Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Татарстан» җәмгыяте терлекчелек тармагында хезмәт куючыларны хөрмәтләде (фото)

Киң аланда хуҗалыкның терлекчеләр Сабан туе узды.

Һәр көннең кадерен белеп эшләүче уңганнарыбыз рәхмәткә, җылы сүзгә бик лаек. Бүгенге бәйрәмдә туган хуҗалыклары өчен тырышып хезмәт куйган, лаеклы ялдагы өлкәннәргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдым. Шулай ук бәйрәмдә «Иң яшь» һәм «Иң өлкән» терлекчеләрне дә билгеләп уздык.

Республикакүләм бәйгедә хуҗалыкның данын яклап 2 урын алган уңган савымчыбыз Фәридә Фәргать кызы Һидиятованы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләдек.

"Татлы аш хәләл тир түгеп табыла",- ди халкыбыз. Хезмәтегезнең бәрәкәтен, әҗерен тоеп муллыкта яшәргә язсын сезгә, хөрмәтле терлекчеләребез! Бүгенгедәй күркәм бәйрәмнәр тормышыгызда күп, хезмәтегез мактаулы булсын!

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз