Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек тармагының биш айлык эш нәтиҗәләре (+фоторепортаж)

Район күмәк хуҗалыклары быелныӊ 5 аенда авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрыклы эшләделәр. Хуҗалык итүдән барлыгы 836 млн. 625 меӊ сум акча кереме булдырылды, шуныӊ 742 млн. 290 меӊ сумы терлекчелек өлкәсеннән керде.

Терлекчелекнеӊ мөһим тармак икәнен бүген гади терлекче һәм механизатор, белгеч һәм җитәкче яхшы аӊлый. Бу өлкәдә бары җитештерүчән хезмәтнеӊ генә икътисадый яктан отышлы булуын саннар ачык чагылдыра. Терлекчелек тармагыннан «Татарстан» хужалыгы 5 ай эчендә 71 млн. 677 меӊ, «Дуслык» - 53 млн. 340 меӊ, «Кызыл юл» - 51 млн. 97 меӊ сум акча кереме булдыруны тәэмин иткәннәр.
Дөрес, кемдер, хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы мәйданы һәм терлек саннары төрлечә бит, дип әйтергә мөмкин. Бу очракта бер шартлы терлеккә исәпләп кертелгән керемне чагыштырганда, хуҗалыкларныӊ нәтиҗәле эшләү дәрәҗәсен күрергә була. Ел башыннан «Кызыл юл» хуҗалыгы бер шартлы терлеккә 33030 сум, Тимирязев исемендәге хуҗалык 28667 сум, «Дуслык» - 28029 сум, «Алга» - 27298 сум, «Сосна» - 24691 сум, «Бөрбаш» - 24619 сум, «Якты юл» - 24099 сум, «Татарстан» 23853 сум акча кереме булдырган.
Районныӊ өч хуҗалыгында бер шартлы терлеккә булган керем 20 меӊ сумнан да кимрәк булуы хуҗалык белгечләрен, җитәкчеләрне борчырга тиештер. Сөт җитештерү терлекчелек тармагыныӊ акча керемен кертүдә төп урынны алып тора һәм нәтиҗә ясар өчен түбәндәге күрсәткечләрне тәкъдим итәбез.
Хуҗалыклар исеме
Узган ел 1 июньгә савылган сөт, тонналарда
Быел 1 июньгә савылган сөт, тонналарда
Чагыштыру,
%%
Татарстан
2035
2306
113
Дуслык
1872
2010
107
Маяк
1408
1377
98
Сорнай
1404
1439
102
Тимирязев исем.
1409
1820
129
Яңа тормыш
1438
1482
103
Сосна
1231
1328
108
Якты юл
1095
1159
106
Смәел
1310
1289
98
Бөрбаш
1527
1577
103
Кама
1227
1274
104
Активист
977
945
97
Игенче
1686
1710
101
Тукай исем.
917
908
99
Труд
984
1168
119
Арбор
726
849
117
Алга
1109
1108
100
Борнак
704
750
107
Кызыл юл
1645
1932
117
Уңыш
590
481
82
Район буенча:
25678
27216
106

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250