«Терәге булырга тиеш”
Күңелдә бер сорау туа: ә элекке данлыклы Чутай фермасы ни хәлдә? Бар яхшыны яңа абзарларга туплагач, ул үги хәлдә калмаганмы?
“Кызыл юл” хуҗалыгының яңа мегафермасы турында шактый яздык инде. Мөмкинлекләре дә зур, уңышлары да бар, малларга да, эшләүчеләргә дә уңайлыклар күп. Яңа торак – яңа инде, барырга, күрергә, язарга да күңелле (без генә түгел, гомер буе фермада эшләгән шушы авыл апалары да, үткән ел биредә экскурсиядә булгач, шаккатып, гаҗәпләнеп йөргән, әле сыерларны савып та караган дип сөйләгәннәр иде). Шул ук вакытта күңелгә бер сорау туа: ә элекке данлыклы Чутай фермасы ни хәлдә? Бар яхшыны яңа абзарларга туплагач, ул үги хәлдә калмаганмы?
– Юк, берничек тә андый хәл була алмый, – ди шушы хакта сүз башлагач, хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. – Бүгенге көндә бер ферма төзедең дә эш бетте түгел. Яңа мегаферманың да ныклы терәге булырга тиеш. Чутайның сез әйткән фермасы нәкъ менә шушы вазифада. Шөкер, әлегә ул аны бик уңышлы башкара да. Таналарга яңа абзарга өйрәнү өчен полигон ролен дә үти бит әле ул. Маллар әлеге күчеш чорын стресс кичермичә үтсен өчен дә кирәк бу кадәресе. Без анда да нәкъ шундый ук микроклимат булдырырга тырышабыз, шундый ук ятаклар, ашату технологиясе...
– Бүген безнең фермада 1043 терлек бар. Сыерлар, буаз таналар, бозаулар... Аларның һәркайсыннан мул продукция алу өчен бөтен шартлар да бар. Абзарларыбыз төзек, бөтен җирдә тәртип, ашау белән дә, өстәмәләр, ветпрепаратлар белән дә бернинди проблема юк. Белгечләребез, терлекчеләребез дә бик тырыша. Нәтиҗәләр дә юк түгел. Рекордчылар ук булмаса да, сыерларыбыз мул сөт бирә, ферма буенча көндәлек 4 тоннадан артык сөт савыла, – дип таныштыра ферма мөдире Вәсилә Мөхәммәтҗанова. – Бозауларыбыз да мул артым белән сөендерә: соңгы вакытта яшь таналардан көнгә бер килограммнан артык артым алынды.
Билгеле, яхшы күрсәткечләр үзеннән-үзе генә пәйда булмый. Аның өчен “Кызыл юл”дагы кебек, яңа туган бозаудан алып, һәр терлек тиешенчә ашатылырга, каралырга, үстерелергә тиеш.
– Бездә, дөрестән дә, һәр терлек яхшы сыйфатлы, энергиягә бай ризык белән тәэмин ителгән. Инде үзен аклаган эш-методларыбыз, технология, таләпләребез бар, шуларны җиренә җиткереп үтәргә тырышабыз, – дип дәвам итә Вәсилә. – Һәр ферма, һәр абзарның үз юнәлеше бар. Әмма шул ук вакытта алар бербөтен чылбыр кебек, бер-берсенә нык бәйләнгән дә. Шуңа күрә һәр буында ниндидер өзеклек, читкә тайпылыш булдырмаска тырышабыз. Әйтик, туганнан алып, бездә тана-үгез бозаулар аерым үстерелә, 20 көн тудыру бүлегендә торгач, алар “корма-мама” “тәрбиясе”нә күчерелә. Бүген бу бүлектә 326 яшь бозау бар. Һәр чорда терлекләр аерым рацион белән ашатыла. Контроль дә бик көчле. Таналарны каплату срогын киметергә, кыска вакыт эчендә 1,80-2 центнерга җиткерергә дигән бурычны да төгәл үтәргә тырышабыз. Каплатылган таналар җиде айдан тудыру бүлегенә, бозаулагач, өч көннән исә мегафермага күчерелә. Менә шушындый бәйләнеш...
Читтән килгән кешегә биредә барысы да идеаль булып күренсә дә, яхшылыкның чиге юк дигәндәй, биредә әле дә төзелешләр тукталмый. Кайчан килсәң дә нәрсәнедер сүтәләр, төзиләр, яңарталар. Бу көннәрдә терлек азыгы саклау өчен аерым мәйданчык коралар. Мегаферманың терәге ныклы булсын дип тырышулары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев