Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Татарстан районнарында техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерә

Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләрен игеннәрне урып-җыюга һәм киләсе ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртүгә әзерлеге буенча тикшерү бара.

Чараның максаты-урып-җыю машиналарының паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм ашлык җиһазларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук агрегатларны җәйге һәм көзге кыр эшләренә әзерләүне тәэмин итү.

Урып-җыю кампаниясе стартына бер адым-Бөгелмә, Буа, Алексеевск, Актаныш, Саба, Әлки районнарында комбайннар кабул ителде. АПК оешмаларының урып-җыю эшләренә һәм туңга сөрүгә әзерлеген республиканың барлык 43 муниципаль районында да бәяләргә кирәк булачак.

Комбайннар парадын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, шулай ук урып-җыюда катнашучы белгечләр килде.

Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының, авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде. Урып-җыю комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм Дәүләт техник карау уза, шул ук вакытта алар барысы да комбайннар парадында тәкъдим ителергә тиеш. Комиссия әгъзаларының аерым игътибары хезмәткәрләрнең хезмәтен мотивацияләүгә һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә юнәлтелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2020 елгы урып-җыю кампаниясендә Бөгелмә районы кырларында 95 ашлык җыю комбайны эшләячәк. Игенчеләргә 37 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласы бар. Тәүлеклек техник потенциал 1763 гектар тәшкил итә. Аграрийлар яхшы нәтиҗәгә әзер.

Районыбызда комбайннарны ремонтлап, тикшереп чыкканнан соң, комбайнчылар белән ачыктан-ачык хезмәт шартлары турында сөйләшү максатыннан урыннарда комбанннар парады уздырыла башлады. "Татарстан", Тимирязев исемендәге һәм "Бөрбаш" хуҗалыкларында бу чараның тәүгесе үтте.

 

 

Комбайннар парадының соңгысы "Труд" хуҗалыгы җирлегендә узды. Анда "Арбор" һәм Смәел" хуҗалыгы комбайнчылары да катнашты. Шунысы куанычлы, һәр ике хуҗалыкның берсендә яңа кыр кораблары алынган. Аларның бәясе дистә миллион сумнан арткан заманда бу аз түгел. Уңышлар Сезгә!

 

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техосмотр комбайннар парады