Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю эшләре кызу темпларда бара (фото)

Техникалар көйле генә эшләп торганда һәрбер механизатор хезмәтен куанып башкара. "Яңа тормыш"лылар да шундыйлардан.

"Кыр кораблары"н беренче генә елын иярләмәүче комбайнчылар табигать шартлары эшләргә мөмкинлек биргәндә һәрбер минутның кадерен беләләр. Кичә мул уңышлы көзге бодай үскән яңа кырда эшләүгә кереште алар. Бүгенге көнгә Шамил Нигъмәтҗанов - 232, Васыйл Зарипов - 203, Нәкыйп Хәйретдинов - 189, Сәйфулла Сибгатуллин - 170, Самат Шәрәфиев - 157, Мансур Мөдәрисов 158 тонна бөртекле культура суктырып алуга ирешкән. Уңган игенчеләребездән мул уңышны ындыр табагына Иван Клейменов, Айдар Нигъмәтҗанов, Илдар Закиров, Салихҗан Сабирҗановлар ташып тора. Тырыш комбайнчыларга һәм шоферларга уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250