Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техникаларның кышка әзерлек чоры хуҗалыкларда ничек бара? (+фоторепортаж)

Авыл хуҗалыгы тармагында кыр эшләренә нокта куелыр көннәр дә килеп җитә, хәзер инде барлык техника һәм агрегатлар паркларда язгы кыр эшләренә кадәр бер кат төзекләндерелеп, күзәтү узачак.

Эштән бушаган авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы сакланышка кую буенча комиссия төзелеп, аның вәкилләре һәрбер хуҗалыкта булып, бу юнәлештә эшләрнең ничек баруы белән танышты. Дөрес, әле кыр эшләре бетмәде, шуларга кагылышлы техникалар басуда, ә калганнарының күбесе юылып, тиешле таләпләргә туры китереп, сакланышка куелды. Районыбыздагы 20 хуҗалыкның 17сендә ашлык уру комбайннары кышкы ялга куелган инде, калганнарында кукуруз сугу белән бәйле рәвештә әлегә “кыр кораблары” басуларны иңли. Азык җыю буенча 4 хуҗалыкта комбайннар әлегә куелмаган, ә менә чәчкеч, күлти кебек  авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлары тиешле таләпләрне үтеп, паркларга урнаштырылган.

Язгы кыр эшләренә бәйле рәвештә “Игенче”, Тимирязев исемендәге, “Сорнай”, “Маяк”, “Сосна”, “Яңа тормыш”, “Якты юл”, “Кызыл юл”, “Активист”, “Труд”, “Алга”, “Арбор” хуҗалыкларында ремонт эшләре башланган инде, район авыл хуҗалыгы идарәсе тиз арада башкаларның да әлеге юнәлештә актив эш башлауларын таләп итә.

Ришат Нуриев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Техникаларның кышка әзерлек чоры