Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт чишмәсе кышын саекмасын

Яңа гына аяк баскан 2022 елны тәмамлау алдында торабыз. Күпләр инде узып баручы елга беренче нәтиҗәләрен дә ясый башладылар. Район хуҗалыкларында да ел дәвамында тырышып эшләгәннең соңгы нәтиҗәләрен фаразларга инде мөмкинлек бар.

Сөт җитештерү районның, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы итүдә иң мөһим тармак, шунлыктан бу мәсьәлә көн үзәгендә тора. Елның унбер аенда район күмәк хуҗалыкларында (шәхси хуҗалыклардан тыш) барлыгы 104445 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 9810 тоннага артык. Иң күп сөт «Кызыл юл» һәм «Татарстан»да – 10691-10023 тонна савылган. «Дуслык», Тимирязев исемендәге һәм «Игенче»  хуҗалыкларында   бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр, аларда бу чорда 7108-6660- тонна сөт җитештерелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда иң зур үсеш «Игенче», «Кама» һәм «Сосна» хуҗалыкларында – ул 33-19  процент тәшкил итә. Районның  бары бер хуҗалыгы – Тукай исемендәге хуҗалык кына алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда начар эшләде, бары 2358 тонна сөт җитештерелде. Болай да булмаган сөтнең күләме 165 тоннага кимегән. Бу аяныч хәлнең сәбәпләрен кабат-кабат язудан хәзер берни дә үзгәрмәгәне көн кебек ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы