«Якты юл»лылар чәчүнең экваторын үткән
Яз җитү белән авыл җирлегендә эшләр гөрли башлый. Шәхси хуҗалыкларда бакча эшләре, бәрәңге утырту, басу-кырларда язгы кыр эшләре, чәчү...
Тик быел кем белән генә сүз башласаң да, язның гадәттәгедән соңарып килүен, туфракның җылынып җитә алмавын, яңгырлы көннәрнең еш булуы сәбәпле чәчү эшләренең тулы куәтенә бара алмавын әйтәләр. Әйе, Тукай язганча, җил дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуы мөһим шул.
«Якты юл» җәмгыяте язгы чәчү эшләрен май башында башлап җибәргән, тик яңгырлар эшне кайчак туктатырга да мәҗбүр иткән. Шулай да кояшлы көннәрнең кадерен белеп, чәчү эшләрен берничә техника белән төрле басуларда чәчеп калырга ашыгалар. Әлеге хуҗалыкта язгы кыр эшләренең торышы белән җәмгыять җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин таныштырып йөрде.
– Бездә җирләр озаграк җитешә, әлегә чәчү мәйданнарының яртысы чәчелгән килеш: бодай – 344, арпа – 507, борчак – 90, берьеллык үләннәр – 205, кукуруз 155 гектарда, – дип сүзне башлады җитәкче. – Көзге уҗым мәйданнары 530 гектарны тәшкил итә, шуның 290 гектары арыш, 240ы бодай. Бодай мәйданнарын симәнәлек кенә калдырып, калган өлешен өстәп чәчтек. Арыш уҗымы чагыштырмача яхшы.
Куныр авылы белән янәшә булган басуларда техника гөрелтесе ишетелеп тора. 140 гектарлы басуда Илнар Мәгъсүмҗанов «Раушан» сортлы арпа чәчә. Аңа Илшат Әшрәфҗанов – симәнә, Алмаз Шәйхетдинов ашлама ташып торалар. Янәшәдәге басуда «К-744» тракторында Нуретдин Гайсин җирне күлтили, ә «К-701» тракторында Әлфәт Нәҗипов тырмалый иде. Эшләренең тыгыз чорына туры килсәм дә, чәчү эшләрендә инде байтак тәҗрибәсе булган Илнар Мәгъсүмҗанов белән сөйләшеп алу мөмкинлеге туды. Илнарның техника арасына кереп китүе кечкенәдән әтисе белән тракторда йөрүеннән башланган. Динус абый да озак еллар мактаулы механизатор булган (мәрхүмне искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен). Әтисеннән техника серләренә төшенеп үскән егет 10 сыйныфны тәмамлаган елны авылда бакчалар сукалап йөри башлый. Инде хезмәт юлын сайлар вакыт җиткәч тә балачак хыялына тугры калып, тракторны сайлый ул. Иң беренче «МТЗ-80»дә эшли башлый, аннан салам өя торган техникада эшләп ала. 27 ел язгы-көзге кыр эшләрендә гел катнашып килә Илнар һәм 2014 елдан инде чәчү эшләренә дә алына. Быел да башта көзге уҗымнарны ашлама белән тукландыра, аннан чәчүгә керешә.
Илдар Әшрәфҗанов та хуҗалык-ның алдынгы һәм тырыш механизаторы. Аңа иң четерекле һәм төгәллек ярата торган эшләрнең берсе – кукуруз чәчү йөкләнгән. 78 гектарлы басуда силоска дигән «Росс 140» гибридын чәчә иде ул. Төп ярдәмчесе Илшат Сәмигуллин белән аңлашып, матур итеп эшләүләрен дә ассызык-лап үттеләр. Илдар әфәнденең техника арасында кайнаша башлавы гади авыл малайларыныкы кебек комбайн ярдәмчесе булудан башланган. Башта әтисенә, аннан күршесенә ярдәм иткән. Үзенең дә хезмәт юлы комбайнда башланып киткән. Аннан инде тракторда эшли башлаган. Кукурузны сигезенче сезон чәчәм инде, – ди Илдар. Эшенең авыр булуын да яшерми, төгәллек сорый торган эш бу, һәрбер миллиметрын көйләп эшләргә кирәк, аннан соң бит әле рәт арасын да эшкәртәсе бар, ди алдынгы механизатор. Чәчү эшләрен төгәлләп, рәт арасын эшкәрткәннән соң печән, салам пресслау эшенә алына ул, кышын да тик тормый, фермада терлекләргә азык кертә, тирес түгә.
«Якты юл»лылар кукуруз мәйданнарын быел шактый арттырганнар. Барлыгы 450 гектар мәйданда чәчәргә планлаштыралар, шуның 50се орлыкка алыначак.
185 гектарлы басуда люцерна чәчүче Ришат Шәрәфетдиновның да хуҗалыкта эшли башлаганына шактый еллар. Иң беренче техникасы «Т-4» булган, аннан «Беларус», «МТЗ-82» һәм инде ун ел «МТЗ-80»дә эшли ул. Тәҗрибәле игенчедән бөртекле культура белән печән чәчү арасында нинди аермалар бар дип кызыксындым. Ришат күптәннән күңелендә йөрткән фикерләрен җиткерде: «Бөртекле культура язын чәчелә, көзен сугып алына, ә печән җирләре хуҗалыкка кимендә 4-5 ел хезмәт итә торган мәйданнар ул. Эшеңне җиренә җиткереп башкармасаң, шул басулар яныннан үткән саен кызарырга туры килә. Ә тигез, хәтфәдәй үсеп утыручы печән басуларын күргәч күңелдә горурлык хисе туа. Дөрес, шул печән җирләрен машиналар белән таптап киткән эзләрне күргәч, йөрәк әрни. Шуңа да басу-кырлардан йөргән шоферлар алар таптаган җирләрнең дә кемнеңдер хезмәте булуын онытмаса иде», – ди үз эшен намус белән башкаручы тырыш механизатор.
Ришатка әлегә басуда Фәнис Хәкимҗанов ярдәм итә. Башка елларны улы Рәмзил белән бергә эшләгән булганнар. Ә Рәмзил быел башка студентлар белән бергә Рамил Гыйниятуллин агрегатында бодай чәчүдә катнаша.
– 4 егетне стипендия түләп махсус укытабыз, язгы кыр эшләре вакытында алар безгә ярдәм итәргә-практика үтәргә кайталар, – дип искәртеп үтте Зиннур Нурлыҗанович. Рамил Гыйниятуллинга симәнәне Илгизәр Һадиев ташып тора. 2005 елдан хуҗалыкта эшли башлаган Илгизәр. Язгы сезонда кырга симәнә чыгарса, җәй һәм көз сенаж, ашлык, силос ташый.
Язгы кыр эшләрендә әтиле-уллы катнашучылар да бар. «БТЗ-250» тракторын иярләүче Илдар Вафинның улы Инсаф «Т-150» тракторында эшли. Башта икесе дә җир тырмалау эшләрен башкарсалар, бүгенге көндә икесе дә күлтиләү эшендә.
«МТЗ-1221» тракторында хезмәт куючы Рәфкать Габделхаков яңа «СЗ-6» чәчкече белән арпа чәчә иде. Аңа Рәфыйк Гамбәров ярдәм итә, Илдус Гайсин һәм Рәдис Габдрахманов симәнә һәм ашлама ташып торалар.
Һәрбер җирдә эшләре көйләнеп, симәнә һәм ашлама алып чыгулар тоткарлыксыз булып, тырышып хезмәт куя «Якты юл»ның шофер-механизаторлары. Инде елы уңай килеп, маңгай тире түгеп башкарган хезмәтләреннән мул уңыш та җыеп алырга насыйп булса иде үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев