Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю ахырына якынлаша

Басуларда туфрак эшкәртү эшләре алып барыла

Район хуҗалыклары урып-җыю эшләрен тәмамлап килә, басуларда туфрак эшкәртү эшләре алып барыла, инде көзге культуралар да чәчелеп беткән диярлек.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 сентябрьгә басулардан 76 мең тонна бөртек җыеп алынган. Район буенча уртача уңыш 32 центнерны тәшкил итә. Инде бүгенге көндә «Дуслык», «Труд», «Активист», «Алга», «Арбор», «Борнак», «Бөрбаш», «Кама», «Маяк», «Смәел», «Якты юл», «Кызыл юл» җәмгыятьләрендә урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнгән.

-—Тукай исемендәге, «Сосна», Тимирязев исемендәге, «Уңыш», «Татарстан», «Сорнай», «Яңа тормыш», «Игенче» җәмгыятьләрендә дә берничә көнлек кенә эш калды, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек тармагы өчен җаваплы баш белгеч Ирек Галимов.

— Иң зур уңыш «Смәел» һәм «Татарстан» хуҗалыкларында үстерелгән. Инде бүгенге көндә көзге чәчү эшләре дә төгәлләнде, район буенча алып караганда, барлыгы 4900 гектар мәйданга көзге культура бөртекләре салынды. Ә менә «Игенче», «Алга» һәм «Уңыш» җәмгыятьләре көзге культураларны гомумән дә чәчмиләр, — дип белдерде баш белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге уңыш