Авыл хуҗалыгы
Сөт киметеп акча югалтабыз
Көннәрнеӊ яӊгырлы булуы һәм шунлыктан савым сыерларыныӊ рационыӊ яшел азык белән баету кыенлашу районда сөт җитештерү күләме кимүенә китерде.
16 сентябрь көненә алдагы көнгә караганда 20 хужалыкныӊ 13ендә сөт саву кимеде. Ай башы белән чагыштырып караганда, чигенеш тагы да зурырак, район буенча көндәлек 7780 килограмм сөт ким савып алына. Дөрес, сөт сату алдагы ел белән чагыштырганда күпкә артык, бу чорда 26 843 килограмм сөт күбрәк сатыла. Үсешнеӊ иӊ зурысы - «Татарстан» хужалыгында, монда узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда 4682 кг. сөт артык тапшырыла. Тимирязев исемендәге хуҗалыгында сату 2449 кг. артык. Шулай ук «Яӊа трмыш», «Дуслык», «Смәел», «Труд» күмәк хужалыкларында үсеш сизелерлек, аларда 2275-2100 кг. сөт артык сатыла. Бүгенге көӊдә хужалыкларныӊ икътисадына терлекчелек, ә аныӊ нигезен сөт җитештерү, барлык керемнеӊ 80 прценттан артыгын кертә икән, димәк аӊа игътибар да зур булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев