Уңышның уңышлары яки хезмәт ничек хөрмәт китерә? (+фоторепортаж)
Быелгы урак "Уңыш"лылар өчен аеруча истә калыр, чөнки соңгы елларда моның кадәр терлек азыгының да, ашлык, печән-саламның да тупланганы юк иде әле.
- Елына күрә уңыш яхшы булды. Басуларга ничә ел кертелмәгән ашлама кертелде, шулай ук саклау чаралары күрелде. Сенажны да быел бермә-бер артык әзерләдек. Технологияләрне кулланып үстергәч, ашлык та алдагы елларга караганда мул уңыш бирде, - ди директор зур горурлык белән.
Әллә ничә кат ишеткәнче, бер тапкыр үзең күрүең яхшырак, ди халык. Без дә "Уңыш"лыларның эше белән танышу өчен басуга юл тоттык. Без килгәндә игенчеләрнең тирән елга янындагы 96 гектарлы солы басуында төшке ашка туктаган вакытлары иде. Көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тукланаралар икән. "Бик тәмле ашаталар", ди егетләр беравыздан, өлкән пешекче Рауза Төхвәтуллина белән Ләйсән Газыймова әзерләгән ризыклардан канәгать булуларын белдереп. Игенчеләр тамак ялгаган арада баш агроном Илнар Хисамиевтан уртача уңыш хакында кызыксынам.
- Солыныкы гектарыннан 37 центнер чыга, ә гомумән алганда уртача уңыш 38,4 центнерны тәшкил итә. Егетләр бик тырышып эшли. Барлыгы 6 комбайныбыз бар, ветеран комбайнчыларыбыз Мәлик Әхмәдуллин, Рамил Шакировлар беренче-икенче елын руль артында булган Илдар Исхаков, Рәдис Гыйләҗетдинов, Азат Әлтәпов, Илфат Шәйхетдиновларга чын мәгънәсендә остаз. "Магдон" комбайны белән игеннәрне теземнәргә салучы һәм терлек азыгы әзерләүче Илгиз Шәйхиев та җәмгыятьнең алдынгы механизаторы. Үзебездә эшләүдән тыш, "Игенче" җәмгыятендә сенаж өчен игеннәрне теземнәргә салды. Ике комбайныбызны "Балтач агрохимсервис" җәмгыятенә, шулай ук фермерларга арендага биреп тордык, - ди агроном.
Ашлыкларны амбарларга ташуда да тоткарлыклар булмаган. "КамАЗ"да эшләүче Габделнур Төхвәтуллин инде 23 ел руль артында булса, Фаяз Һадиевның беренче елы гына, аңарчы тракторда эшләгән, яшь булуына да карамастан эшенә тел-теш тидерми, диләр аның хакында. Егетләр үзләренә тапшырылган эшкә үтә дә җаваплы карый, чөнки биредә эшләгәнне күрәләр, хезмәт хаклары вакытында түләнә, мал асраган кешегә ашлык, печән-саламы күпме кирәк шуның кадәр бирелә, бәяләр дә чагыштырмача арзан.
- Ике ел ярдәмче булып эшләгәч, 1986 елда үзем комбайн штурвалы артына утырдым. Бик күп егетләр белән эшләргә туры килде. Соңгы елларда ярдәмчем булып Наил Фәттахов эшләгән иде, бүгенге көндә ул армия сафларында хезмәт итә. Бик юксынам үзен, хезмәт итеп исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга язсын үзенә. Быелгы уракта Илфат Гыйльманов белән эшләдек, - ди ел да беренчелекне бирмәүче Мәлик абый.
Көзге кыр эшләренең мөһим юнәлешләре булып җир эшкәртү һәм көзге чәчү тора. Бу чор игенче өчен эш-эшкә ялганган көннәр.Офыкларга кадәр сузылган басу-кырларда гектар-гектар мәйданнарда көн-төн җир эшкәртү, тиешле таләпләргә китереп орлыкларны җир куенына салу җиңелләрдән түгел. Хәер, җир эше беркайчан да җиңел булмаган. Әмма "МТЗ-82"дә эшләүче Сәйдәш Фатыйхов, "МТЗ-1221"не иярләүче Фидәрис Гарифуллин, "Палессе"да эшләүче Ильяс Шиһапов сер бирә торган егетләрдән түгел. Юкка гына, көзге хезмәт - язгы хөрмәт димәгәннәр шул.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев