Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уттай кызу чаклар җитте, сынатмаска иде

«Сорнай» хуҗалыгы комбайнчылары районда беренчеләрдән булып урак тәмен татып карады

Әле кайчан гына яз иде, дөньяның яшеллеккә күмелгәненә шатланып йөрдек. Артка әйләнеп карарлык вакыт та узмады, инде җәй узып бара, урак өсте җиткән, ләбаса. Әле җәйнең уртасы гына дип үз-үзебезне юатырга тырышсак та, күңел белән көзгә керәчәгебезне аңлыйбыз...

Хуҗалыкларыбыз кырларында алтын сыман төс иңеп барган икмәк басуларына игенче ышаныч тулы карашын төби,  шул ук вакытта борчылып, урып-җыюның башлануын көтә. Бу елның нәтиҗәсе ничек булыр, түккән хезмәтләр үз-үзен аклармы, дигән сорау җитәкчеләрне дә, белгечләрне дә бертигез борчый. Шушы сораулар белән без «Сорнай»  күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Тәүфыйк Газизовка мөрәҗәгать иттек. Ул, үз чиратында, әйдә, бергәләп басуларны карап әйләник, күп сорауларыгызга җавапны үзегез шунда алырсыз, дип, машинасына утыртып, иген кырлары белән таныштырырга алып чыгып китте.

 

– Хуҗалыгыбыз 6 авылны берләштерә, төп халкы татарлар, удмуртлар, рус милләтеннән дә шактый, башка милләт кешеләре дә ишле. Элек-электән, хуҗалык Ленин исемендәге колхоз дип аталганда, 28 ел рәис булып эшләгән данлыклы Нәфыйк Нәфыйков, 25 ел эшләгән Хәкимулла Сибәгатуллиннар чорыннан бирле без «столичный колхоз» исемен йөрттек, бу әле дә шулай. Шуңа да эшләребезне начар алып барырга хакыбыз юк. Аның үзенең үзенчәлекләре шактый һәм әйтергә кирәк, җитәкчелек итүдә кыенлыклары да бар. Кешегә начар мөнәсәбәт яисә аның хезмәт хакы аз гына кими икән, «безнең ишектән чыгып, шунда ук икенче ишеккә керәләр». Менә боларны һәрвакыт истә тотабыз инде. Ә шулай да хуҗалыгыбызда булсынга дип эшләүчеләребез, бигрәк тә сыер савучылар, механизаторлар арасында күп һәм аларга рәхмәттән башка сүзебез юк. Бу елга килгәндә, районда язгы һәм җәйге чорда иң аз явым-төшем булган дүрт хуҗалыкның берсе – без һәм бу терлек азыгы культураларына да, бөртеклеләргә дә нык тискәре йогынты ясады.

 

Машинадан басу юлына төшүгә ботинка йөзенә кадәр тузанга чумды. Җитәкченең сүзләрен исбатлаган сыман машина артыннан күтәрелгән тузан һавада стена булып асылынып кала. Дөрестән дә, яңгырларны дүрт күзләп көтсәк тә, ышаныч акланмады, хәзер инде игеннәрне чәчми-түкми җыеп алу – төп бурыч, дип сүзгә кушылды районда иң тәҗрибәле игенчеләрнең  берсе, хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәм-мәтҗанов.

 

– Урып-җыю чорына «Сорнай» җәмгыятендә бөтенесе 2400 гектар бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алырга планлаштырыла. Шуның 235 гектары арыш, 195  гектары көзге бодай, 100 гектарда бөртеккә алынасы кукуруз, 452 гектар язгы бодай, 914 гектар арпа, 105 гектар солы, 100 гектар борчак һәм 130 гектар вика бар, шулай ук күпьеллык үләннәрдән 60 гектар семенник калдырылды. Уракны узган ел без 28 июль көнне башлаган булсак, быел иртәләдек, 15 июль көнне чапкан бодай басуы кырыйларыннан беренче бункерларны суктырдык. Теземнәргә салынган көзге бодайның дымлылыгы 15-16 процент булды, әле аз гына көтәбез. Инде борчак та өлгерде. Узган ел  борчакның «Ульяновец» дигән сортыннан һәр гектардан уртача уңыш 22,7 центнер булса, быел югалтуларсыз, вакытында җыеп алсак та, күпкә ким булыр кебек, ди баш белгеч.

 

Әйе, борчак басуында Юрий Назаров үзенең «Макдон» агрегаты белән салган теземнәр артык зур, искитәрлек уңыш вәгъдә итми. Бер-ике көннән суктырылып алынмаса яисә яңгырларга эләксә, булганы да шактый югалырга мөмкин шул. Юрий терлек азыгы хәзерләгәндә дә  зур тырышлык күрсәтте, районда үлән чабучылар арасында өченче урынны яулады. «Иртәдән-кичкә кадәр басу инде,  95 гектарда көзге бодайны  ектым, менә хәзер борчак басуында, эшләмичә булмый, бит», – ди ул һәрвакыттагыча елмаеп. Шулай, тырыш хезмәт куелса гына, алдынгы булып була шул.

 

Уракка барлыгы өч комбайн катнаша – «Акрос 530», «Акрос 550» һәм узган ел гына алган «Акрос 585». Комбайнчылар ныклап эшкә керешер алдыннан паркта соңгы хәзерлек эшләрен тәмамлыйлар, тагын бер кат майлыйлар, чистарталар, сөртәләр. Фирзәр Газизов әйтүенчә, ул «Сорнай»да алтынчы елын эшли икән, гомумән, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүләрне дә кертеп санаса, 19нчы сезонын башлаган. Бу ел Фирзәр икенче маркалы комбайнга утырган. Ярдәмчесе – узган ел уртак тел табып эшләгән, инде тәҗрибәле Айрат Тимербаев икән. Владимир Антонов төп һәнәре буенча эретеп-ябыштыручы булса да, армиядән кайтуга комбайнда биш ел эшләгәннәрен искә төшереп, штурвал артына утырган. Менә хәзер дүртенче елымны уракка комбайнчы булып чыгам, ди ул. Альберт Шәриповның эш стажы кырык елга якын, төрле комбайннарны күрдек, «Нива»да эшли башлаган идем, олы кеше, диптер, узган ел өр-яңа, көчле «Акрос 585»не бирделәр. Комбайн яңа булса да, барыбер механизатор кулын сорый шул, гарантия булуы яхшы булды, хәйран гына җирләрен алыштырдык, быел шәт, туктамыйча эшләрбез, дип ышанам, ди ул.

 

Әйе, урак өсте һәркем өчен җаваплы чор. Ә шулай да хуҗалыкта кичектерми торган башка эшләре дә бихисап. Бүгенге көнгә күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән 6430 тонна сенаж салынган, 571 тонна печән хәзерләнгән. Шәхси хуҗалыкларга да өлеш чыгарганнар, аларга 485 тонна печән кайтарылган. Фермаларда көндәлек киеренке эш бара, көзге чәчүгә дә мәйданнар хәзерлисе бар, суктырылган ашлыкны кайтартып, җилләтеп-чистартып, орлыкка салырга, еллык запас итеп тупларга да кирәк.

 

Җәй – авылда һәрва-кыттагыча киеренке эш вакыты. Игенчеләребезгә, механизатор-шоферларга, һәр тармакта эшләүче хезмәткәрләргә сәламәтлек, сабырлык телибез, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәп, матур күрсәткечләргә ирешергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев