Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хәтер безне гамьле итсә, эзләр еракка китә... (дәвамы бар)

Биектәге баскычта нык басып торасың килсә, тормышта һөнәр осталыгын үзләштерү өчен иң аскы баскычтан башларга кирәк дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер

Узган гасырның җитмешенче елларында, ниһаять, сугыш арты авырлыклары җиңелеп, сәнәгать тармаклары торгызылып, тотрыклы эшли башлагач, халыкны икмәк белән туендыручы авыл хуҗалыгына да игътибар арта, колхозларны техника белән коралландырып, нәтиҗәле эшкә уңай шартлар тудыру буенча игелекле программалар киң колач ала.

Шул чорларда текә күтәрелеш дулкынына кушылып, районыбызның бик күп колхозлары матур нәтиҗәләргә ирешү максаты белән хезмәт кешесенә чын мәгънәсендә рухи һәм матди стимул тудырып, социалистик ярыш мәйданында чын көрәшче булып сыналырга ярдәм иттеләр. 

Киләчәккә якты өмет, ышаныч белән карап яшәлгән тыныч-имин, бәрәкәтле елларда гади кешегә дә, җитәкчеләргә дә хезмәт батырлыгы үрнәге күрсәтү җәмгыятьтә хөрмәт-ихтирам тудыра торган иң зур дәрәҗә булды. Шундый яңарыш-күтәрелеш рухы белән яшәгән чорда безнекеләрдән районда сәләтле, көчле лидер саналган Харис абый Галимуллинның буыннарга рухи мирас булып калырдай игелекле, нәтиҗәле хезмәт батырлыгын хәтере сау, күңеле киң һәм гадел булганнарның берсе дә инкарь итә алмас. 

Бик күпләрне сокландырырлык һәм көнләштерерлек матур зур казанышларга ничек ирешеп булганын аңлатырга тырышып, язмабыз герое Харис Галимуллинның хезмәт һәм тормыш биографиясенә кыскача гына тукталып үтик. Биектәге баскычта нык басып торасың килсә, тормышта һөнәр осталыгын үзләштерү өчен иң аскы баскычтан башларга кирәк дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер. 1932 елда туган Харис абый балачактан ук көче җиткән җир белән бәйле крестьян эшенә ябышып, авыр хезмәтнең дә матур нәтиҗә белән куаныч китергәнен тоеп, физик һәм рухи яктан чыныгып үсә. 

Иң күркәм нәсел сыйфатларын сеңдереп үскәнгә күрә эшчән, тырыш яшүсмер буларак, ул унбиш яшеннән зур җаваплылык белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Укып, киң профильле механизатор таныклыгы алгач, куәтле техникага үзе баш булып, комбайн штурвалына утыра. Берничә елдан яраткан хезмәтеннән аерылып, армия хезмәтенә китеп бара, һәм анда катгый дисциплина, төгәллек, җаваплылык сыйфатларын тагын да үстереп, шоферлыкка да өйрәнеп, туган якка зур өметләр белән хезмәттә танылырга ашкынып кайта. Колхозда беркадәр эшләп сыналганнан соң, җитди фикерле Харис Галимуллинның булдыклылыгын бәяләп, бригадир итеп күтәрәләр. Аннары максатчан перспективалы ир-егеткә җитәкчеләр әзерләү буенча берьеллык курсны тәмамлап кайтканнан соң, «Правда» колхозыннан бүленеп чыккан «Алга» колхозы белән идарә итүне ышанып тапшыралар. 

Үзәктән читтәрәк урнашканга күрә үз көенә тыныч кына яшәп яткан авыл халкын үсеш стартына кузгатып җибәрү, әлбәттә, җиңел генә бирелми. Яңа оештырылган колхозның иң әүвәл матди-техник һәм производство базасын торгызу өчен үз көченә ышанган нык ихтыярлы, инициативалы Харис Галимуллинга эзләнергә, табарга, байтак кабинет ишекләрен кагарга туры килә һәм ул рәислек иткән биш ел эчендә тиз арада тернәкләнгән хуҗалык уңышлы күрсәткечләр белән куандыра башлый. Шул чорда ук эшлекле ярыш ритмына кушылган "Алга«лылар әле дә иң тотрыклы үсеш белән баручы хуҗалыклардан санала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев