитәкчеләрнең, белгечләрнең шуны истә тотуы бик мөһим.
Җир кадерен белгәннәр шулай эшли дә. “2016 елда без басуларның – 90, үткән ел 80 процентын сукалаган идек, быел инде яртысын гына сукалатырбыз дип уйлыйбыз. Шушы ике-өч елда барлык басулар диярлек бер кат шулай йомшартылып чыкты дисәң дә була. Сукалауның бер өстенлеге чүпкә каршы көрәш булса, икенчедән, язын җир тиз өлгерә, иртәрәк эшкә керешергә була, шул ук вакытта дым да күбрәк саклана, ә әйләндермичә эшләгәндә басулар тигезләнә, нәтиҗәдә орлык тигез чәчелә, тигез тишелә – икесенең дә үз плюсләре бар инде. Басуның торышына карап, дөресен сайларга, вакытында чиратлаштырырга гына кирәк”, – ди райондагы иң тәҗрибәле агрономнарның берсе, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев.
Бүгенге көн белән генә яшәмәгән һәр урында җирне аңлап, саклап эшләргә тиешләрдер инде ул. Җиргә кадер булсын өчен аңа хуҗалар – чын хуҗалар кирәктер. Бер көнлек хуҗалар түгел. Шөкер, бездә әле бу яктан шөкер итәр сәбәп бар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев