Терлекчелек тармагы җитди игътибар таләп итә
Зуррак уңышлар озак көттермәс дигән ышанычта калабыз.
«Бөрбаш» җәмгыятендә моннан берничә ел элек терлекчелек тармагы чигенеш ясап алды, бу үз чиратында сөт җитештерү күләмендә дә чагылды. Бүгенге көндә инде биредә эшләр көйләнде, Алан авылында заманча мегаферма сафка басты, терлекчелек тармагы өчен башка төзелешләр дә алып барыла. Алдагы елларда без Бөрбаш авылындагы мегаферма белән танышып, анда эшләүчеләр турында язып чыккан идек. Бу юлы хуҗалыкка килгәч, Алан мегафермасына юл тоттык. Әлеге мегаферманы төзегән вакытта үзләренең Бөрбаш мегафермасы, «Смәел», «Татарстан» җәмгыятьләрендәге, күрше Кукмара районы «Урал», «Вахит» хуҗалыкларындагы мегафермалар эшчәнлеге белән якыннан танышып, тиешле җирләрен үзләренчә үзгәртеп эшләгәннәр. Территория коймалап алынган, фермага килеп керүгә киемнәрне алыштыра торган бүлмәләр бар. Болар барысы да йогышлы авыруларга каршы көрәш чарасы буларак эшләнелә. Бу эш Бөрбаш сөтчелек фермасында да башланып киткән.
Алан мегафермасында без килгәндә иртәнге савым тәмамланып, аппаратларны юдыру процессы бара иде. Эш биредә сменалап оештырылган, сыерлар көнгә өч мәртәбә савыла. — Мондый фермаларда эшләү бик рәхәт, бик җайлы. Элек бөтен эш кул көче белән башкарылса, хәзер инде эшләр җайлаштырылды, — диләр сыер савучылар. — Сыерларны савыла торган урыннарына керергә өйрәткән вакытта гына бик авыр булды, хәзер инде өйрәнделәр, — дип сөенәләр.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы, 2000 елдан бирле шушы вазыйфада эшләп, элеккеге чордан заманчага күчүдә үзе үк тырышып йөргән Альберт Габдрахманов мегаферманың һәрбер җире белән таныштырып чыкты. Биредә сыерлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Вентиляция һава режимын көйләп тора, бик эссе җәйге көннәр өчен су сиптерү җайланмалары бар, эчә торган сулары җылытылып килә, кашыну өчен махсус щеткалар да куелган. Элеккеге кебек тирес чыгаручылар да юк, бу эш хәзер автомат рәвештә башкарыла. Ашату махсус рацион белән оештырылган. Терлек азыгы сыйфаты монда хәзер беренче урында тора. Башка елларда терлек азыгының сыйфаты 2 яки 3 класс белән барса, быел лабораториядә тикшерү нәтиҗәләре буенча азык-лар 1 класска җавап бирә. Монысы инде зоотехник-лар өчен бигрәк тә мөһим, чөнки сөтнең күләме дә, сыйфаты да рационга бәйле. Баш зоотехник мегаферма эшчәнлеге белән якыннан таныштырып узды:
— Алан сөтчелек фермасы 600 башка дип исәпләп салынды, үткән елның 23 октябрендә сыерлар кертелеп, эш башланып китте, бүгенге көндә биредә 554 баш савым сыеры бар. Бу ферма өчен без үзебездә 250 баш тана үстердек, ә 300 баш тананы Ленинград өлкәсеннән сатып алдык. Бүгенге көндә яңадан нәселне яңарту эше белән шөгыльләнәбез һәм быел яңадан 100 баш тана сатып алырга планлаштырабыз. Аларын Белгород өлкәсеннән барып карап кайттык инде. Ленинградтан алып кайтылган сыерлар бозаулап көтүгә кертелде, күпмеседер браковать ителде.
Бүгенге көндә «Бөрбаш» җәмгыятендә савыла торган тулаем сөт күләме 19 тоннадан артык, шуның 12 тоннасы Алан сөтчелек фермасында савыла. Биредә эш иртәнге сәгать дүрттә башланып китә, беренче смена сәгать сигезләргә кадәр савып, аннан соң эш урыннарын юып, чистартып кайтып китәләр. Икенче смена сәгать уникегә килә дә, алар икенче савымга керешәләр, ә өченче савым бишенче яртыда башлана. Биредә Миләүшә Әүхәдиева, Резеда Идрисова, Энҗе Таһировна (биредә ике Энҗе Гафурова эшли икән, аларны шуңа да отчество белән атадылар — З. Ф.), Рәйсә Әхмәтшина, Фәнил Нигъмәтуллин, Энҗе Равилевна, Гөлнара Кадыйрова һәм Фәймә Нигъмәтҗанова эшлиләр. Сыерларга ашауны Илзир Низамиев белән Рәфкать Корбанов кертә. Оператор вазыйфасын Рәдиф Габидуллин белән Илдар Гафуров, ясалма орлыкландыру эшен Кадим Фәләхиев башкара. Зоотехник-селекционер булып Фәнис Миңнемуллин, учетчик-лаборант булып Рәхилә Молдашева һәм маллар табибы булып Ләйсән Әхмәдиева эшли. Каравылда Рәис Мотыйгуллин белән Равил Әхмәдиев тора, шулай ук алар терлекләр алдындагы азыкны да этеп, рәтләп торучылар.
Алан ягында берничә ферма, биредә родильный да, бозау тораклары да, симертелә торган үгезләр торагы да бар. Родильный фермасында Рашат Нәбиев белән Фәнзия Рәхматуллина, яшь бозауларда Дилүзә Галиева белән Ләйлә Гафурова, 2-6 айга кадәрге тана бозауларда Ленар Федоров, 6-12 айга кадәрге таналарда Рифкать Насыйбуллин, симертелә торган үгезләрдә Алмаз Рәхматуллин белән Радик Нәбиев эшлиләр. Фәнзил Гарифҗанов әлеге фермалардан тирес чыгара. Яшь бозаулар индивидуаль клеткаларда торалар, җәйге чорда тышта булсалар, кышын салкынайтылган типтагы абзарларда тоталар. Бу алым сакланышка зур йогынты ясый, дип аңлаттылар биредә.
— Аланда тагын бер 200 башка исәпләнгән яңа абзар салып бетереп киләбез. Анысында ике айдан алты айга кадәрге тана бозаулар торачак. Безнең хуҗалыкта таналар туганнан алып сиптә тормый, иркендә йөри, бу фермада да шулай булачак.
Каплатуга килгәндә, атна саен нәсел хисапчысы (племенной учетчик) белән осеменатор һәм мал табибы гел элемтәдә торалар. Алар «Арка» программасы белән эшлиләр. Шуның нигезендә синхронизациягә куелып, каплатылган терлекләргә һәм дәваланган терлек-ләргә атна саен анализ ясала һәм атнага бер мәртәбә үзебезнең УЗИ белән буазлыкка тикшерелә. Моны мал табибы Илдар Тимербаев эшли.
Бөрбаш сөтчелек фермасында бүгенге көндә 300 баш савым сыеры исәпләнә. Анда эшләүчеләр белән дә танышып узыйк: Эльмира Сабирҗанова, Әлфия Корбанова, Ясирә Нурмиева, Рәмис Шакиров. Бозау караучылар: Лилия Газизова белән Илназ Насыйров. Оператор булып Сәлимҗан Әхмәтҗанов, баш мал табибы булып Илнар Әхмадуллин һәм лаборант-учетчик булып Миләүшә Митропольская эшли. Шулай ук Илфат Газизов, Илшат Хәйруллин, Рәис Гобәйдуллин, Рамил Габдрахманов хезмәт куялар, — дип эшчәнлекләре белән таныштырып узды баш зоотехник.
72 баш ат бар. Быел 19 баш колын алынды, атларның айгыр тайларын кыш көне сатабыз, бия тайларны нәселне яңарту өчен калдырабыз. Шулай ук симертеп иткә дә алабыз.
Безнең моңарчы Бөрбашта өч ферма иде, Сәрдегәндә 350 башка кадәр үгез бозаулар симертелә иде. Быелдан Сәрдегән фермасын кыскарттык, беренчедән абзарлары элеккеге, бик иске иде, икенчедән эшләргә кеше җитмәде. Ашату да Бөрбаш фермасыннан ташып эшләнә иде, моннан да китү өчен, без Аландагы сыер фермаларына реконструкция ясап, үгезләр симертүгә көйләдек һәм хәзер үгезләр шунда симертелеп, иткә тапшырыла торган була инде. Яңадан Аланда каплату авырлыгына кадәрге тана бозаулар бар. Алар 360 килограммга кадәр үстерелгәннән соң Бөрбашка җибәреләләр һәм шунда каплатылалар. Бу эшне Мидхәт Нигъмәтуллин башкара.
Ел башыннан һәрбер хуҗалык үзалдына киләсе ел өчен максат-бурычлар ала. Инде быелгы нәтиҗәләрне ясарга да күп вакыт калып бармый. Әлегә хуҗалыкның сөтчелек планы арттырып үтәп барыла икән, ит җитештерү планы үтәлеп бетми, 99 процент кына. — Тагын бер проблема бар әле, — ди Альберт Габдрахманов, ул да булса бозаулар сакланышы. Бүгенге көндә 26 баш үлем бар, бу бигрәк тә 2 айга кадәрге бозауларда. Моның өстендә әле мал табибларына бигрәк тә эшлисе бар. Шулай ук сөт ташлаткан сыерлар белән эшләүне дә яхшыртырга кирәк. Ни өчен дигәндә, әгәр бүгенге көндә алар белән эшләмибез икән, алардан сәламәт бозау да, киләчәктә ул сыерлардан җитәрлек күләмдә сөт тә савып алып булмаячак, — дип белдерде баш зоотехник.
Тояк авыртуына каршы көрәш тә алып барыла хуҗалыкта. Мегафермаларда терлекләр дезинфекция ясала торган ванналар аша үтәләр һәм елга ике мәртәбә Ижевсктан табиб-ортопед чакыртып, бөтен савым сыерларының тоякларын кистереп торалар.
Терлекчелек тармагы җитди игътибар таләп итүен хуҗалык белгечләре аңлап кына калмый, ә шул юнәлештә максатчан эш тә алып бара. Димәк, зуррак уңышлар озак көттермәс дигән ышанычта калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев