Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яӊгыры да, печәне дә кирәк

Шаулап үткән бәйрәмнәр белән райныбызга күптән зарыгып көткән яӊгырлар килде. Терлек азыгын әзерләүгә алдан керешкән хужалыклар икеләтә уӊды: беренчедән, менә дигән сыйфатлы печәне, сенажы әзерләнсә, икенчедән, чабылып, җыеп алынган мәйданнарда үләннәр яӊадан күтәрелә башладылар.

Бәйрәмгә кадәр бер меӊ тонналы чокырга сенаж туплаган «Кызыл юл» хезмәтчәннәренеӊ эше мактауга лаек. 626 тонна сенаж әзерләгән «Татарстан», 330 тонна сенаж туплаган «Бөрбаш»лар оттырмадылар, Шулай ук «Активист», Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыклары бу киеренке чорны әзерлекле бшладылар. 9 июньгә район буенча барлыгы 2487 тонна сенаж әзерләнгән, 251 тонна печән кайтарылган. Печән әзерләүдә чагыштырмача «Сорнай», «Игенче», «Татарстан», «Активист» хуҗалыкларын уӊай яктан әйтеп китәргә мөмкин. Ә башка хуҗалыкларда печәне дә, сенажы да юк. 8 июнь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ карары белән һәр хуҗалыкка үлән мәйданнарын беренче укосын чабуны 25 июньгә бетерү һәм терлек азыгын әзерләү буенча йөкләмәләр җиткерде. Үлән мәйданнары бүгенге көнгә кадәр эшләгән шикелле эленке-салынкы чабылса, бу эш июнь башына да калачак. Әнә бит, төньякта урнашкан «Якты юл»лар үләннеӊ беренче катын 210 гектарда чабырга өлгергәннәр. «Смәел», «Кама», «Алга», «Борнак», «Тукай» хуҗалыкларында мондый мәйданнар бик аз, «Уӊыш» әле бер гектар да үлән чапмаган.

- Күпьеллык үләннәрне 1 килограмм коры азык матдәсендә туклыклылык, аксым һәм витаминнар энергия куәте иң көчле вакытта чабарга кирәк. Син бер кочак салам биргәнче, бер уч көчле азык бир, дип әйтәләр бит. Без үләнне вегетация чорында, иң куәтле вакытын эләктерергә тиешбез, - дип берничә тапкыр җитәкчеләрнеӊ исләренә төшергән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовныӊ сүзләренә игътибар итүче генә аз. Башка елларда терлек азыгы әзерләүдә үрнәк күрсәтә торган «Дуслык», «Яӊа тормыш», «Игенче» хуҗалыклары белгечләре һәм механизаторлары быел нигәдер сүлпәнлек күрсәтәләр. Терлек азыгы әзерләүдә җибәрелгән бүгенге җавапсызлык, ялгышлар һәм таркаулыкныӊ сөт һәм ит җитештерү тармагына киләчәктә тискәре йогынтысы зур булачагын онытмаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250