Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сатуда күләмле эшләр алып барыла

Районда терлекчелек тармагының ике айлык үсешенә нәтиҗә «Маяк» җәмгыятендә ясалды.

Анда терлекчелек үсешенә нәтиҗә ясар алдыннан хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре каршында «Терлекчелектә интенсив технологияләр» дигән темага биология фәннәре кандидаты Роберт Хәкимов чыгыш ясады. Докладта китерелгән мисаллар тагын бер кат терлекчелектә вак мәсьәләләрнең булмавын раслады.

1 мартка район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 39872гә җитеп, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1315 башка күбрәк булды, бу ел башыннан 1480 башка артык дигән сүз. «Татарстан» хуҗалыгы 210 башка, «Алга» – 149, «Дуслык» 148 баш мөгезле эре терлекне арттыра алдылар. Төрле сәбәпләр аркасында «Сорнай», «Бөрбаш», Тукай исемендәге хуҗалыкларда терлек саны кимеде.

Урыннарда сыерлардан бозау алу, яшь терлекнең үлемен киметү мәсьәләсе һаман кискен булып кала. Агымдагы ике айда район буенча узган елга караганда бозау алу кимрәк, бу 9 хуҗалыкның үткән елгы кадәр бозау ала алмавының турыдан-туры нәтиҗәсе. «Бөрбаш», «Уңыш», «Якты юл», «Борнак», Тукай исемендәге хуҗалык белгечләренә бу хәлне бер-ике айда гына төзәтеп булмаячагын истән чыгармаска иде.

Район хуҗалыклары 2 ай эчендә 15824 тонна сөт савып алдылар, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9 процентка артык, ягъни 1261 тоннага күбрәк булды. «Кызыл юл» 49 процент, «Активист» – 31, «Татарстан» 27 процентка күбрәк сөт җитештерделәр. Шул ук вакытта «Бөрбаш» узган елның шушы чорына караганда 275 тонна, «Алга» – 93, «Якты юл» – 56, «Смәел» – 39, «Яңа тормыш» – 19, «Арбор» – 18, «Уңыш» 15 тоннага кимрәк сөт савып алдылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, искә алган хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре өчен алдагы айларда артталыкны куып җитүне беренче бурыч итеп куйды.

Район хуҗалыкларында агымдагы 2 айда 1254 тонна ит житештерелде, бу узган елга караганда 60 тоннага күбрәк. Әмма «Яңа тормыш», «Игенче», «Татарстан», «Борнак», «Маяк», «Бөрбаш» хуҗалыкларына бу өлкәгә игътибарны арттыру сорала.

Гомумән алганда, районда терлекчелек продукциясен җитештерү, сату юнәлешендә зур, күләмле эшләр алып барыла. Шуның белән бергә әлегә җитешсезлекләрне киметү юнәлешендә кискен чаралар күрелми. Менә шулар ел ахырында нәтиҗәләргә тискәре тәэсир ясамасын иде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек