Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Шундый уңган инде без!»

«Хезмәт кешесен данлыйбыз» бәйгесендә өченче урынны яулаган Мөдәрисовлар шулай ди

Мансур абый, Булат, Фәдил, Фәзил... Әниләре Альфира, әбиләре Зөлфия, абыйлары Фәрит... Гаиләдә менә шуның кадәр кеше алар. Әтиләре ике улы белән «Яңа тормыш» җәмгыятендә эшли, ә калганнары хуҗабикә-хуҗалар. Мансур абый көзен урып-җыюда катнаша, елның башка фасылларында фермада терлекләр карый. Егетләр исә бик уңган, җәмгыятьнең басу-кырларын куәтле техникаларда иңлиләр, бәйгеләрдә дә катнашалар, абзар тулы мал-туар, — анысына да өлгерәләр. Газетага мәкалә язу өчен очрашуга да алар мал карагач, төштән соң гына килә алабыз, диделәр. Менә шушы кырык төрле һөнәрне дә үзләштерә алырдай егетләр Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә катнашып, Саба, Актаныш районнарыннан гына калышып, өченче урынны алдылар.

— Бу ярыш быел уналтынчы тапкыр үтте, — ди Булат. — 25-26 октябрь көннәрендә Саба аграр көллиятенә җыйналдык. Беренче көнне теоритик өлеше булды, сорауларга җавап бирдек, аннан практик өлешен үттек. Анысы инде комбайн төзелеше буенча, детальләрне сүтеп-коруга юнәлдерелгән иде. Бу бәйге оештырыла башлаганнан бирле катнашабыз инде, берсендә Кукмарада Янилдә янә өченче урынны алдык. 

— Үзегез кызыксынып катнашасызмы, әллә этәрүчеләр бармы, дип сорыйм.

— Әлбәттә инде, җәлеп итәләр. Быел да районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән Ришат шалтыратты да, быелгы урып-җыюда күрсәткечләрегез дә югары (бу ярышка хезмәт күрсәткечләре югары булганнарны гына алалар. ав.), әйдә, сезне тагын ярышка әзерлик әле, диде. Берсүзсез риза булдык, барган-күргән бар, беренче генә катнашу түгел, заявканы җибәрде дә, 40 кеше арасыннан 15не сайлап алганнар, алар арасында без дә бар, — ди Булат.

Бәйге таләпләре әллә ни катлаулы булды дип әйтми егетләр, шул өлкәдә эшләгәч авырлыгын сизмәдек, диләр. Бездән әллә ни осталар да бар иде дип әйтә алмыйбыз, дип тә өстәделәр. Беренче көн ярыш таләпләрен ерып чыксалар, икенче көнне бүләкләү, бәйрәм өлеше булган. Яшь комбайнчы Булат Мөдәрисовка Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Диплом тапшырды, «АРТ» ширкәте директоры Р. Нурмөхәммәтов та өченче дәрәҗә диплом белән бүләкли үзен. 20 мең сум акча да бүләк итеп бирелә, энесе Фәдил ярдәмчесе булып барган, аңа да проф-союздан 5 мең сум акча бирәләр. Булатны РФ Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Татарстандагы профсоз комитеты намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләгәне өчен Мактау таныклыгы белән дә бүләкли.

Уңган-булган егетләр, әйткәнебезчә, әтиләре белән бергә дистәгә якын терлек асрый, сыерын да, үгез малын да хәйран әйтә, техникалары да күп.

— Трактор ише авыл хуҗалыгы техникаларын тотылганны алабыз, — диделәр. — Һәр йорт тирәсендәге эшләрне шул техника белән башкарабыз, йомышы төшкәннәргә булышабыз.

erid: 2VtzqwTSgT9

Киләсе елда да чакырсалар, бу егетләр бәйгегә тагын барачак. Барачак һәм җиңәчәк. Аңарчы янәдән тир түгеп эшләргә кирәклеген алар аңлый. Кыр кораблары төзек, Булатның үз ярдәмчесе, Фәдил әтисенең ярдәмчесе, яхшы эшлиләр, күрсәткечләре дә югары. Мондый егетләр булганда авыл үсә, яшәрә дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Уңышлар сезгә, егетләр!

Фәзил дигәнебез Фәдилнең игезәге. Ул исә Яңгул авылындагы «Озон» пунктында эшли. Егетләр барысы Норма һөнәр лицеенда белем алганнар, төпле белем, яхшы тәрбия үзенекен итә, зур дәрәҗәләргә илтә.

Республика буенча 35 экипаж арасында абыйлы-энеле Мөдәрисовлар өченче урынны яулады.

Саба аграр көллиятендә узган уналтынчы яшь комбайнчыларны данлауга корылган республика конкурсының йомгаклау өлешендә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов та катнашты. 

Әлеге бәйге эшче һөнәрләрен популярлаштыру, яшь кадрларга стимул бирү, авыл хуҗалыгында югары эш күрсәткечләренә ирешергә, яшьләрне авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә тарту һәм авыл хуҗалыгындагы эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыруга бәйле. Бәйге барышында яшь комбайнчылар комбайнның төзелеше буенча теоритик сорауларга җаваплар бирде, техник тәэмин ителешкә, урып-җыю эшләре вакытында хезмәт куркынычсызлыгына, шулай ук икътисад һәм агротехнология буенча да җаваплар бирделәр, практик өлештә яшь комбайнчылар техниканы ни дәрәҗәдә ремонтлый белү осталыкларын күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасында хөрмәт йөзеннән оештырылган концерт номерлары, сый-хөрмәт биредә катнашучы һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9