Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт

«Сорнай» хуҗалыгында күпьеллык үләннәр 1250 гектар мәйданда һәм 225 гектарга берьеллык үлән чәчелде.

Районыбызның һәрбер хуҗалыгы терлек азыгы әзерләүгә кереште. Сенаж туплауга беренчеләрдән булып Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Кызыл юл», «Активист», «Борнак», «Дуслык» хуҗалыклары тотынды. Тик менә Тукай исемендәге җәмгыять әле бу эшкә керешүне нигәдер кичектереп килә. Бу атнада хуҗалыкларның берничәсендә булып, эш барышы белән танышып кайттык.

«Сорнай» хуҗалыгы

– «Сорнай» хуҗалыгында күпьеллык үләннәр 1250 гектар мәйданда һәм 225 гектарга берьеллык үлән чәчелде. Шуның 100 гектары орлыкка, ә 200 гектары печәнгә алыначак, сенажга 950 гектары исәпләнгән. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрнең 420 гектары инде чабылды, шуның 320 гектары сенажга алынып, 1700 тонна сенаж тупланды. Уңыш уртача 53 центнер тирәсе, бар 60 центнер уңыш алган басу да, бар 40ны гына алганы да.

Терлек азыгы әзерләүдә «Магдон» комбайны белән Юрий Назаров эшли. Ул көненә 50-55 гектар җир чабып бара. Терлек азыгы әзерләү комбайнында Вячеслав Артемьев, Роман Григорьев, Леонид Бегеев хезмәт куялар. Базга «МТЗ-1221» белән Әнис Гыйләҗев, Юрий Бегеев, Юрий Герасимов, «КамАЗ» белән Константин Иванов, Эдуард Закирҗанов һәм Андрей Медведев сенажны ташып торалар. Базда таратып таптап тору эшләрен «К-744» тракторы белән Владимир Ефремов, «К-735» белән Илһам Габдрахманов, «Амкадор» белән Николай Петров башкара. Бүген (мәгълүмат 7 июнь көнне алынды – З.Ф.) Түбән Ушмада бер базны инде ябабыз һәм икенчесен Зур Лызи беренче өлештә сала башлыйбыз, – дип хәбәр итте хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов.

Әлеге җәмгыять кырларында комбайннар тулы көчләренә эшләгән чакта туры килдек. Бер техниканы тутырып кайтарып җибәреп, икенчесе килгәнне көткән комбайнчы Вячеслав Артемьев белән сөйләшеп алдык. – Бу хуҗалыкта комбайнда 1992 елда эшли башладым, аңарчы комбайнчы ярдәмчесе дә булып хезмәт куйдым. Иң беренче эшләгән техникам – «КСК-100» комбайны иде, хәзер менә «Полесье»да хезмәт куям. Комбайнга эш беткән чорда слесарь да булып эшләдем, башка төр эшләр дә башкара идем, быел менә икенче техника итеп «Т-150» тракторы бирделәр, аның белән язгы кыр эшләрендә катнаштым, – диде әңгәмәдәшем. Теземнәргә салынган печәнгә карап, быелгы уңышның чигенкерәк булуын ассызыклап узды ул. Әллә язның иртә килүе, әллә яңгырларның җитәрлек булмавы сәбәпчеме икән, дип үзе дә аптырашта калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев