Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сорнай»лыларның «Йолдыз»лары 43 бөртек (+фоторепортаж)

Җәйнең нәкъ уртасында басу-кырларда комбайн гөрелтесе ишетелә башлау безнең өчен гадәти хәл иде. Ләкин быелгысын түземсезлек белән көтеп алырга туры килде. Чөнки бертуктамый яуган яңгырлар ашлыкның үсүенә киртә булмаса да, өлгерү чорын соңартты. Шулай да, бөтен тырышлыкны бер йодрыкка туплап, игеннәрне урып-җыюны кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга кирәклеген "Сорнай"лылар аңлый...

АРЫШ ЧӘЧСӘҢ - КӨЛГӘ ЧӘЧ


«Сорнай» җәмгыятенең баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов белән хуҗалыкның иген кырларында йөрибез. Быел һәрберсе 600 гектарда арыш, арпа, көзге бодай чәчкәннәр. Шулар арасыннан елның бигрәк тә көзге бодай өчен уңышлы килүен ассызыклый баш агроном, әлеге культураның "Льговская-4" сорты кайбер басулардан 50-55 центнер уңыш биргән.


Әле җыелып алынмаган иген кырларына да ревизия үткәреп алдык. Узган ел бодайның "Йолдыз" сортын 4 гектар мәйданда симәнә өчен генә чәчкән булганнар, шуннан җыеп алынган ашлык быел 45 мәйданда чәчәргә җиткән. Кызык өчен генә бик зур уңыш вәгъдә итүче әлеге бодайның бер башагын алып, бөртекләрен санап карарга булдык. 20... 30... 40... дип санап китте Фәрит абый һәм 43 дип тукталды. - Гадәти башакларда 32шәр тирәсе була, сөбханалла бу дип, - горурлануын да яшермәде. - Аллаһы боерса кимендә 50 центнер тирәсе уңыш алып булыр биредән. Дөрес, уңышны иген кырында түгел, ә амбарда санарга кушалар бит әле, - дип тә өстәп куйды.
Урып-җыю эшләре гөрләп бара дип кенә башка эшләргә салкын карамыйлар биредә. Чәчү эшләренә дә уңышлы кереп киткәннәр, инде 105 гектар мәйданда "Память Кунакбаева" сортлы арышны агулап, микроэлементлар кушып чәчәргә дә өлгергәннәр. - "Арыш чәчсәң - көлгә чәч", диләр, тик бер әйбәт яңгыр явып узса, бер дә начар булмас иде бит ә, аңа карап бернинди зыян булмаячак игеннәргә, ә менә туфракка салынган орлыкка ул бик кирәк, - ди Фәрит абый коры басуга ишарәләп.


Әтисеннән трактор серләренә өйрәнеп калган Николай Анатольевич Ходайдан бирелгән тракторчы, - диде баш агроном "ДТ-75" белән чәчү эшләрен башкаручы Николай Петров белән таныштырып. - Әлеге эшне теләсә-кемгә ышанып тапшырып булмый, ә менә Николай тел-теш тидерми торган итеп башкарып чыга, - дип тә өстәде ул. - Район башлыгы кушканча, чәчү эшләрен аркылыга да буйлыга да башкарабыз, - дип чәчкеч артыннан җептәй сузылып киткән эзләрне күрсәтеп аңлата баш агроном. Әлеге алым ярдәмендә уңышның да бермә-бер артык булачагына ышанычы зурдан аның.


ЫНДЫР ТАБАГЫНДА 30 ЕЛ


"Сорнай"лыларның максатчан эшләүләре ындыр табагында ук үзен сиздерә. Иген басуы - ындыр табагы конвейерында өзеклекләр булмасын өчен алдан ук хәстәре күрелгән - эш иртә таңнан кичке караңгыга кадәр ике сменада оештырылган. Бирегә ашлыкны 3 "КамАЗ" һәм бер "МТЗ-1221" тракторы ташый. Аларда Дмитрий Дьячков, Рафаэль Вәлиев, Евгений Егоров һәм Илдар Габдрахмановлар тырышып хезмәт куя. Ә "Сорнай" җәмгыятенең ындыр табагы менә инде 30 ел Рәфкать Фазылҗановның (рәсемдә Рамил Габдрахманов белән) ышанычлы кулларында.

Биредәге һәрбер үзгәрешне, яңалыкны ул сөенеп кабул итә. - Җәйге чорга комбайннар ничек әзерләнсә, амбарда да шундый ук әзерлек эшләре алып барыла. Быел менә яңа төягеч алган идек, җитәкчелектән тагын бер шундыйны алуларын сорадым, - ди амбар мөдире. Аның кул астында 23 кеше тырышып хезмәт куя. Тик менә эшләргә килүче мәктәп укучылары гына юк икән һәм мондый хәл соңгы 2-3 елда күзәтелә башлаган. Элек бит мәктәп балалары урып-җыю чорын түземсезлек белән көтеп ала иде. Җәй көне эшләгәннән соң белем бәйрәме көнне хуҗалык җитәкчесеннән акчалата бүләк алу үзе бер горурлык бит.
22 август көнне "Сорнай"ның ындыр табагында төп эшләрдән тыш ашлык бирү дә өлешчә башкарыла иде. Гомумән алганда, җәмгыятьнең Балтачтан кала башка авылларында халыкка ашлык бирелгән инде. Бу ялларда балтачлылар да икмәкле булачак икән.


ИЛДУСТАН РЕКОРД - 150 ТОННА


"Кыр корабы"нда 38нче сезонын эшләүче Илдус Хафизов быел рекорд куйган, бер көнгә 150 тонна ашлык суктырган.


- 7нче сезонымны эшли торган "Акрос"ым 4нче комбайным инде. Аңарчы "СК-4", "Колос", "ДОН-1500" "кыр кораблары"н иярләдем. Ә остазым Габделхәй Гайфетдинов иде. Инде үзем дә бик күп ярдәмчеләр белән эшләдем, тик комбайнчы булып калганнары гына юк, - дип шаярта Илдус абый. Алдынгы игенчебез быелгы елның сабан культураларына уңышлы килүен ассызыклый. - Җәй яңгырлы булды, тик җылысы булмады, шунлык белән игеннәр дә соңлап өлгерде, - ди ул. Урып-сугу эшен уңышлы башкарып чыкканнан соң "Т-150"се көтә аны, тракторы белән киләсе ел игеннәре өчен җир хәзерләргә керешәчәк ул. Нәрсә генә дисәң дә, бер булганнан була инде. Үзе ура, сугара, үзе төяп җибәрә...


НИГЕЗ ТАШЫ - БАСУДА


Без килгән көнне (22 август -З.Ф.) комбайннар Сорнай басуында эшли иде. Әлеге иген кыры кайчандыр Ленин исемендәге хуҗалык булып йөргән "Сорнай"ның нигез ташы да булып тора икән. - Шушы басу атамасыннан алынган Сорнай исеменең төп мәгънәсе күмәкләшеп эшләү дигәнне дә аңлата, - ди баш агроном. Исеме җисеменә туры да килә, әлеге басуда берөзлексез, күмәкләшеп эшлиләр. Комбайнчылар Илдус Хафизов, Рифат Хәлилов, Альберт Шәриповлар соңгы көннәрдә һәркайсы 100әр тоннадан артык ашлыкны ындыр табагына озаткан. Айдар Сафин да алардан калышмый тырышып хезмәт күрсәтә. Әлеге уңышларына күзләр генә тия күрмәсен дә, техника ватылмыйча, исән-сау эшләп чыга күрсеннәр.

Сыйфат комиссиясе белән Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА йөрде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев