Терлекчелек уңай бәяләнде
Район тормышында авыл хуҗалыгы өлкәсенеӊ иӊ әһәмиятле урын алып торуы турында даими искә алабыз, бу турыда уздырыла торган күпсанлы чаралар да дәлилли.
Районда 2017 елныӊ 6 аенда терлекчелек торышына килгәндә, киӊәшмәдә ул, гомумән, уӊай бәяләнде. Көн саен 215 тоннага якын сөт җитештерелә, бу республикада икенче күрсәткеч. Артка бастырып килүче районнар да кул кушырып утырмыйлар, үсеш темпларын арттыра баралар. Димәк, бу өлкәдә безнеӊ эшебез һәрьяктан камил булырга тиеш. 2016 елныӊ беренче яртыеллыгында район авыл хуҗалыгында 1 миллиард сумлык продукция җитештерелгән булса, бу елныӊ шул чорына 1 миллиард 156,2 миллион сумлык продукция бирелгән, алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 16 процент. Терлекчелектән килгән акча кереме арта бара, бу яртыеллыкта ул 1 миллиард 77 миллион сум тәшкил иткән. Шуныӊ 72 проценты, ягъни 778 миллионы сөт сатудан, ә 85 миллионы ит сатудан кергән акча. Бу коры саннарда район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренеӊ тырыш хезмәте чагыла, җитәкчеләрнеӊ бурычы - һәрдаим эш шартларын яхшырту, эшләргә мөмкинлек тудыру һәм тиешенчә, вакытында хезмәт хакларын түләү. Җыелышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин бу өлкәдә һәр җитәкчегә конкрет бурычлар җиткерде, районда бер хуҗалыкта уртача сыер савучыга 26 меӊ, икенчесендә 12 меӊ хезмәт хакы түләү башка сыймаслык хәл, дип билгеләп үтте. Бу очракта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм урындагы белгечләр булган хәлне исәпкә алып утыручылар гына булмаска тиеш, диде ул. Һәр терлектән көӊдәлек артымны, һәр сыердан сөт савуны арттырмыйча куелган бурычларга ирешү мөмкин булмаганлыгын билгеләп, район башлыгы терлекләрнеӊ генетикасы, нәселне яхшырту, яшь терлекләрнеӊ сакланышы һәм баш санын даими арттыру мәсьәләләренә хуҗалык җитәкчеләренеӊ һәм белгечләрнеӊ игътибарын юнәлтте.
- Районда, бер җирлектә яшәп, хезмәт куеп, бер хуҗалыкта уртача сыер савучыга 26 меӊ, икенчесендә 12 меӊ хезмәт хакы түләү башка сыймаслык хәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев