Тырышып салган торакларының игелеген күрәләр (фото)
«Сорнай» җәмгыяте моннан бер-ике ел элек бозаулату торагы белән нәни бозаулар өчен янкорма эшләткән иде
«Сорнай» җәмгыятенең Түбән Ушма авылы тирәсендә урнашкан яңа бозаулату торагына кергәнче башта Югары Ушма фермасына барып килдек, биредә үгезләр, таналар асрала. Тракторчы Юрий Назаров тагын бер арба үгезләр менгезгән, "җәй көне килергә кирәк иде, мин "Магдон"да эшләгәндә", ди ул. Безнең Юрий абый кебек уңган механизаторларыбыз язгы-җәйге чорларда басу-кырларда эшли дә, көзге-кышкы сезонда терлекчелеккә — фермаларга күчә бит, шуны күздә тотып шаяртуы инде. Игенчелектә ул ферма терлекләренә кышка азык әзерли.
Малларга азык бирелгән, терлекче апалар асларын җыештырганнар, бер мәлгә эш беткән, терлекләр бик канәгать кенә сыйлана, аслары чиста, "Сорнай«ның ферма тирәләре гомумән чиста аның, әйтеп-әйтми килүгә карамый, гел җыештырып, тәртипләп торалар. Маллар да биредә яңа кеше күренсә, хәзер башларын сузалар, кызыксынып күзәтәләр. Сөбханаллаһ биредә маллар, тәрбия яхшы икәнлеге күренеп тора. Рационда силос, сенаж, монокорм,.. жмых та бар, кукуруз да кушалар. Юрий абый белән саубуллашып, киттек Түбән Ушма фермасының бер өлешенә, биредә күптәнге абзарлар, әмма алар яхшылап агартылган. Иске тораклар белән яңа тораклар арасын дамба яки күтәртелгән юл гына бүлеп тора.
Яңа торак яңа торак инде, бөтенләй башка, зур да, биек тә, якты да.
— Бик кирәк булган безгә бу ике торак, — ди «Сорнай» җәмгыятенең баш зоотехнигы Азат Габделхаков. — Дөрес, төзү өчен миллионнар кирәк булды, әмма аның нәтиҗәсе икътисадый үсештә нык сизелде, бозау алу да артты, үлем-китемнәр дә кимеде. Җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләгәч, сөт-ит алу күрсәткечләре дә чагыштырмача яхшырды. Җитәкчебез Тәүфыйк Гыйләҗевка рәхмәт, һәр идеяне күтәреп ала, тормышка ашыра. Бик җайлы Тәүфыйк Газизович белән эшләргә. «Сорнай» җәмгыятенең 800 баш тирәсе савым сыеры бар, тәүлегенә 15800 тонна тирәсе сөт савыла, 15 тоннага якыны дәүләткә тапшырылып барыла. Дөрес, бу күрсәткечләр көн дә бертөрле булмый, кимеп тә китә, артып та куя, әмма сорнайлыларның бер урында гына таптанмыйча, алга омтылыш белән яшәүләрен тоймый мөмкин түгел. Әнә, киңәергә уйлыйсызмы дигән сорауга да баш зоотехник күтәренке рухта «әйе», ди. Ничек, ни рәвешле дип сорап тормадык, монысы әлегә сер булып калсын.
Каплатылган, авырлы сыерлар алдында җиңел, сусыл, монокормнан, фураждан торучы азык. Абзарның бер ягында буаз сыерлар, икенче ягында бозаулаган сыерлар.
— Бу абзардан буаз сыерлар җиңел ризык ашап, бавырларын чистартып, ял итеп чыгалар, бозаулагач, аларны каршы якка күчерәбез, аннан инде бераздан юлның аргы ягындагы фермага алып чыгабыз һәм яңадан сөт кудыртырлык дәрәҗәдә яхшы итеп ашату башлана, — дип аңлатты безгә биредәге эш тәртибен Азат Әнәсович.
Яңа фермада өч терлекче хезмәт куя, бозаулар күп булса, эшләргә дүртенче кешене дә чакыралар. Зур Лызи авылыннан Елена Петрова 1995 елдан бирле инде терлекчелектә эшли, уңганлыгын күреп, әлеге ферма ачылгач, бирегә куйганнар үзен. Наташа Әхмәтҗанова Кече Лызи авылыннан килә, 10 ел эшли инде хуҗалыкта. Түбән Ушмадан Людмила Романова белән Урта Ушмадан Олеся Федорова да озак еллар намуслы хезмәт куйган терлекчеләр, алдынгылар. Терлекчеләр бик уңган биредә, җир җимертеп эшлиләр дисәң дә була, күз алдыбызда азыкны тиз арада маллар алдына көрәк белән эттереп тә чыктылар. Шушы ук уңганнар бозаулар да карый. Бер ел элек кенә салынган янкорма 100-120 баш бозау сыешлы итеп эшләнгән, әле дә төзүчеләр йөри биредә, Илнур Җиһаншин җитәкчелегендәге егетләр бозауларның тагарак-савытларын алыштыралар, бераз күләмлерәкне, күп сыешлысын куялар.
Хәзергә биредә 60 бозау тәрбияләнә, ике айдан соң аларны юлның аргы ягындагы фермага күчерәләр. Бозаулар шулай ук, сөбханаллаһ, күз тимәсен. Колакларында чип-лар, кушаматлары теркәлгән, номерлары сугылган. Бозау астында да, сыер астында да салам монда, кардада да салам, эчке абзарда саламны туратып салалар, ә кардада түшәп үк куя-лар. Маллар кадер-хөрмәттә булгач продукцияне дә мул һәм чиста бирә, моны күреп күзләр куана. Ферма тирәсендә рулонлаган саламнар өеп куелган, узган елгысы да күп әле.
— Узган ел запасны артыгы белән тупладык, — ди Азат Габделхаков. — Корылык елларын кичергән булгач, килә-чәкне уйлап эш итәбез хәзер. Терлек азыгы да җитәрлек дәрәҗәдә мулдан әзерләнде, сенажны 10741, силосны 6667 тонналарда туплый алдык.
Сенажы ферма тирә-сенә өелеп, җәймә өстеннән трактор тәгәрмәчләре белән ныгытып куелган. Азыкка кушарга биоөстәмәләр дә, витаминнар да сатып алалар. Кукурузны үзләре үстерәләр, сөтне арттыруда бик әйбәт кушылма ул, диләр.
Кукурузлары сортлы — француз орлыгы, гаять тә яхшы. Басуда үскәнен күрәбез, җитлеккәч ничек сукканнарын күзәтәбез.
Менә шулай, «Сорнай» хуҗалыгының бозаулату һәм дә яшь бозаулар комплексы төзелеше 40 миллион сумга якын төшкән һәм үзен аклаган да. Моңа без бирегә килеп, эш барышы белән танышкачтын, ныклап инандык.
«Сорнай» уңганнарына уңышлар телибез, терлекчелектә дә, игенчелектә дә. Үсешкә нигезләнгән планнары күп булсын, тормышка ашсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев