Төп бурыч — техника сакланышы
30 октябрь көнне инженер-механикларның һөнәри бәйрәмнәре иде. Шул уңайдан Тимирязев исемендәге җәмгыять базасында семинар булып узды. Аның төп темасы — техникаларны, агрегатларны һәм тагылмалы җиһазларны кышкы сакланышка кую.
Семинарны башлап Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов хуҗалык белән кыскача таныштырып узды. — Техникаларга килгәндә, ел саен машина-трактор паркын яңартып киләбез. Узган ел зур суммалы чыгымнар булды, 8 метрлы «Horsch Pronto» чәчү комплексы, аны тагып йөртергә «Бюллер» тракторы алдык. Без инде хәзер күбрәк чит ил маркалы техникалар алу ягында. Авыл хуҗалыгы машиналарына, ягъни агрегатларга килгәндә, күбесенчә үз илебездә җитештерелгән маркалар, ләкин соңгы елларда импортка карый башладык, «Horsch Tiger» алынды, быел да берне алырга планлаштырабыз. Гади сука белән генә бер җиргә дә барып булмый хәзер.
Парк территориясенә биш ел элек реконструкция уздырган идек, соңгы елны СХМ ремонтлый торган цехны ремонтлап чыга алдык, бүгенге көндә анда җылылык кертү буенча эш бара. Кызганычка, җылы стоянканың түбәсен быел ураган алып атты, якын киләчәктә инде аның түбәсен генә ябып калмыйча, башка үзгәрешләр кертергә дип тә үзебезгә максат куйдык.
— Һәрбер хуҗалыктагы кебек бездә дә төп проблема — ул кеше факторы, — дип сүзгә кушылды хуҗалыкның баш инженеры Наил Галимҗанов. — Шуңа да кечкенә тракторларны киметеп, зур егәрлекле техникалар алу ягын карыйбыз. Эштә гел ниндидер яңалыклар кертәбез, мәсәлән, бүгенге көндә безнең һәрбер шофер-механизаторда үзләренә махсус ясалган карта бар, алар шуның ярдәмендә техникага заправка ясыйлар. Бу инде ягулык мәсьәләсен контрольдә тоту өчен эшләнде, — диде баш инженер һәм машина-трактор паркындагы эшчәнлекләре белән якыннан таныштырып узды.
Семинар барышында «Татарстан» хуҗалыгының баш инженеры Рөстәм Зарипов үз хуҗалыкларындагы техникалар, аларның торышы, ел буена тотылган чыгымнары турында сөйләп узды. Район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Марина Ишмурзина үз чыгышы вакытында хезмәтне сак-лау инженеры итеп аерым кеше билгеләнүен сорады. — Алайса бездә зоотехник үз эшен дә башкара, хезмәтне саклау инженеры да булып тора.
Шофер җәйге чорда басуда эшли дә, кышкы чорда хезмәтне саклау буенча документлар белән утыра башлый. Болай булмый бит инде. Хуҗалыкта берәр күңелсез хәл килеп чыккан очракта, төп җаваплылык шул зоотехник яки шофер өстенә кала, шуңа да аерым кеше билгеләп, бу юнәлештәге эшләргә җаваплы карый башласагыз иде, — дип ассызыклады. Шулай ук проф-союз оештырган төрле конкурсларда актив катнашучыларны бүләкләп узды. Семинарга техника, агрегатлар сату белән шөгыльләнә торган төрле компания вәкилләре дә килгән иде, алар да үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Дәүләт техник күзәтчелек оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов үз чыгышында: «Техникаларны кышкы сак-лауга ГОСТ таләпләренә туры китереп кую, машина-трактор паркы территориясен тәртипкә китерү һәм язгы чәчүгә техникаларны әзерләү барыгызның да төп бурычыгыз булып тора. Техниканың кышны ничек уздыруы язгы чәчү кампаниясенә зур йогынты ясый. Басу тузаныннан яхшы итеп чистартып, тиешенчә майлап, агартып, саклауга куйган техника кышны әйбәт чыга билгеле. Бүгенге көндә районда 562 берәмлек трактор, 61 берәмлек ашлык суга торган комбайн, 38 берәмлек азык әзерли торган комбайн, 23 берәмлек үзйөрешле чапкыч, 180 берәмлек җир эшкәртә торган агрегатлар бар. Районның 13 хуҗалыгында комбайннар, авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатлар ябык ангарларда яисә түбә астында саклана. Бу эш аеруча „Кызыл юл“, „Бөрбаш“, „Дуслык“, „Сорнай“, „Маяк“, „Смәел“, „Кама“, „Труд“, „Алга“, „Якты юл“, „Арбор“, „Игенче“, „Татарстан“ хуҗалыкларында яхшы куелган. Шул ук вакытта миллионнарча торган техниканы ачык һавада, җил, яңгыр, кар астында саклаучы хуҗалыклар да бар.
Болар — „Сосна“, Тукай исемендәге, „Уңыш“, „Активист“, „Яңа тормыш“, „Борнак“ хуҗалыклары. Быел „Труд“ хуҗалыгы яңа навес төзеп куйды, хәзер аларда барлык техника түбә астында, ышыкта сакланачак. Калган хуҗалыкларга да кыйммәтле техниканы ябык бинада яисә түбә астына кертүне планлаштырырга кирәк», — дип ассызыклап узды.
— Безнең өчен иң авыр мәсьәлә, ул — терлек азыгы әзерләү, — дип чыгышын башлады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Рафаилович. — Безнең барлыгы 37 мең гектардан артык азык культуралары мәйданнары бар, ә терлек азыгы әзерли торган комбайннар саны аз һәм күпчелегегездә «Полесье». Минем аны хурлап әйтүем түгел, ләкин аның эшчәнлеге дә шуның кадәр генә инде, шуңа да «Claas» маркасына өстенлек бирсәгез иде. Алар белән эшли башласагыз, сез аерманың җир белән күк арасы булуына үзегез дә инаначаксыз. Шул ук вакытта ура торган техникага да тукталып үтәсе килә. «Магдон» ул сенажны тиешле таләпләр белән салырга мөмкинлек бирми, аны да аңласагыз иде инде. Җир эшкәртүдә дә киң колачлы (широкозахватный) тирәнтен эшкәртү агрегатларына игътибарны арттырсагыз иде, моның буенча инде без семинар уздырып, анда да сезгә гади сука белән дә, заманча агрегатлар белән дә җир эшкәртүнең чын мисалларын күрсәтеп уздык.
Көзге сукалауны элек ике смена оештыра ала идек. Нишләп хәзер ике сменада эшләп, җир эшкәртү эшләрен вакытында башкарып чыга алмыйсыз? Механизатор риза түгел башка техникада эшләргә дисез. Түләү ягы белән кызыксындырыгыз, тырышыгыз. Ике сменада эш оештыра алган өч хуҗалык бар безнең — «Татарстан», «Кызыл юл» һәм «Дуслык».
Инженерлар, безнең әле эшләп бетермәгән эшләр күп. Бирегә килгән партнерларның тәкъдим-нәре турында да уйланырга, хуҗалыкның мөмкинчелегеннән чыгып, заманча, югары егәрлекле техникага өстенлек бирергә кирәк. Дөрес, булган техника белән дә эшләп була, алга китеп булмый. Шул ук вакытта мин сездән заманча мегафермалардагы савым җиһазларына да игътибарыгызны арттыруны сорар идем, әлегә ул яктан эшләр сүлпәнрәк бара, — диде Фирдәүс Нәбиуллин.
Фирдәүс Рафаилович семинарны тәмамлап, эшләрендә үрнәк булган баш инженерларга Мактау таныклыгы, Рәхмәт хатлары тапшырып, һөнәри бәйрәмнәре белән котлап узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев