Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек хөрмәтле тармак

Әле күптән түгел генә «Сосна» җәмгыятенең яңа мегафермасында булып, анда хезмәт куючылар белән танышып-сөйләшеп кайткан идек, чират башка фермаларына да җитте.

Ә биредә алар саны аз түгел.

100 башка исәпләнгән дүрт абзарның беренчесендә Мәүлидә Таҗетдинова, Раилә Муллагалиева, Рәмзия Шакирова хезмәт куя. Алар карамагында барлыгы 92 баш сыер бар, көнлек савылган сөт күләме – 1268 литр. Икенче абзарда Рәсимә Закирова, Фәйрүзә Муллагалиева һәм Раушания Гая-зова эшли. Алар 75 баш сыердан 735 литр сөт савып алалар.

Сыерлар савылып, соңгы эшләрен башкарып йөрүче Рәсимә апа Закировадан аның хезмәт юлы белән кызыксынам.

– 1988 елда хуҗалыкка кереп ничек сыер сава башласам, әле дә шул хезмәтемдә, – дип елмайды ул. – Элекке эшләрдән башак бирү, чөгендер салу, сыер кыруларны исәпкә алсак, бүгенге эшебез инде бик җиңел. 34 ел эчендә хезмәтебездә күп төрле үзгәрешләр булды, шулар ярдәмендә дә сөтлебикәләрне сүзсез дә аңларга өйрәндек ахры инде. Аз гына авыртып китсәләр дә күзләреннән күреп алабыз.

Өченче торактагы 98 сөтлебикә Гөлназ Сафина, Нурзилә Сәйфетдинова, Илзия Гәрәева карамагында, көнлек савым 1698 литр. Дүртенче абзарда Равилә Газыймова, Гөлсинә Нәҗипова, Гөлсияр Нәҗипова эшли, аларда 85 баш сыер бар һәм көнлек савылган сөтләре – 1113 литр.

7 класстан соң күрше апалары белән җәйләүгә барып, шундагы сыерларны кул белән сауган, шуннан бу эшне яратып өлгергән һәм инде озак еллар сыер савучы булып эшли торган Гөлсияр Нәҗипова белән аралашып алдык. 1985 елның 22 июненнән, ул чактагы «Правда» колхозында эшли башлаган ул.

– Барда, капчыгы белән жмых ташулар, туңган чөгендерләрне ат белән алып керәләр, аларны бушатулар... болар хатирәләр генә инде, – ди мактаулы сыер савучы.

«Родильный»дагы 200 баштан артык бозау һәм 80ләп бозаулау алдындагы буаз сыерларны озак еллардан бирле эшләүче Нурания апа Нәҗипова, Камил Хафизов, Айсылу Таҗетдинова һәм Наилә Муллагалиева тәрбияли. Алар ике смена белән эшлиләр, төп эшләре бозау карау. Әлеге четерекле эшне бөтен кеше дә башкара да алмыйдыр. Бозауны да бит кечкенә баланы караган кебек карарга, тәрбияләргә кирәк. 1986 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы Нурания апа аларны тәрбияләүнең бөтен серен белә. Хезмәт юлының баштагы ун елын сыер сауса, аннан соң инде «родильныйда» гына эшләгән ул.

– Элегрәк мондый ябулы җирләрдә эшләргә насыйп булмады, һава торышы нинди булса да ачык һавада эшләдек. Бозаулар янына кышын карын көрәп, яңгыр яуса аның суын түгеп килә идек. Хәзер ичмасам рәхәт абзарларда эшлибез. Сөтне дә ташыйсы юк, махсус «таксилар» кайната, эшләр бик җайлы хәзер. Эшлисе дә эшлисе, – дип сөенә терлекче.

– Биредә эшләүчеләрнең эше бик җаваплы, чөнки булачак сөтнең башлангычы шушыннан башлана. Биредәге бозаулар 80 килограмм авырлык җыйганчы шушында үсәләр һәм аннан соң инде 2-6 айлыклар абзарына күчереләләр. Көнлек артымга килгәндә ул 650-750 граммны тәшкил итә, – дип әлеге абзарларда эшләүчеләрнең эшенә бәя биреп узды баш зоотехник Айдар Әхмадуллин.

2-6 айлык бозаулар төркемендә Басыйр Сафин эшли. Аның карамагында якынча 200ләп баш бозау бар һәм аларның уртача артымнары 900-1200 граммны тәшкил итә. Биредә әле берникадәр кул хезмәте дә сак-ланган, Басыйр әфәнде ашауны кул белән салып чыга, калган эшләрне инде техника ярдәмендә башкаралар.

4-6 айлык 87ләп баш бозау Миңниса Закирова тәрбиясендә. Әлеге абзардагы терлекләргә инде моноазык бирелә башлый. 6-9 айлык терлекләр Айрат Сафин карамагында. Бу абзардагы бозауларның артымы, киресенчә, киметелүгә эшләнә, махсус технология ярдәмендә ашау көйләнелә, бу малның мае артмасын өчен эшләнә. 9-12 айлык терлекләрне шулай ук Айрат Сафин тәрбияли, алар уртача 120-124 баш булалар. Биредә инде күп эш техникага көйләнгәнлектән, кул көче аз таләп ителә. 12 айдан соң инде таналар каплату фермасына – Радик Галләмов белән Сәлим Муллагалиев эшли торган абзарга күчәләр. Әлеге фермада уртача 250-280 баш тана була, алар каплатылганнан соң, алты айга кадәр шул фермада тәрбияләнәләр. Орлыклар ВВС компаниясе аша махсус чит илдән кайтартылалар. «Сосна» җәмгыятендә таналарны каплату өчен сөтне күп бирә торган юнәлештәге орлыклар кулланыла. Гыйнвар башыннан бу таналарның бер өлеше инде савылуга кертелгән, сөтләре начар түгел, ди баш зоотехник. Бозаулар алды срогындагы таналар, сөттән туктаткан буаз сыерлар һәм симертү үгезләре Илсур Нәбиев, Илнар Әхәтов, Илдар Хәбибуллин карамагында. Әлеге фермалардан тиресне Рамил Муллагалиев, Хәбир Сафин чыгара, слесарь хезмәтен Фидаил Ганиев күрсәтә, оператор – Нуршат Гәрәев, сөт күчерү эшен Камил Нәҗипов белән Таһир Гарипов башкара. ДеЛаваль белән ашау салу һәм атлар карау Әмир Муллагалиевка йөкләнгән. Бүгенге көндә хуҗалыкта 72 баш ат бар. Менә шундый бердәм челтәр төзелеп, матур гына эш алып барыла биредә. Шушы челтәрнең бер өлешендә генә дә эшкә салкын караш булып, хилафлык килсә, бу инде башкаларына да эз салмыйча калмый. Ләкин биредә үз эшләрен төгәл һәм намус белән башкаручы хезмәткәрләр эшли. Эшләренең нәтиҗәсе иң беренче чиратта саннарда чагыла.

Ел башында хуҗалыкларда булган хисап җыелышлары вакытында һәрбер хуҗалык сөт һәм ит җитештерүне арттыру юнәлешендә тагын да тырышып эшләүне төп бурычлары итеп ала. «Сосна» да шулар рәтендә.

–  Ит җитештерү буенча бүгенге көндә эшләр начар бара димәс идем, ай саен 450 килограммнан артык авырлыктагы 35-40 баш үгез сатыла. Итнең бәясе дә күтәрелде хәзер, шуңа күрә аның белән дә яхшы акча эшләп була. Киләчәктә дә бу тармакта уңышлы эшләү өчен азык базасы көчле булу кирәк, ул нык икән, димәк, ит тә, сөт тә булачак. Шул ук вакытта технологияне дөрес саклау да сорала.

Терлекчелек тармагының уңышлы эшләве андагы коллективка турыдан-туры бәйле, шулай да әлеге уңыш җитәкчедән башлана. Фирдәвес Габдулловичка кайчан, нинди гозер белән керсәк тә, әлеге тармакта үзгәрешләр тәкъдим итсәк тә, ул һәрчак безнең фикерне куәтли. Шуның өчен зур рәхмәт аңа, диләр биредә эшләүчеләр. Җәмгыять җитәкчесеннән шундый терәк-таяныч тою, алга таба тагын да тырышып эшләү өчен зур этәргеч булуын да ассызыклый алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык