Терлекчелек – иң керемле тармак
Безнең хуҗалык район үзәгенә якын урнашканлык белән фермаларда кадрларга кытлык кичерелә иде, чөнки күпчелек кеше Балтачка китеп эшли...
Язгы айларда Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов белән хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләшеп, төп керем чыганагы булып торган терлекчелек тармагы, андагы яңалыклары турында да танышкан идек. Бөрбаш юлы өстендә яңа мегаферма төзи башлаулары турында да әйткән иде Булат Сәйдәшевич. Финанс мәсьәләләр аркасында ул төзелеш тукталып торырга да мәҗбүр булган, тик бүгенге көндә биредә инде яңадан эш гөрли.
Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә баш зоотехник булып озак еллар Шамил абый Нуриев хезмәт куйды. Ул лаеклы ялга киткәннән соң, быел әлеге вазыйфага Ленар Мөхәммәтҗанов билгеләнде. Ленарның бу өлкәдә инде тәҗрибәсе бар, шулай да ул сүз барышында хуҗалыкта бер тәртипкә салынган эшне дәвам итүен ассызыклап узды, алай да яңарышлар да булмый калмаган. Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең бүгенгесе белән безне баш белгеч үзе таныштырып үтте.
— Мин килгәнче биредә Шамил абый һәм ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан күп эшләр эшләнгән. Безнең хуҗалык район үзәгенә якын урнашканлык белән фермаларда кадрларга кытлык кичерелә иде, чөнки күпчелек кеше Балтачка китеп эшли. Шушы сорауны чишәр өчен сыер савучыларның эш сәгатьләрен көйләп куйдык. Мәсәлән, иртә белән сыер савучы килеп, сыерларны сава да, кайтып китә. Ә көндезге сменага бер абзарга бер терлекче куйдык. Ул барлык хезмәтләрне башкара. Әйтик, асларын җыештыра, су эчә торган җирләрен чистарта, шулай ук терлек алдындагы азыкны яңартып тора. Шунлык белән кадрлар кытлыгыннан әзрәк котылдык дияргә мөмкин. Дөрестән дә өлкән остазлар салып калдырган юл буенча барабыз әлегә. Бүгенге көндә күпчелек басымны ашатуга ясыйбыз. Ай саен диярлек сенаж, силосны лабораториягә анализга алып, аны тикшертеп, шул анализлар нигезендә рационнар төзеп, терлекләргә ашатабыз. Әле Чапшар фермасында мин эшкә килгән вакытта да оннарны миксерга кул белән бушату дигән әйбер бар иде. Складны яңартып, трактор белән кереп, миксерга сала торган итеп эшләдек. Җайлап кул көченнән китеп, күп әйберне механикалаштыру өстендә максатчан эш алып барыла.
— Ленар, хуҗалык үз эченә күп авылларны ала һәм аларның һәркайсында диярлек фермалар урнашкан. Аларның эшчәнлеге белән тулырак таныштырып узчы?
— Әйе, дөрестән дә, безнең Тимирязев исемендәге җәмгыять фермалары таралыбрак урнашкан. Сөт юнәлешендә эшли торган өч фермабыз бар: Кариле, Чапшар һәм Кили. Өчесендә дә көндәлек җиде тоннадан артык сигез тоннага якын сөт җитештерелә. Пүскән авылындагы фермада алты айдан югары тана бозаулар үстерелеп, каплатып, Кили фермасына җибәрелә. Нормабаш авылында 28 баш ике яшьлек бияләр тора һәм анда йөз баштан артык симертелә торган үгезләр дә бар. Инде биш авылны берләштереп тау башында 1200 башка исәпләнгән мегаферма төзелеп килә. Аның янәшәсендә ангар бар, анда Джерси таналары, өч айдан югары тана бозаулар тора. Төзелеп килүче мегаферманың каркаслары эшләнеп, түбәләре ябылды. Ул берьюлы кырык сыер савыла торган карусельле савым залы белән булачак. Төзелешкә керешкәнче районыбыздагы берничә комплекс, шулай ук Кукмара районына чыгып, анда яңа гына төзелгән комплекс белән таныштык. Без аларның корпусларын нигез итеп алдык, ә инде карусельле савым залын Екатеринбургка барып карадык. Аларның бөтен уңай һәм кимчелекле якларын да үзебезгә яраклаштырып эшләдек. Әлеге мегаферма сыер савучылар җитмәгәнлек аркасында төзелә. Ул төзелеп беткәч, читтән терлек сатып алырга дигән исәбебез юк, үзебезнең сыерларны шунда кертербез дип планлаштырабыз.
Бүгенге көндә 20,5 тонна сөт савабыз. 19 тонна тирәсен сатабыз, чөнки бер айга кадәрге тана бозауларга сөт эчертәбез. Ә калганнарына коры сөт эчертелә. Сөтне бүгенге көндә атнага ике көн Балтач сөт-май комбинатына, калган көннәрдә Оренбургның бер комбинатына тапшырабыз. Алар бәяне башкаларга караганда…
Язманы тулысынча газетаның бу атна саныннан укый алачаксыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев