Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд» хужалыгы бүген умарта оясы сыман кайнап тора (+фоторепортаж)

Урак мәйданының яртысын инде җыеп алдык,әмма күләме генә көткәннең яртысы түгел, дип уфтанып каршы алды безне 1968 елдан бирле урып-җыюда турыдан-туры катнашучы Марсель Дәминов.

Менә арыш покосы комбайн подборщигына сыймый, чыккан ашлык кына түгелгән хезмәткә бәрабәр түгел, ди ул. Монда да күршеләрендәге кебек комбайннар бик авырдан баралар, бер комбайн еш ватылгач, арпа басуына куярга мәҗбүр булганнар. Комбайннар ватылмыйча эшләсә, без барысын да вакытында амбарга ташыйбыз, бездән тормый, дип район шоферлары арасында даими алдынгы урыннарны яулаучы Федор Пашкеев кыска гына аӊлатма бирде. Әйе, Федорга ышанып була, чөнки машинасы яӊа булмаса да, елныӊ һәр көнендә диярлек ул рейста. Караӊгы кичме, иртәме, машинасыныӊ көе китсә, аны төзәтмичә туктамый. Менә бу елда да ул 6324 центнер икмәкне ындырга кайтарган. Комбайнчылар арасында алдынгылык елдагыча Валерий Степанов кулында. Һәр көнне җиткерелгән йөкләмәне арттырып үтәп бара, 24 август көнненә 7872 центнер ашлык суктырган.

«Труд» хужалыгы бүген умарта оясы сыман кайнап тора, кырда, амбарда, басуларда техника тыз-быз чабыша. Бер бригада соӊыннан чәчелгән катнаш азыктан сенаж салу белән мәшгуль. Яӊа уӊышка нигез салуны да арткы планга куймыйлар, районда иӊ беренчеләрдән булып бу эшкә тотынганнар. Орлыклар агуланган, җиргә ашлама белән кертелә. Саламнан бушаган басулар дисклы «БДМ» агрегаты белән эшкәртелә, тырмалаганнан соӊ чәчү агрегаты керә. Таләп ителгәнчә аның артыннан каток таккан агрегат белән йөреп чыгалар. 376 гектар арыш чәчәргә планлаштырып, ул 250 гектардан артык мәйданда инде башкарылган. Эш авыр булса да, төрле өлкәдә эшләгән эшчеләрдән тупланган чәчү бригадасы эшен җиренә җиткереп башкара. Менә хәзер яңгырның урып-җыюны алып бару күзлегеннән караганда кирәге шуның кадәр, ә чәчүне күздә тотсак, җиргә дым бик кирәк, ди «Труд» хуҗалыгы җитәкчесе Рашит Һадыев. Дөрестән дә, яңгырсыз каткан басуда «ДТ-75» тракторы сукаларының лемехлары сынгач, эштән туктатырга мәжбүр булганнар. Төрле мәшәкатьләр чыгып торуга карамастан, хуҗалык механизаторлары, белгечләре бу вакытның иң җаваплы чор икәнен аңлыйлар. Уртак җаваплылык, максат бер булганда уңышлары да «труд»лыларның үзләрен сөендерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250