Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Субаш басуларында (+фоторепортаж)

Моңа кадәр бер дә быелгыдай соңга калган урып-җыю чорында кырларда булырга туры килмәгән иде. Тукай исемендәге хуҗалык басуларына сентябрь уртасында - уракның соңгы көннәрендә бардым.

Берничә көн тоташ диярлек яуган яңгырлар басу юлларын шактый талкыса да, әле кырларда комбайннар мәшәкатьсез-тоткарлыксыз йөри ала икән. Алай гына да түгел, комбайнчыларга сентябрь ни, август ни, барыбер, икенче көн рәттән аяз булган һава торышына сөенеп, мәш килеп эшләүләрен беләләр иде.
Хуҗалык җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиев та, баш агроном Рафил Ногманов та кырдагылар хезмәтеннән бик канәгать. Мин барганда арыш басуында биш комбайн суга, берсе теземнәргә ега иде. "Барысы да үзебезнең егетләр, бик тәҗрибәле, кырга чыкканнан бирле бик тырышып эшлиләр", - ди Рамил Наилевич. Мөдәррис Нәҗипов (ярдәмчесе Вадим Иванов), Илвир Васильев (Айрат Маннанов), Сергей Ильин (Артем Степанов), Рузил Ильин (Альфред Иванов), Алмаз Әсхадуллин (Илназ Әсхадуллин), Сөнгатулла Хәкимовлар хуҗалыкның алыштыргысыз комбайнчылары гына түгел, сезон тәмамлангач, кайсы тракторда, кайсы фермада - барысы да ел әйләнәсе эштә икән. Ярдәмчеләре турында аеруча өметләнеп, куанып сөйләде җитәкче. Күбесе СПТУларда укый икән, булдыра торган егетләр, ничек тә аларны кире үзебезгә кайтарасы иде ди ул.
КамАЗ шоферлары Гамил Ибәтуллин, Мәлик Нәҗипов, Рифат Гафурҗановлар ашлык ташуда өлгерлек күрсәтсә, Юрий Антонов, Ришат Шакировлар салам рулонлауда, Дилүс Нәбиев салам ташуда, Олег Степанов, Илнур Ильин, Зәкәрия Муллагалиевлар җир эшкәртүдә, Хәлил Гыйльмуллин чәчүдә , Фаил Әхмәтшин орлык ташуда тырышып хезмәт куя. Алар һәммәсе үз эшенә өзеклек китермәгәндә генә уртак нәтиҗә матур, комплекслы килеп чыга шул. Хуҗалыкта әлегә сугып бетерелмәгән арышлары һәм 150 гектарда бодайлары бар. Сүз уңаеннан әлеге бодай басуының чисталыгы соклана торган. Юкса, соңгы яуган яңгырлардан соң хуҗалыкларда игеннәре егылган участоклар да булды, егылуга, билгеле, чүп үлән дә көтеп кенә тора. Ә монда ауган сабак та юк, күз күреме ераклыкта да ник бер чүп үләне булсын! Гомумән, башка хуҗалыклардагы кебек үк, тырыш кешеләре, матур хезмәт нәтиҗәләре белән сокландырдылар Субашта. Бу хакта тулырак итеп газетабыздан укырсыз һәм, билгеле, сайтыбызда да алга таба танышырсыз әле.
Шунысын гына әйтик, субашлыларны кырда гади агитбригада гына түгел, "Мунча ташы" үзе сәламләгән! Кем белә, бәлки әле алга таба репертуарларында иген кырларыннан миниатюралар да пәйда булыр...
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250