Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тырышлыклары нәтиҗәдә чагыла

«Соя үстереп карарга планлаштырабыз, ул рентабельле культура, ел саен сортлары яңара, безнең территориягә ярый торган сортлары да бар хәзер»

Узган атнада «Кызыл юл» хуҗалыгында кукуруз үстерү буенча семинар-киңәшмә булып узды. Бирегә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар һәм зоотехниклар җыелган иде. Каладан килгән, кукуруз үстерү белән махсус шөгыльләнүче фирмаларның белгечләре үзләрендәге сортлар, аларның кайсы силос-ка, ә кайсы орлыкка сугарга яхшы булулары турында тулырак сөйләп уздылар.

Силоска алганда агроном белән зоотехник уртак фикергә килеп, терлеккә кукурузның сабагы зыян килмәслек итеп алу юллары да аңлатылды. Суданка үсемлегенең дә өстенлекле яклары, аны печән буларак киптереп яки силоска алып булулар да сөйләнде биредә. Кукуруз культурасы районыбызның һәрбер хуҗалыгында үстерелә һәм, әлбәттә, төрле хуҗалыкта төрле сортны, гибридны очратырга мөмкин. «Кызыл юл» хуҗалыгында махсус 45 сортны чәчеп үстереп караганнар, үзләре үзебезнең илнекен дә, чит илнекен дә игәләр, уңышлары сөенерлек, чөнки бу юнәлештә алар максатчан эш алып баралар. Киңәшмә һәрбер килгән белгечкә күп кенә файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте, семинарны тәмамлап район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Кызыл юл» хуҗалыгы базасында урнашкан тәҗрибә учас-тогын карап чыктык, сүз дә юк, карап чыгарга була, сайлап алу өчен сортлар бик күп — 45 төрле, ләкин безнең максат ул сортларны карау гына түгел, без киләчәктә үзебезгә кайсы сортка өстенлек бирергә икәнен уйлап эш итәргә тиешбез. Кукуруз орлыгының бәяләре дә гел артып тора, кем алданрак заказ бирә, шул ота, — дип искәртеп узды.

«Кызыл юл» хуҗалыгы бүгенге көндә силос салу һәм кукурузны бөртеккә алу эше белән мәшгуль. Моннан тыш әле рапс сугасылары һәм кыр эшләрен тәмамлыйсылары бар. Хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин белән узган семинар һәм бүгенге көндә башкарыла торган эшләре хакында сөйләшеп алдык.

— Соңгы алты елда кукурузның төрле сортларын үстереп карау буенча тәҗрибәләр үткәрәбез. Башта «Пионер» компаниясе белән, аннан «Татагрохимсервис» компаниясе белән тыгыз эшчәнлек алып бара башладык. Шулардан чыгып, сортларны сайлап, үзебезнең якка туры килә торганын бәясенә, крахмалына, өлгерүенә карап, кайсын силоска салырга, кайсын бөртеккә буласын сайлап эш итәбез. Башка елларны кукурузны җиңсәләргә сала идек, ләкин быел алай итмәдек.

Без орлыкчылык белән шөгыльләнә торган хуҗалык бит. Шуңа да быелгы тотрыксыз һава торышы игенчелеккә зыян китермәсә ярар иде дип борчылырга сәбәпче булды. Быел бөртеклеләрне 30-32 % дымлылык белән дә сугарга туры килде. Соңыннан көннәр ачылып китте, кукурузлар да бөртеккә сугып алыр өчен җитеште, гомумән алганда, кукуруз өчен тиешле булган температура урнашты. Тулаем алганда алтын көз килде дип әйтергә тулы хокук бар, икенче атнага тырышып эшләп алсак, силосны салуны да, кукурузны бөртеккә алуны да уңышлы тәмамларбыз дип уйлыйбыз. 

— Фердинанд Нургаянович, сезнең хуҗалык заманча техника белән эшләүгә зур өстенлек бирә. Ул да үз йогынтысын күрсәтә торгандыр?

— Әлбәттә, алты-сигез елдан соң техника күп чыгым сорый башлый. Ватылып китүе сәбәпле, үзенә йөкләнгәнне эшли алмый, тоткарлык ясый. Монда бит бер «Ягуар» гына ватыла икән, аның янында торган биш-алты машина, баздагы таптый торган ике техника эшсез торалар дигән сүз. Безнең шул бер генә «Ягуар» булу да куркыткан иде, чөнки кукуруз мәйданы 1200 гектар. Безнең шикелле зур хуҗалыкка бер «Ягуар» белән генә эшләү реаль эш түгел, шуңа да киләсе елга тагын бер терлек азыгы әзерләү комбайны алырга планлаштырабыз.

Хуҗалыкның баш агрономы Максим Максимов белән терлек азыгы әзерләү, игеннәрнең уңышы, көзге чәчү юнәлешләре буенча сөйләшеп, йомгаклар ясадык.

— Быел 1200 гектар мәйданга кукуруз чәчтек, шуннан 2000 тонна орлыкка алырга планлаштырабыз, калганыннан силос салабыз. Силоска алынасы мәйданнар 80 гектар тирәсе калды, ә орлыкка алына торганының 90 гектары гына алынган килеш әле (без хуҗалыкта 23 сентябрь көнне булдык — З.Ф.). Бүгенге көндә «Золотой початок 153» сортын алабыз, ул 35-36 % дымлылык белән кайта, бер гектардан уртача 55-57 центнер уңыш күрсәтә. Силоска ала торганы чит илнең «Лимагрейн», «KWS» фирмасы гибридлары һәм үзебезнең ил сортлары. Бүгенге көнгә силос 11 мең тонна тупланды, тагын 2500-3000 тонна салырга планлаштырабыз. Запасны ел ярымга эшләргә тырышабыз. Бүгенге көндә узган елгы силосны кулланабыз, запаста да ярты еллык бар әле. Силос салу эшләрен тәүлек буе, ике сменага бүленеп эшлибез. Базда ике техника эшли. Берсе — «Амкадор», икенчесе «К-744» тракторы. Аларда Айрат Низамиев белән Алексей Дербилов һәм читтән ялланган механизаторлар хезмәт куя. Басуда "Ягуар«да көндез Ранил Җамалиев, төнге сменада Владислав Анеев эшли. Ташу эшләрен көндез дүрт «КамАЗ» белән бер «МТЗ-1221», төнге сменада зур арба белән «Клаас» тракторы һәм ике «КамАЗ» башкара. Орлыкка алуда «Клаас Тукано» комбайны белән Рәфыйк Галеев эшли, ярдәмчесе Айдар Гайфетдинов. Басудан ике «ГАЗ-53» машинасы белән Дамир Йосыпов һәм Рәис Нәҗипов бөртеклеләрне ындыр табагына ташып торалар. 

Безнең 250 гектар тирәсе мәйданда рапс культурасын сугып аласы бар әле. 150 гектар тирәсен алган идек инде. Калган мәйданнарга берәр атнадан керешербез, чөнки әле ул яшел тора.

— Быелгы һава торышы башта эссе булды, аннан яңгырлар китте, эссе көннәрдә рапсның үсеше әзрәк тукталган кебек булса да, яңгырлардан соң ул яңадан тармакланып китеп, уңышы да яхшырды һәм уртача бер гектардан 14-15 центнер уңыш бирде. 
Күпьеллык үләннәрдән сенажны быел ике укос алдык, шушы көннәрдә урган ике басу бар, анысы белән өч укос булачак. Бүгенге көнгә барлыгы 7250 тонна сенаж әзерләнде. Әле узган елгы запасларыбыз да күп, шуңа быел күбрәк печән әзерләүгә өстенлек бирдек. Барлык әзерләнгән печән күләме 1100 тонна булды, шуның 508 тоннасы хуҗалыкта эшләүчеләргә бирелде. 

Тиешле вакытында җирләрне эшкәртеп, «Клаас» тракторы «ДМС 9» чәчү комплексы белән Әмир Гарифуллин 480 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкарып куйды. Аның 215 гектарында — арыш, 265 гектарында көзге бодай булды. Чәчкәннән соң яңгырлар явып, алардан соң культуралар әйбәт кенә тишелгәннәр иде, ләкин бүгенге көндә инде аларга дым җитми һәм бу аларның торышында чагыла. Бүгенге көндә туфракны туңга сөрүдә «К-742» тракторлары белән Рүзәл Әсхадуллин белән Валентин Зыкин эшлиләр. 
Быелгы урып-җыюны мул уңыш туплап, хәвеф-хәтәрсез башкарып чыктык. Уртача 41 центнер уңыш белән тәмамладык. Инде аерым культураларга килгәндә, арпа уртача 48 центнер уңыш бирде, сабан бодае — 54, солы 41 центнерга якын булды. Тотрыксыз һава торышы булу сәбәпле, борчактан уртача 15 центнер гына уңыш ала алдык. Көзге культураларга килгәндә, көзге бодай бер басуда 40 центнер тирәсе бирде, икенче басудан 29 центнер тирәсе уңыш алдык. Бөртеклеләрне җыеп алуда комбайнчылар Рәфыйк Галеев, Айдар Гайфетдинов, Илдар Зыятдинов белән Нияз Сәгыйтов эшләде. Инде киләчәккә булган планнарга килгәндә, соя үстереп карарга планлаштырабыз, ул рентабельле культура, ел саен сортлары яңара, безнең территориягә ярый торган сортлары да бар хәзер, — дип сөйләп узды баш агроном.

Комбайнчылар Рәфыйк Галеев белән Айдар Гайфетдинов әле бүгенге көндә дә басуда кукурузны бөртеккә алуда эшлиләр. 

— 1986 елдан комбайнчы булып эшлим инде мин, — ди ел да алдынгы игенче буларак вымпел белән бүләкләнүче Рәфыйк ага Галеев. — Бу сезонны эшләп бетерсәм башка эшләмәс идем дим дә, яңадан күңел тартыла шул. Сәламәтлек булганда эшләргә уйлыйм әле, — ди ул. Айдар Гайфетдинов комбайнга тракторчы булган җиреннән күчеп утыра, — Нәкыйп әфәнде Шәйхетдинов лаеклы ялга туктаганнан соң. Инде комбайнга эшләр беткәч, слесарь вазыйфасын башкара ул. Быелгы урактан канәгать комбайнчылар. Кукуруз белән рапсны сугып алсалар, 2024 елның урып-җыюына нокта куелды дип әйтә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев