Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд»ның хезмәт батырлары

Язгы кыр эшләренең иң кызган чоры.

Кемнәрдер инде санаулы көннәрдән чәчү тәмамлана дип планлаштыра, икенчеләре яңгыр булмауга көенә. Әйе, ничек кенә булмасын, басу-кырларда эшләр гөрли. Эшчеләр көн эсселегенә ничек кирәк алай түзеп, үзләренә йөкләнгән эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырыша.

«Хезмәт десанты»ның чираттагы тукталышы «Труд» җәмгыятендә булды. Без килгән көнне (12 май) алты агрегат белән чәчү эшләре бара иде. Хуҗалыктагы язгы кыр эшләре белән баш агроном Илдар Гыйләҗев таныштырып: «Чәчүгә ашыгып чыкмадык, җир җитешкәнен көтеп, 2 май көнне чыктык. Беренче чәчелгән басуларда тишелеш бар инде, чөнки ул вакытта туфракта дым бар иде әле, хәзер ул юк дәрәҗәсендә инде. Уҗымнарга килгәндә, арыш бик әйбәт тишелгән, ә менә бодайны тулысынча арпа белән бозып чәчәргә туры килде. Яз чәчеләсе мәйданнарыбыз 1798 гектар, шуның 467 гектарында арпа, 409 гектарында кукуруз чәчелә. Язгы чәчүгә «СЗП-3.6» чәчкече һәм бер җир катоклау агрегаты алынды. Яңа алынган техникаларыбыз да бар, ул «МТЗ-82» тракторы һәм «Акрос» комбайны». Комплекслы чәчү агрегаты алырга да планлаштырмыйсызмы соң, дип кызыксынам Илдардан. «Аңа күбрәк эшче кулларга кытлык кичерүчеләр кызыга инде. Безнең андый проблема юк. Ел саен Саба, Кукмара, Казаннан студентлар да практикага кайтып тора. Алай да андый агрегат алганчы, башта тагын бер «Кировец» маркалы трактор булдырырга кирәк әле безгә», дип оста гына җавап бирде Илдар.

Кырларда йөргәндә га-дәттәгечә шофер һәм механизаторлар белән аралашып, аларның хезмәт юллары белән танышып йөрибез. Биредә озак еллардан бирле эшләүче, алдынгы буларак газетабызда күп тапкырлар язылган тырышлар байтак. Алар белән эш барышы хакында аралашу, күзәтүләре, чагыштырулары  хакында фикерләрен ишетүе дә рәхәт.

64 гектарлы басуда берь-еллык үләннәр чәчүдә Владимир Тукметов звеносы тырышып хезмәт куя. Владимир абый утыз елдан артык «ДТ» тракторында эшли. «Тәгәрмәчле тракторга соңгы елларда гына күчтем әле. Алай да гел җир эшендә булдым инде», дип сүзен кыска тотты оста тракторчы. Җәһәт кенә яңадан тракторына утырып, кузгалып та китте. Тракторчылар нәселеннән булган Леонид Федоровның да кызу чагына туры килдек. Әтисе Павел, абыйсы Александр да озак еллар тракторда хезмәт куйганнар. Үзенең исә хезмәт юлы комбайнда эшләүдән башланып киткән, аннан «МТЗ-82»дә, «МТЗ-1221»дә эшләгән.

Соңгысында бүгенге көндә дә эшли, ике техникада алмаш-тилмәш эшләп, үзенә йөкләнгән хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы ул. «К-742» тракторы белән җир эшкәртү эшләрен тәмамлаганнан соң, янәдән «МТЗ»ысы белән башка эшләргә алыначак. Әтисе белән техника арасында йөргәннән тракторга мәхәббәте уянган Петр Раимов хезмәт юлының башлангыч чорын исенә төшереп: «Әтием Николай гомере буе техникада эшләде. Мәктәптә укыган чагымнан ук аның белән сменалап та эшләгән вакытлар булды. Аннан соң ул авырып китте һәм аның эшен мин дәвам иттем. Бүгенге көндә «ТГ-90»да эшлим. Аның белән кыр эшләрен дә башкарам, фермадан тирес тә түгәм, эшсез торган юк».

Овчинников фамилиясе дә газета укучыларыбызга яхшы таныш. Әтиле-уллы гел алдынгылар рәтендә йөриләр алар. Гаилә башлыгы Василий Овчинниковның шоферлык стажы 42 ел. Бүгенге көндә эшли торган «КамАЗ»ында гына да 31нче елын йөри икән инде. Мәскәү, Орлов, Киров өлкәләренә күп йөрелде, хәзер күбрәк шушы тирәдә генә эшлим. Сенаж, силос, ашлык ташыйм, тирес тә түгәм, чәчү кампаниясендә дә катнашам. Сәламәтлек булганда нәрсә кушсалар да эшләргә әле исәп, ди көр күңелле Василий абый. Тормыш иптәше Любовь белән тырыш уллар үстерәләр, Виталий Казанда эшләсә, Эдуардлары игенче – «Труд»ның алдынгы комбайнчысы.

Хуҗалыкта кукуруз чәчү җаваплы хезмәткәр Роберт Зәйнуллинга йөкләнгән. «МТЗ» тракторында хезмәт куючы механизатор кышкы чорда «АКМ» белән фермаларга ашау кертә, аннан бер атнага гына ремонтка туктап ала да, иң беренчеләрдән булып басу-кырларга юл ала – ашлама сибә. Шуңа тырмалау, күлтиләү, чәчү эшләре ялганып китә. Озак еллардан бирле кыр эшләрендә катнашкан тырыш тракторчыдан туфракның җитешүе, теге ел белән чагыштырганда быелгы язның аермалары турында кызыксынам. «Быел туфрак әйбәт җитеште, узган елгы кебек түгел. Үткән ел яз яңгырлы килеп, туфрак юеш иде, шунлык белән кәсәнкәле булып калды. Ә быел менә берөзлексез эшләргә мөмкинлек бирә әле. Юкса, яңгыр булмауның да уңай һәм тискәре яклары бар инде», дип җавап кайтарды Роберт абый һәм өстәп куйды: «Ничә ел эшләүгә карамастан, үз тәҗрибәңдә үзең өйрәнәсең. Чәчкән арты да үз эшең белән кызыксынып, тишелешен көтәсең». Ә тишелми калганы бармы соң? Әңгәмәдәшем бер мәл уйланып торганнан соң, юк, дип ышанычлы җавабын җиткерде. 

Әлегә «Т-150» тракторы белән басуларга культивация ясап, аммиак кертүче Валерий Степанов та алдынгы комбайнчы буларак таныш безгә. Хезмәт юлын ул заман өчен данлыклы булган «Сибиряк» комбайнында башлап җибәрә. Аннан ике техникада параллель эшли башлый. Башта «Т-150»е белән язгы кыр эшләренә чыга, аннан комбайнында эшләр вакыт җитә, «кыр корабы»ның эше тәмамлануга яңадан тракторына утырып, көзге кыр эшләренә керешә. Шулай итеп хезмәт куя торгач, ярты еллап басу-кырларда үтә минем көнем, дип елмая Валерий абый. Хезмәттәше Игорь Кумаевны да хуҗалыкта тырыш хезмәткәр, дип мактадылар. Чәчүгә җир әзерләп, күлти белән басу-кырларны эшкәртүче Алексей Абрамов та чын җир кешесе. Әлегә ул күлтиләү эшен башкарса, бик тиздән печән, салам пресслау эшенә тотыначак. 1986 елдан хуҗалыкта эшли башлаган Юрий Григорьев та басу эшен бүтән төрлегә алыштырасым килми, ди. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан тракторда ул. Маркалары үзгәреп торса да, башкарган эше, хезмәтенә булган хөрмәте үзгәрмәгән. «МТЗ-1221»е белән башта тырмада һәм зябта эшләсә, аннан чәчү эшенә дә чыгарга өлгерә ул. Моннан соң нишлисез инде, сенаж, силос ташуга китәчәксезме, дим. Юк, берьеллык үләннәр артыннан җир эшкәртү яңадан башланачак, шуңа тотынырмын, шәт. Миңа ул эш якынрак, диде әңгәмәдәшем.

Язгы кыр эшләре чорында төрле хуҗалыкларда булырга, төрле кешеләр белән танышырга туры килде. Өстәлләребездәге икмәк аларның маңгай тирен тамызып, тырышып эшләгән бәһасез хезмәт нәтиҗәсе. Киемнәребез пычрак бит, дип читенсенә алар фотога төшергәндә. Эш бит киемдә түгел, ә тузанлы эштә дә чын йөзеңне югалтмыйча, хезмәт батыры булып кала белүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре «Труд» җәмгыяте