Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәрифулла Гарифуллинның авыр эшкә – беләге, кыюлыкка йөрәге бар

«Дуслык» җирлегендә урып¬-җыю турында сүз алып барганда, белгечләр бер авыздан Түнтәр амбар хуҗалыгы, аның җитәкчесе Шәрифулла Гарифуллин турында бик җылы сүзләр әйттеләр.

Очрашу барышында хужалык җитәкчесе Рамил Гыйльмуллин: - Шәрифулла ага намуслы, һәрдаим җаваплылык тоеп эшләүче хезмәттәшебез, - дип билгеләп үтте. - Ашлык киптерү агрегатының 20 метр биеклектә урнашкан электр двигателен берүзе алыштырып төшә, бер эшне дә минеке түгел дип читкә этәрми, - дип аның эше белән соклануын белдерде.
Макталган хезмәткәр белән танышу өчен ындыр табагына юл тоттык. Амбар территориясенә килеп керүгә, андагы чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Ачык һавада ашлык көшелләре дә ятмый. Амбар хуҗалыгы уртасында урнашкан 18 метр киңлектә, 60 метр озынлыкта ике зур бина барлык ашлык һәм чәчү орлыгын сыйдырып бетерә икән. Ул арада амбар хуҗалыгы җитәкчесе Шәрифулла Гарифуллин үзе килеп җитте. Әңгәмәнең башында ук аның яше белән кызыксынам. - Мин инде 1946 елгы, - диде ул. Минем гаҗәпләнүне күреп, көне буе саф һавада җәяү йөреп, картаерга вакыт юк, дип елмая ул. - 22 ел инде шушында, һәр көнне иртәдән эшкә йөгерәм, - ди. Урып-җыю чорында эшләре бигрәк тыгыз, кайткан уңышны киптерү, фураж һәм утырту орлыгын әзерләү - боларны бергә алып баралар икән. Амбарга кайткан икмәк аралап, тиешлесен киптереп, чистартып, саклау урынына салгач кына чын мәгънәсендә ашлык була шул.
- Эш ике сменада оештырылган, 2 шофер, 6 машинист хезмәт куя. Фәргать Вәлиуллин амбарда иң озак эшләүчеләрнең берсе, Олег Исаев Урта Көшкәттән килеп эшли, бик тырыш. Илшат Мотыйгуллин да монда 20 ел хезмәт куя, белеме буенча агроном, орлыкны булдыручы ул. Расил Закиров «АВМ» агрегатына клуб мөдирлегеннән килде, икенче елын тырыша-булдыра, Алмаз Нәбиуллин суыру-төяү агрегатларын биш бармагыдай белә, булачак агроном Ислам Мөхәммәтгалиев, инженерлыкка укучы Рәдис Зариповлар бүгеннән булачак хезмәтләрен күреп эшлиләр. Рафис Хәбибуллин - «ГАЗ-53», Сергей Петров «ЗИЛ-130» машинасында көндәлек монда хезмәттә, - дип санап китте мөдир. Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, орлык әзерләүне инде урып-җыю чорында тәмамлыйлар икән. Амбарда җәйге чорда эшләүчеләребез арта, бигрәк тә мәктәп укучыларының ярдәме зур, - дип билгеләп узды ул.

Кыска ял вакытында (рәсемдә, сулдан уӊга) Нәзилә Шәрәфиева, Әдилә Гомәрова, Зөһрә Газыймова, Дилә Нурзадина белән әӊгәмә корып алдык. - Ел саен амбарда эшлибез, үзебезгә тотарга акчасы да була, - диләр кызлар.
Амбар мөдире белән гәпләшә торгач, аныӊ тормыш иптәше СССР Югары Советы депутаты, озак еллар Урта Көшкәт авыл Советы рәисе булып эшләгән Рүзилә Кашапова икәне ачыкланды. Үзем район башкарма комитетында эшләгән чорда аныӊ белән бергә кулга-кул тотынып эшләгәнлектән, хатирәләрне бергәләп яӊарттык. Алар өч ул үстергәннәр, берсе авылда, мәктәптә автобус шоферы, икесе Казанда эшлиләр. Шәрифулла ага Түнтәр сигезьеллык мәктәбен бетереп колхозда чыныгу алгач, 1965 елда Совет Армиясе сафларына алына. З ел хезмәт итеп кайткач, Чепьядан кайтарткан, «Урал-ЗИС» маркалы таралган машина бирәләр. Монысы сынау өчен булгандыр, ди Шәрифулла ага. Үҗәтләнеп, машинаны яӊабаштан җыеп чыга, әле шуннан соӊ да 5 ел анда эшли. Нәкъ шул чорда аныӊ күзе Алабуга культура-агарту институтында читтән торып укучы, авылныӊ мәдәният йорты директоры Рүзилә Кашаповага төшә. Егет ничек итсә итә, чибәр, кечкенә генә гәүдәле, инде фермада да эшләп чыныгу алган кызны 1969 елда өенә килен итеп алып кайта. Шушы елны Рүзилә Кашапованы Урта Көшкәт авыл Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлыйлар. Аны райкомга таныштырырга алып барган, «Дружба» колхозыныӊ ул чордагы председателе Габделхәй Гозәеровны, - бу кечкенә кыздан эш чыгармы, - дип шөбһәләнеп сорап каршылыйлар. Туры сүзлелеге белән дан тоткан Габделхәй ага аптырап тормый, аныӊ канында авыл Советы председательләре каны ага, нишләп булдырмасын, булдырыр, - дип җавап бирә. Дөрестән дә, Рүзилә ханымныӊ әтисе Кашаф Шәмсетдинов шушында авыл Советын җитәкләгән, ә әтисенеӊ апасы Фаизә апа дәһшәтле сугыш елларында авылда Совет председателе булып эшли. Җитәкчелек эше бервакытта да җиӊел булмый, авыр чаклары күп була. Рүзилә Кашапованыӊ хезмәтен күреп, аны СССР Югары Советы депутатлыгына тәкъдим итәләр. Тормыш иптәше депутат булып сайлангач, Шәрифуллага да эш арта, аныӊ шоферы булып төрле җирләрдә еш булырга туры килә. Ул чорда Рүзилә Кашапова районда төрле төзелешләрне планга керттерү буенча гаять күләмле эш башкара. СССР Югары Советы депутаты мөрәҗәгате белән районда төрле төзелешләр алып барырга өстәмә мөмкинлекләр туа. Түнтәр урта мәктәбе һәм авыл Советыныӊ 2 катлы биналары, Урта Көшкәт мәдәният йорты, андагы кибет, яӊа күперләр, Чепья музеена яӊа бина салу өчен рөхсәт алу - болар ул чорда аныӊ ярдәме һәм тырышлыгы, район җитәкчелеге белән бергәләп эшләгән эш нәтиҗәсе. Шәрифуллага тагын бер эш өстәлә, әле дә шул депутат запросы белән колхозга кайткан автобуска көйләп, аны утырталар. - Ул чорда айга 30-40 сум акча чыга иде, автобуста эшләтер өчен миӊа рәис Габделхәй Гозәеров үзе алган кадәр хезмәт хакы - 120 сум билгеләде, - ди ул. Дөрес, эше дә арта, көндез колхозда, әле читтән көн саен диярлек ерак юлга барырга сорап торалар, төнлә тирә-якта кем авырый, хастаханәгә алып барырга кирәк. Туй, бала алып кайту, нинди генә эш кушылса да карышмый ул. Шулай 15 ел автобуста гомер узып та китә. 1995 елда ул чактагы колхоз рәисе Наил Гәрәевич (озак та үтми мәрхүм була, урыны җәннәттә булсын), аныӊ ай-ваена карамыйча, кулына амбар һәм склад ачкычларын тоттыра. Менә ул вакыйгадан соӊ да көндәлек хезмәт белән 22 ел узган да киткән. 2002 елныӊ көзе Шәрифулла Гарифуллинга зур хәсрәт китерә. Каты авырудан тормыш иптәше Рүзилә Кашапова яшьләй вафат була. - Түздем, - ди ул вакытларны искә алып. - Эш мине төрле начар гамәлләрдән, эшләрдән саклады, бар буш вакытымны аныӊ белән тутырдым. Әмма төннәрен ялгызың һич уздырып булмый, күзгә йокы керми, баш төрле фикерләр белән кайный икән, ди. 6 елдан соӊ, 94 яшьлек авыру әнисен тәрбияләргә кайткан Рәйхана Нуруллина белән кушылалар.
- Рәйхана хәзер хуҗалык ашханәсендә эшли, ике йортка да өлгерә. Тормыш шулай икән, ничек кенә булса да яшәргә омтылырга кирәк. Тормышны ярату, үзеӊнеӊ кирәклегеӊне тоеп эшләү, хезмәттәшләреӊнеӊ ихтирамын тою - болар алга бару өчен иӊ кирәкле алшартлар, - дип сүзен тәмамлады ул. Бер минут тын торгач, «минем турыда Сез язмагыз инде, әмма мәрхүмә иптәшем хөрмәтенә Түнтәр мәктәбенеӊ стенасына «Бу мәктәп СССР Югары Советы депутаты Рүзилә Кашапова ярдәме белән салынды», дигән кечкенә генә истәлек тактасы булдыруда ярдәм итсәгез, аныӊ рухы шат булыр иде», диде. Шулай дип әйтте дә, «АВМ»ныӊ тавышы дөрес чыкмый, барыйм әле, дип ул җитез генә амбарныӊ икенче башына юл алды. Яшьләрдәй нык атлаучы, тырыш, тынгысыз, авыл кешесенеӊ иӊ яхшы сыйфатларын чагылдыручы Шәрифулла аганыӊ артыннан карап, «озак еллар сыгылмыйча эшләргә, сер бирмичә яшәргә насыйп булсын Сезгә», дигән теләкләремне күнелдән кабатладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250