Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш»та яшел урак өсте

Быелгы җәйне күпләр 2010 ел белән чагыштыра һәм шул ук вакытта агымдагы елның уңаерак булуын да ассызыклап куя. Ничек кенә булмасын, җир кешесе һәркөн хезмәттә. Бүген булмаса, иртәгә яңгыр явар, игенчелек тә алдырып китәр, яшел азыгы да җитәрлек тупланыр, диләр.

«Хезмәт десанты»ның чираттагы тукталышы 8 июнь көнне «Яңа тормыш» җәмгыятенә булды. Һәрбер хуҗалыктагы кебек биредә дә яңгырны көтәләр (9 июнь көнне басу-кырларыбыз яңгыр суларына күпмедер туена алды, шөкер). – Печәннәр, игеннәр алдырып китәр өчен яңгырның иң кирәкле чоры, – дип уфтанып иген кырларының тишелеше, үсеше белән таныштырып йөрде баш агроном Илгиз Заһидуллин. – Безнең монда бөтен җирдә тау бит, тау башы булгач җир тиз өлгерә, шуңа да җирнең тигез җитешүе нәтиҗәсендә язгы кыр эшләренә вакытында чыга алдык. Зәб тырмалау дип тә борчылмадым, өлгергән җирне әзерләп, чәчә бардык. Чәчүлек җирләребезнең гомуми мәйданы 2624 гектарны били. Чәчүдән соң явып киткән яңгырлар бик әйбәт булган иде, аның арты тишелеш тә, үсеш тә яхшы булды. Тик аннан соңгы берничә атнага сузылган корылык кына тынычлык бирми. Дөрес, безнең узган елгыдан калган силос һәм салам  запасларыбыз бар.

Быелгы кыш көзге бодай өчен килешмәде ахры, күпчелек хуҗалыклардагы кебек «Яңа тормыш»та да көзге бодайның кышлавы чагыштырмача начар булган. Шуңа да аның 71 гектарын арпа белән өстәп чәчкәннәр. – Ә менә арышның кышлавы чагыштырмача яхшы булды, – ди баш агроном.  Авыл хуҗалыгы шуның белән ота да ул. Биредә бер культура начар булса, икенчесе мул уңышы белән сөендерә, – дип күзәтүләренә нәтиҗә ясый озак еллар әлеге өлкәдә эшләүче Илгиз Заһидуллин.

Яңгыр юк, уңыш чигенке булыр инде, сенаж, печән әзерләүгә керешсәк тә, күләме без теләгән кадәр чыкмый, диләр хуҗалык белгечләре. Сенаж әзерләүдә ике комбайн һәм дистәләгән техника эшли. Комбайннарда Илшат Баһаветдинов белән Марат Газыймҗанов хезмәт куя. – Абыйлар белән техника арасында йөреп кызыксыну барлыкка килгән иде, тормыш юлымны да шушы өлкәгә багышладым. Үзем иярләгән иң беренче техника – ул «СК-5» комбайны иде. Бүгенге көндә «ДОН-680» комбайнында һәм «Т-150»дә эшлим. Трактор белән язгы кыр эшләрендә эшләдем, аннан соң менә сенажга чыктым, сенаж белән силос арасында комбайнга әзрәк эш булмый торачак, ул вакытта яңадан трактор белән зәбкә чыгачакмын. Көзен инде янәдән кыр эшләрендә катнашачакмын. Ел әйләнәсе шулай эш бетми инде. Эшләгән кешене хуҗалыгыбызда күрә беләләр, хезмәт хаклары да яхшы, премияләр дә бирәләр, бары тик кушканны җиренә җиткереп башкарырга гына кирәк, – ди Илшат.

Узган ел белән быелны чагыштырып нәрсә дия аласыз, дип сорыйм комбайнчылардан. – Соңгы тапкыр 2010 елда булды мондый коры ел, әле алай да быел уңаерак. Әлегә 140 гектарлы басуда эшлибез, бер «КамАЗ» машинасын тутырыр өчен пакус ярым әйләнергә кирәк, ә узган ел уңыш бик шәп иде, – ди егетләр. Марат Газыймҗановның да хезмәт юлы «СК-5» комбайнында башланып китә, аңарчы мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Аннан «Т-150» тракторын иярли, бүгенге көндә «Полесье» комбайны белән «МТЗ-82»дә хезмәт куя. Марат белән Илшат күршеләр булып яшиләр, хезмәттә дә гел бергә, беребез ватылса, икенчебез тизрәк ярдәмгә ашыга, шулай итә-итә эштә дә, йорт тирәсендә дә бер-беребезгә булышып торабыз, ди азык әзерләүчеләр.

Кайткан сенажны базга урнаштырып, таптап торуда Илшат Габделхаков һәм Ришат Әсхадуллин эшли. Илшатның хезмәт юлында төрле техникаларны очратырга була, экскаватор, трактор, аннан соң ун елдан артык «КамАЗ» да йөрткән һәм кисәк кенә шоферлыктан яңадан тракторчы булып куйган. – Яңа техникада эшлисе килде, – дип ишарәләде ул «К-701» тракторына күрсәтеп. – Аннан тыш тагын погрузчикта да эшлим әле. Ике тракторга да эш җитәрлек, тирес, ашлама, балчык төяү кебек эшләр дә миңа йөкләнә, сенаж-силос та таптыйм. Эштән куркып торган юк, әтием Ришат та шушы хуҗалыкта шофер булып эшләгән иде. Аннан да күп әйбергә өйрәндем, – ди алдынгы механизатор.

– Бик булган, алдынгы механизаторыбыз Газыймҗан Исмәгыйлев «Полесье» комбайны белән азык әзерләүдә тырышып хезмәт куя. Гомумән, нинди генә эшне дә җиренә җиткереп башкара ул, чәчү чорында берүзе 467 гектар мәйданга «Беларус» тракторы белән кукуруз чәчте, – дип югары бәя бирде Илгиз Котдусович. Күп еллар «Магдон» ургычында хезмәт куючы Илшат Нәҗиповның эшеннән дә бик канәгать мин. Егетләребезнең кайсын гына алсак та бик тырышлар, булдырабыз дип эшлиләр, молодцы, диде баш агроном.

Печән әзерләүдә дә өлгерлек күрсәтә хуҗалык. Бу эш Фәрит Кадыйровка йөкләнгән. Бүген эшне бетерәм инде, диде ул артыннан тезелеп барган рулоннарга карап. Чынлап та, алдагы көнне эшен тәмамлады һәм шуны көткәндәй икенче көнгә яңгырлар да явып узды.

Тракторда эшләү теләге каян килде, дип кызыксынам Фәриттән. Әтием укытучы, әнием сыер савучы иде, ә минем менә техникада эшлисе килде, дип елмайды ул. Ике дистә елдан артык руль артында ул. Чәчүдә дә, печәндә дә, фермада да эшли, иң мөһиме эш кенә булып торсын, ди.

Хуҗалык эшчеләрен ашханә пешекчеләре Гүзәлия апа һәм Люзия Хәбибуллина тәмледән-тәмле кайнар ашлар, камыр ризыклары белән сыйлыйлар. Без басуга килгән вакытта төшке аш вакыты иде, Фәридә Гарипова һәрбер шофер һәм механизаторга тәмле булсын дип теләп, күңел җылысы белән пешерелгән кайнар ашны бүлеп, әле чәйгә бәлеш тә бар, дип сөендерде. Көн дә шулай тәмле ашаталар безне, дип мактадылар басудагылар пешекчеләрне.

«Яңа тормыш» хуҗалыгы эшчеләренең күңелләре көр. Яңгыр да вакытында яуса, Сабантуй алдыннан әллә тагын да кәефләр күтәрелеп китәр иде, диделәр алар минем белән аралашканда. Амин дигән сәгатькә туры килеп ахры, икенче көнне аз булса да яңгыр да насыйп булды. Инде тырышып, маңгай тирен түгеп чәчкән игеннәрен дә, яшел азыгын да, печәнен дә җитәрлек күләмдә тупларга насыйп булсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы