Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сосна» хуҗалыгында әлегә кадәр сыерлар өчен җәйләү сакланган (+фоторепортаж)

Моннан күп еллар элек һәр күмәк хуҗалык, көннәр уӊайлануга савым сыерларын җәйләүгә («җәйге лагерь») куалар иде. Нигәдер, еллар үткәч терлекчелектә бу алым онытылды. Ә менә «Сосна» хуҗалыгында элегә кадәр җәйләү сакланган.

«Савым сыерлары май урталарыннан көзгә кадәр саф һавада тәрбияләнә, моныӊ күп уӊай якларын күрәбез», ди хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков. Саф һава, ирекенлек, һәр көнне электр, техника чыгымнары тотып тирес түгәсе юк. Азыкларны биргәндә дә тракторлар белән ташу уӊайлы. Алдагы елларда терлекчеләр савым аппаратлары белән сөтне бидоннарга савып, ташып азаплансалар, хәзер эш көйләнгән, үзәкләштереп сөт саву системасы җайга салынган. Чыгымнар 1 млн. сумнан артык булса да, сөтнеӊ сыйфаты һәм күләме артуын, хезмәт кешесенеӊ эш шартларын яхшыртуын күзалласак, бу чыгымнар бушка китмәгән. Барлык карда әйләнәсе яӊадан корылган, терлек йөрер өчен мәйдан зурайтылган. Терлекләрнӊ тоякларын кисү җайланмасы да килгән монда. Таналарны да хәзер көтүчегә түгел, «электропастух» дигән җайланмага ышанып тапшырганнар. Чыбык тартып әйләндереп алынган мәйданда таналар үзләре иркенләп йөриләр. Кичә узан терлекчеләр бәйрәмендә «Сосна» күмәк хуҗалыгы сөт җитештерү һәм сатуда алдынгы хуҗалыклар исемлегендә аталды. Димәк, бу җиӊүгә элекедән калган, онытылмаган, заманга яраклаштырган терлекләрне тәрбияләү алымнары да ярдәм иткәндер, дип әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250