Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шыткан бәрәңгене утыртырга ярыймы?

Орлыкка дип саклаган бәрәңгедә кайвакыт ак озын шытымнар үсеп чыга.

Орлыкка дип базга салган бәрәңгенең вакытыннан алда үреп ятуы бик әйбәт түгел. Күрәсең, базда бик җылы һәм юеш булгандыр.

Сезгә бары тик бәрәңгене шытымнардан чистартырга һәм базыгызда температураны төшерергә генә кала. Баз эче бераз салкынайсын өчен аны кичтән, яки төнлә ачык тотарга кирәк. Орлыкка дигән бәрәңгене 2,5-4 градуста саклыйлар.

Язны утыртырга 25-30 көн кала, әгәр уңышны иртә алырга уйласагыз, бәрәңгене 18 градус җылылыкта якты урында шыттырырга киңәш ителә. Бу очракта саклый торган урында төнлә 6 градустан да салкын булмаска тиеш.

erid: 2VtzqwTSgT9

Әгәр инде болай итеп шыттырыр өчен мөмкинлек юк икән, утыртырга 5-6 көн кала, бәрәңгене тартмаларга салып, җылы, якты урынга куярга кирәк, дип яза Кызыл таң.

 
 
Фото: boilfood.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге Бәрәңге утырту

erid: 2VtzqwTSgT9