Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа бәрәңге казып карадыгызмы әле? Уңыш бармы? Әллә...

Эссе җәйнең тагын бер галәмәте – җир астындагы яңа бәрәңгеләрнең үрентеләре барлыкка килгән. (+видео)

Илле алты еллык җир белән эшләү тәҗрибәсе булган Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗановка халык шул турыда борчылып яза башлагач, ул да үзенең бәрәңгеләрен казып караган.

Сүз уңаеннан: Мөхәррәм абый Буа районының Яңа Тинчәле авылының легендар колхоз рәисе. Лаеклы ялда бакча эшләре белән мәшгуль. Инстаграмдагы сәхифәсендә үзенең тормышы, хезмәт юлы белән бәйле тарихи истәлекләрне барлый. Бакчачыларга киңәшләрен дә биреп бара. Бу юлы да халыктан килгән сорауларга битараф калмаган иде.       
Мөхәррәм абый әйтүенчә, 2010 елның җәендә дә шундый ук хәл күзәтелгән булган.

– Кайбер бәрәңгеләрдә чынлап та үрентеләр күренә, хәтта яшел яфраклары да чыга башлаган. Бөтен районнарда да шул хәл дип әйтеп булмыйдыр, төрле җирдә туфрак төрлечә өлгерә һәм бәрәңге утырту вакыты шуңа карап көйләнә. Аннары безнең якларда туфрак та кара. Казан арты яклары белән чагыштырганда, без гомер буена бәрәңгене дә атна-ун көнгә иртәрәк чәчәбез. Быел 28 апрельдә үк утырттык. Җәй коры килде, көннәр дә һаман эссе тора. Аномаль һава торышы аркасында, бәрәңге дә икенче тапкыр уңыш бирергә омтыла. Бәрәңге алырга әле 20-25 көн бар. Сабакларын чабып атып булмый, чөнки алар әле ямь-яшел булып утыра. Үсеп бетмәгән бәрәңгеләре дә дә бар әле. Көзгә бәрәңге алганда, үрентесе булганнарны чәчүлеккә калдырырга киңәш итмим, үргән сабакларын сындырып атып, ашауга тотыгыз яки терлекләргә бирегез. Черемичә кыш чыгар дип фаразласак та, бер сабак чыгарган күздән яңа үсенте булмаячак, – ди ул.

Мөхәррәм абый үзе икенче бер вариантны да кулланып карарга җыена. Алар яңа бәрәңгене 20 июньнән үк ашыйлар икән инде. Ашау өчен, балаларга да биреп җибәрү өчен казып алганда чыккан үрентеле бәрәңгеләрне суганнан бушап калган түтәлгә утыртырга булганнар. Октябрь башына алар 30-40 граммлы булып үсәргә өлгерәчәк һәм чәчүлек өчен менә дигән материал да булачак икән.

– Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар шулай эшли дә дип беләм. Чөнки чиста бәрәңге орлыгы үстерү технологиясе җәй уртасында бәрәңге утыртуга нигезләнгән. Бер төптән ун-унике бәрәңге чыга, сайлап чүплисе дә юк. Барысын да чәчүлеккә салып куясың, – ди тәҗрибәле агроном.

Быел яңгырлар булмагач, бәрәңге уңышы начар булыр дип борчыла халык. Киләсе ел өчен булса да, Мөхәррәм абый бер киңәшен бирде. Корылыкка чыдам “Ажур” сортлы бәрәңге утыртырга кушты ул. Берничә төрле сортны сынаганнан соң, үзе шул сортны гына калдырган.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге