Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хәтер безне гамьле итсә, эзләр еракка китә... (дәвамы)

Харис абыйны бик таләпчән, усал дип әйтәләр, аның кискен таләпләренә буйсынып эшләү җайсыз түгелме соң

Яшьлек энергиясе ташып торган сәләтле җитәкче үзенең туган ягы булган «Татарстан» колхозына күчерелгәч, Йосыф абыйсы шактый ныгытып калдырган хуҗалыкта алга таба үсеш резервларының чиксез булуын чамалап, якташлары алдында сынатмас өчен икеләтә җаваплылык тоеп, текә үсеш стартына әйдәләп, текә яңарыш үрнәкләренә ияреп, авыл җирлегендә чын мәгънәсендә көрәш мәйданы оештыра. 

Тәвәккәл булдыклылык һәм тынгысыз кайнар йөрәк белән ашкынып, ул колхозның барлык җитештерү тармакларын прогрессив алымнар белән үзгәртеп коруга йөз тота. 

Алгарышка, яңалыкка омтылган сәләтле җитәкче галәмәт зур тизлек белән алга ашкынып чыккан локомотив шикелле иң башта үзенә һәм колхозчыларга йөкләнгән мөһим бурычларны хәл итү өчен оста оештыру сәләтен көннән-көн камилләштерә бара һәм ул башкаларның да алдынгы тәҗрибәсен өйрәнеп, иң отышлыларын үз хуҗалыгында кулланышка кертеп, текә күтәрелеш баскычына аяк баса.

Әлбәттә, һәр тармакта колхозчылар белән идарә итәргә, бөтенесен контрольдә тотарга һәм тәртип урнаштырырга сәләтле командасы — идеология комиссары булып саналган Габделхак Латыйпов, үз вазифасын җиренә җиткереп башкарырга күнеккән зоотехник Рафис Галимуллин, ферма мөдирләре, агрономнар һәм башка белгечләр зур максатларны тормышка ашырганда ышанычлы, сыналган терәк-таяныч булып санала. 

Берничә ел эчендә кызу темплар белән техник яктан баетылган терлекчелек каралтылары тулаем яңартылган һәм аларда уңай эш шартлары тудырылганга куанып, кызу алгарыш рухына ияргән эшчән, уңган колхозчылар күмәк фидакарь көч белән ашкынып, муллык тудыру ярышына кушыла, хезмәтне дөрес оештырып, экономиканы ныгыту һәм җитештерүне үстерүнең иң прогрессив методлары: фермаларда ике сменалы эш, ел әйләнә терлекләргә витаминлы, туклыклы азык туп-лап кую кебек иң мөһим шартлары тормышка ашырылу «Татарстан» колхозына текә үсешкә ирешеп, районда гына түгел, республикада маяк булып балкырга зур тизлекле стартка юл ача. 

Үсмер чактан басуда эшләгәндә үк бәрәкәтле җир сулышын җанына сеңдереп, туган як кырларының тиешле тәрбия кылганда гаять игелекле булуына инанган Харис Галимуллин игенчелектә рекордлы уңышлар алуның да серен үзләштереп, куелган максатларны масштаблы, киң колачлы итеп хәл итәргә остарып җитә. 

Социалистик ярышта колхозның яулаган зур казанышлары Галимуллинга да зур абруй-дәрәҗә китерә, ул СССР Югары Советы депутаты булып сайлана, югары дәрәҗәдәге орден-медальләр белән бүләкләнә һәм аңа карап, артыгын масаймыйча, гади һәм эшлекле калып, беренче чиратта халык ихтияҗын кайгыртуны максат итеп куя. 

Җитәкче эшчәнлегенә бәя биргәндә җитештерү күрсәткечләре генә түгел, аның кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте, әйбәт хезмәт хакы түләп, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту бурычларын да ничек хәл итеп баруына карап бәя бирелә. Шушы изге максатны да күз уңында тотып, авылларның төзеклеге, социаль-мәдәни тормышның җанлануы кешеләрне рухланып, тырышып эшләргә этәрә.
Социализм чәчәк аткан ул чорда матбугатка да зур әһәмият бирелде, аларга да хезмәт алдынгыларын яки кимчелекләр тәнкыйтьләү буенча җитди бурычлар куелды. Шуңа күрә дә район газетасы журналисты буларак, миңа да бу хуҗалыкта шактый булырга туры килде.

Бервакыт шулай фермада терлекчеләр белән очрашып, тоткарлыксыз уңышлы эшләүләренә инангач, аларны эчкерсез әңгәмәгә тартасым килеп, Харис абыйны бик таләпчән, усал дип әйтәләр, аның кискен таләпләренә буйсынып эшләү җайсыз түгелме соң дигән уңайсызрак сорау куйдым. Карасу зәңгәр эш халатларыннан тузанны кагып төшергәндәй, алар бердәм рәвештә минем шик-шөбһәне таратып аттылар.

— Әй, андый булдыклы хуҗа безнең бәхеткә эләккән ул. Бөтен җирдә тәртип яратканга күрә, кимчелек күрсә, кырысрак тоелган чаклары була. Без аның тынгысыз кайнар холкына ияләндек инде. Үч сакламый, икенче кергәндә бар да тәртип икәнне күреп, бик яктырып дәшә, ди арада кыюрак күренгән терлекче.
 

(Дәвамы киләсе санда).

Фәридә Шакирова,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев