“Яңа тормыш” басуларында: “Бер кеше дә артык түгел” (+фоторепортаж)
Без, журналист халкы, гадәттә кырларга эш гөрләгән чакта - төш алдыннан яки төштән соң барырга күнеккән. Шулай килеп чыкты: "Яңа тормыш"ка мин кичке якта бардым. Сәгать дүртләрдә баш агроном Илгиз Заһидуллинга шалтыраткач: "Ничәдә килсәгез дә була, кичке сигезгә кадәр басуда әле без", - диде.
Чәчү орлыгы ташып торучы Салихҗан абый Сабирҗанов исә "Яңа тормыш"ның легендасы булып чыкты. "Миңа - 63, машинама - 40 яшь, 40 ел буе бергә без, ничек ташлыйм инде, буявы да кырылмасын дип карап кына тотам", - диде ул, уенын-чынын бергә кушып.
Хуҗалыкта 19 августтан бирле чәчәләр икән.
- Берьеллык үлән басуларында эш башлаган идек, 114 гектарда чәчтек инде, - дип сөйли Илгиз. - Көзге арыш белән бодай бөтенесе 658 гектарда булачак. Әлегә җир бушап бетә алмый. Шәхси хуҗалыкларга өләшергә дигән вика белән тоткарлык килеп чыкты, шул кулны тота... Шушы көннәрдә аны өләшеп бетерсәк, салам җыю кызуланачак инде. Җомгаларга яңгыр күрсәтә бит, шуңарчы арышны, борчакны суктырып бетерергә иде дибез. Көзге бодай җыелып бетте, терлек азыгы хәзерләүнең дә бу этабын төгәлләдек. Арыш белән борчакны җыеп алсак, эшләр бераз җиңеләер иде дип көтәбез.
Җир хәзерләүчеләр янына бармасак та, аларны язмый калдырмагыз инде, Нурислам Гарифуллин, Владислав Петров, Рәшит Нәбиевлар бик тырышып, сыйфатлы булсын дип эшли бит, ди баш агроном. Хуҗа сүзе закон, кырда эшләүчеләрне, басуларны аннан да шәбрәк белүче юк ләбаса. Бу яктан 1990 елдан бирле агроном, шуның соңгы унбер елын баш агроном булып эшләүче Илгиз бик мәгълүматлы һәм кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты (тагын шунысына игътибар иттем: бер генә санны да хәтердән генә әйтми Илгиз, әйтә дә, папкасыннан кәгазь чыгарып, дөреслеген тикшерә - төгәл кешеләр гамәле!). Бер басудан икенчесенә күчкәндә басулар тарихы, үз эшенең кайбер серләре белән дә уртаклашты ул.
-Игенчелек - лотерея инде ул, я отасың, я отыласың. Нинди генә культура үстерсәң дә, һәр елны аның берсе уңа, берсе юк. Һәр басу кебек, һәр ел да үзенчә хикмәтле. Менә быел да язын көзге уҗымнар куркыткан иде, арышны бераз өстәп чәчсәк тә, бодайга кагылмадык. Аның бит балалау сәләте бар, майдагы яңгырлар ярдәме белән күтәрелде, ныгыды, уңышы да бик әйбәт булды. Кукурузны иртәрәк чәчү дә файда бирмәде, көз бик әйбәт килсә дә, орлыкка дигәне өлгереп җитмәс инде, ә менә рапсны соңрак чәчеп, уңдык. Бердән, корткычлардан саклый алдык, икенчедән, әле ул өлгермәгән, урак беткәнне көтә ала. Гомумән, без бөтен культура берьюлы өлгермәсен өчен үзебезчә кайбер чараларны күрәбез. Әйтик, көзге бодайның иртә өлгерә торган сортын игәбез, бу уракны башлый торырга мөмкинлек бирә. Быел да шул хисапка күпне оттык дип саныйм. Аннан соң көзге бодай, арышны теземгә егып эшләү белән дә җитештерүчәнлекне, темпны арттыра алдык. Чапкыч таккан тракторчыбыз Айрат Гарипов алты комбайнга җитәрлек итеп, теземнәрне тезеп кенә торды. Борчак чапканда гына Илшат Нәҗипов ярдәм итте...
Без барганда Айрат инде 114 гектарлы арыш басуында эшен тәмамлап, кайтып киткән иде. Дөрестән дә, булдырып эшләгән, урган басуында ник бер учма ял калсын! Чиста, гали пәкесе белән кыргандай, тип-тигез...
Алан ягындагы басуда арыш сугучы Самат Шәрәфиев (ярдәмчесе Булат Гарипов), Булат Мөдәррисовларны ( Фадил Мөдәррисов) туктатып, фотога гына төшердек тә, эшләре турында Илгиздән сораштым. Аларны гына түгел, бу басуга җаваплы итеп беркетелгән ярдәмчесен - яшь агроном Андрей Филипповны да бик мактады юлдашым. Башка басуларда эшләүче комбайнчылар Марат Нигъмәтуллин (Булат Габделәхәтов), Шамил Нигъмәтҗанов (Илшат Шәрипов), Нәкыйп Хәйретдинов (Илнар Әхмадуллин), Васил Зариповлар (Илшат Сәләхетдинов) хезмәтеннән дә бик канәгать булуларын әйтте. "Әле менә бу көннәрдә генә авыл хуҗалыгы профсоюзларының республика оешмасыннан вәкилләр килеп, иң күп эшләүче һәм иң иске комбайнда эшләүче Марат белән Васил абыйга бүләкләр биреп киттеләр, - ди Илгиз. - Үзебездә дә кызыксындыру чаралары күп төрле, бушлай ашлык та, җиңүчеләргә бозау да биреләчәк"...
Ашлык ташучы шоферларны, ындыр табагында эшләүчеләрне язмый калдырсак, язмабыз тулы да һәм дөрес тә булмас. Әнә, баш агроном да бит, "Бу шундый вакыт, бүген бер генә кеше дә артык түгел, 25еннән ындыр табагында эшләүче мәктәп укучылары туктый, нишләрбез инде", - ди. Алты комбайн суккан ашлыкны алты машина ташый, шунлыктан һичнинди тоткарлык юк икән. Радик Гарипов, Иван Клеменов, Ринат Һадиев, Илдар Закиров, Айдар Нигъмәтҗанов, Радик Садыйков, Александр Тарасовлар алып кайткан ашлыкны чистарту, киптерү урнаштыру ике ындыр табагы хуҗалыгына йөкләнгән. Мөдирләре Рифкать Вәлиев, Алевтина Петрова, машинистлары Фердинат Гыйльмуллин, Ришат Фәйзрахманов, Билсур Газыймҗанов, Айрат Миннеханов, Николай Бегашев, Вениамин Попов, Виталий Клеменовлар тырышлыгы белән әлегә ике коллектив та сынатмый.
...Мин басудан киткәндә кояш инде офыкка таба "тәгәри" иде. Ә кырдагылар өчен эш сәгате дәвам итә иде әле. Җиләк вакыты гына түгел, урак вакыты да бер генә шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев